Татарны сәхнәдә ямьсез яктан күрсәтү нигә кирәк?

Спектакльдән күренеш

Рус театрлары үз халкының ямьсез сыйфатларын сəхнəдəн болай күрсəтми. Начар сыйфатлар һəр халыкта бар, лəкин алар аз кешегə генə хас.

13-14 апрель Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Гаяз Исхакый әсәрләре нигезендә куелган "Тормышмы бу?" спектаклен караганнан соң гарьлəнеп йөрим əле. Әйтерсең лә безнең мəдрəсəлəрдə шаярып, котырып, мендəр атып сугышып кына ятканнар дигән уй туа. Әйтерсең лә барлык мəдрəсə шəкертлəре маржалар янына йөргəннəр. Әйтерсең лә мулла хатыннары хезмəтчелəр белән хыянəт итеп ятканнар. Əйтерсең барлык муллалар асраулар белән булганнар...

Колакчыннар белән спектакль караганнар татардан эчлəре катып, рәхәтләнеп көлделәр

Әсәрдә мулла хатыннары укымыйлар, ялкаулар һәм ашаудан башканы белмилəр дә. Ә тормышта болар барсы да әллә нигә бер була торган очраклар бит. Исхакыйның бары тик татарның тискәре якларын гына күрсəткəн əсəрлəрен укмаштырып, сəхнəгə чыгаралармы инде? Татарларның иң ямьсез сыйфатларын кабартып күрсəтү нəрсəгə инде? Залның яртысы колакчыннар белән спектакль карады. Безнең татардан эчлəре катып, рәхәтләнеп көлделәр. Артистлар шəп уйныйлар, сүз дə юк. Музыка да искиткеч.

Исхакыйның әсәре сəхнəгə болай менер дип уйламаган идем. Хəер, уйланырлык əйберлəр дə күп анда. Татар урыстан калышмыйм дип укырга, үсəргə омтыла. Лəкин үз белемен халыкка житкерə алмый. Əллə житкерə белмиме? Аннары үзе дə тырышып алган белемнəрен оныта, барсына да кул селки һəм башкалар кебек үк яши башлый. Тамашачы спектакльдəге уйланырлык бик күп нəрсəлəрне битараф кына үткəреп жибəрде. Татарның тар фикерле, артык белемгə омтылмавын да аңлап була иде, югыйсə. Бəлки уфтанып утырырга кирəк булгандыр да əле күбебезгə.

"Миркəй белән Айсылу"ны караганнан соң да шулай гарьлəнеп йөргəн идем

Инде спектакль тəмамланып, залдан чыкканда, үзара сөйлəшкəннəрнең сүзлəренə колак салам. "Син барсын да аңладыңмы", дип сорый яшь кенə кыз янындагы егеттəн. "Да, вроде понятно", ди егет, битараф кына. Нəрсə аңлады икəн ул, нинди уйлар белән чыкты ул театр залыннан. Казандагы, Мәскәүдәге, башка шәһәрләрдәге рус театрлары үз халкының ямьсез сыйфатларын болай сəхнəдəн күрсəтмилəр дип уйлап куйдым. Начар сыйфатлар һəр халыкта бар, лəкин алар аз кешегə генə хас.

Мин "Миркəй белән Айсылу"ны караганнан соң да шулай гарьлəнеп йөргəн идем. Корымга буяп, урам йөрттелəр бит аларны. Зиначылар дип. Авыл халкы гына түгел, дин əһеллəре дə ерткычлар кебек күрсəтелгəн иде шул өлештə. Чəчлəр үрə тора! Бəлки ул заманнарда берничə авылда мондый хəллəр булгандыр да. Лəкин колакчын киеп, спектакль караган башка миллəт кешелəрендə бу татарлар кыргый булган икəн дигəн фикер калгандыр, мөгаен.

Рәмзия, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​