Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тормышмы бу?" әсәре милләт язмышын күрсәтә"


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

13-14 апрель Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Гаяз Исхакый әсәрләре нигезендә куелган "Тормышмы бу?" спектакле премьерасы булды. Азатлык хәбәрчеләре тамашаны карап, артистлар белән дә сөйләште.

Спектакльнең режиссеры һәм инсценировка авторы – Айдар Җаббаров. Аның әйтүенчә, әсәрдә диалоглар гына түгел, авторның фикерләре, табигатьнең, геройларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен сурәтләве дә үзгәртелмичә алынган. Тамашачы Исхакый телен һәм рухын мөмкин кадәр тулы күзалласын өчен шулай эшләнде, ди ул.

Режиссер Исхакыйны беренче планга чыгару өчен барысын да эшли. Аның актерлары берничә рольгә билгеләнгән. Димәк, тамашачы гадәттәгечә актер уенына түгел, тулаем вакыйгага игътибар итәргә мәҗбүр була.

Камалда "Тормышмы бу?" тамашасы күренешләре
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:33 0:00

Режиссер милләт буларак безне менә шундый язмыш көтә дип күрсәтә

Спектакльнең нигезен бер егетнең көндәлеге тәшкил итә. Әлеге көндәлек аша без фикерле, энергияле кешенең рухи үлүен, деградациясен күрәбез. Режиссер бүгенге шартларда милләт буларак безне менә шундый язмыш көтә дип күрсәтә. Ул фикерен йөгерек тел, динамика, бер-берсен алмаштырып торган җәһәт күренешләр аша җиткерә. Сәхнә шартлы рәвештә берничә мәйданга бүленгән һәм анда берьюлы берничә күренеш бара. Музыка авыр, ул еш кына йөрәк тибеше тавышына алмашына, ләкин тамашачы уйланырга ашыкмый. Ул кеше (бәлкем үзенең) фаҗигасеннән рәхәтләнеп көлә. Ә бит беренче көнне гадәттә спектакльгә әзерлекле тамашачы килә.

Бу хәл кайбер тамашачыларны уйга салган. Журналист Рәдиф Кашапов социаль челтәрдәге битенә "Нигә кеше көлә? Ник еламый? Шул авыру адәмне күргәч, ничек еламаска була?" дип язган. Моңа Нурбәк Батулла "Тамашачыны бозып бетердек. Ул гел көлә хәзер" дип җавап биргән.

Спектакльдә берничә роль башкарган Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова әлеге инсценировкага берничә әсәр алынганлыгы турында сөйләде:

Ләйсән Рәхимова
Ләйсән Рәхимова

– Спектакльнең нигезе – "Тормышмы бу?" әсәре. Ул "Мәдрәсә җимеше" дигән хикәя һәм "Мөгаллим" дигән пьеса белән дә баетылды. Димәк, монда әдипнең проза әсәрләре дә, драматургиясе дә керде. Алар барысы да шәхеснең билгеле бер җирлектә үсәсе урынга аска тәгәрәвен, юкка чыгуын күрсәтә. Чыннан да, адәм баласы зур өметләр белән яши, алдына зур максатлар куя. Кайсы кеше көндәлек тормышта да әлеге максатларына тугры кала, кайсы кеше тормыш ваклыкларына бирелеп юкка чыга.

Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин уйнаган герой (Хәлим) да кеше аңламый торган телдә укылган мулла вәгазьләренә каршы чыга, газетлар, романнар укый. Ник бездә артталык, наданлык, ник чит илдә катлы-катлы йортларда яшиләр, матур киенәләр дип үзенә үзе сорау бирә. Һәм әти-әнисен ташлап китә алмыйча авылда мулла булырга кайта. Ләкин мулла булып кайтканчы ул әле романнар тәэсирендә күн итек, озын пальтолар алып кия, акыллы кызлар белән аралашырга тырыша. Юлында акыллы кыз гына очрамый. Аның авылны укымышлы итәсе, кузгатасы килә. Укытуны ул хатыныннан башлый. Ләкин бернигә дә ирешмичә, үзе дә авылдашлары, хатыны кебеккә әйләнә. Миңа калса, бу хәзер бигрәк тә актуаль тема.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Язучы Гөлсинә Галимуллина да спектакльдән шундый ук уйлар белән чыккан:

– Классик язучы Гаяз Исхакый һәр кешене уйланырга чакыра. Синең тормышың мәгънәлеме, әллә бушлыкта яшисеңме? Тормыш дилбегәсе синең кулыңда, әти-әниеңдә дә, хатыныңда да түгел. Үз тормышыңны үзең кайгыртмасаң, надан кешеләр сазлыгына тиз батасың. Ихтыярсыз кешеләрне аска өстерәве бик җиңел.

Язучы Исхакый героен бик кабул итеп бетермәвен дә әйтә. Мин үзем янымда пессимист кешеләрне тота алмыйм, шуңа күрә бу тамаша азрак ачуны да кузгатты, ди ул.

Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова "Гаяз Исхакыйның сәхнәгә менүе – вакыйга" дип саный:

Миләүшә Шәйхетдинова
Миләүшә Шәйхетдинова

– Спектакльдә татар милләте язмышы чагыла. Безнең өчен бу һәр чорда да актуаль. Исхакый әсәрләре безгә әле ачыла гына башлады бит. Әдип Татарстанга чагыштырмача күптән түгел, туксанынчы елларда гына әйләнеп кайтты. Исхакый иҗаты – театрлар өчен дә, халык өчен дә зур байлык. Укыган саен үзеңне, яшәешеңне күбрәк аңлыйсың. Бу спектакльгә килсәк, биредә актерлар берничә роль уйный. Үзем бер урында Хәлимнең сеңлесен, ә бер күренештә татар халкының бизәге: кунакчыллык, ризыкка игътибар итә, муллыкны ярата торган хатынны уйныйм. Монда персонажларны аерып булмый, аларны тулаем бер күренеш, атмосфера итеп кабул итәргә кирәк. Үзебез дә спектакльнең фанатларына әйләндек, сәхнә читеннән китмичә башка күренешләрне җыелышып карап торабыз. Бу бит сирәк күренеш.

Миләүшә Шәйхетдинова режиссерның спектакле уңышлы дигән фикердә. "Айдарның укытучылары да көчле бит аның. Казанда Фәрит Бикчәнтәевтә укыды, Мәскәүдә Русия театрында ачышлар ясый торган осталарда белем ала. Берсе – Женовач, икенчесе Бутусов. Айдарда алар чалымы сизелә. Ләкин Мәскәүдә укып кайтса да, башкалар кебек дөнья классикасын куябыз дип әйтмәде, Исхакыйга алынды. "Тормышмы бу?" әсәрен куябыз, бу турыда күптән хыялландым, озак вакыт әзерләндем, ди. Музыкасын, инсценировкасын үзе эшләде. Эшләве рәхәт булды. Дөрес, ардык, ләкин аруыбыз бик рәхәт ару булды. Кайчак төнге бергә кадәр репетициядә булган чаклар булды. Беркем дә кайтыйк дими, чөнки режиссерның материалга белеп килүе, шул ук вакытта яңача фикер йөртүе сизелә" ди ул.

Репетиция вакытында, сулда режиссер Айдар Җаббаров
Репетиция вакытында, сулда режиссер Айдар Җаббаров

Айдар Җаббаровның яңача фикерләве әлегә бәхәс кузгатмады. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла бу куелыш хакында фикер әйтү өчен вакыт кирәк дип искәртте. Хәер, тамашачы таралышканда Хәлимнең: "Тормышмы бу? Бу сорау минем алдыма үлгән кеше өрәге кебек килеп баса. Мин аңа җавап таба алмадым. Сездән сорыйм. Тормышмы бу?" – дигән мөрәҗәгатеннән айнып бетмәгән иде әле.

Сәхнәгә Исхакый әсәренең менүе бәйрәм кебек кабул ителде. Азатлык берлеге яшьләре тамашачыны моңа ишек төбеннән үк әзерләде. Алар халыкка "2018 – милләт аталары елы, Гаяз Исхакыйга – 140" дигән кесә календарьлары таратты.

"Тормышмы бу?" спектакле Камал сәхнәсендә киләсе тапкыр 24 апрель күрсәтелә.

XS
SM
MD
LG