Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:49

Камал театрында "Миркәй белән Айсылу" премьерасы


5-7 ноябрь Камал театрында "Миркәй белән Айсылу" спектакле премьерасы. Әсәрне сәхнәгә куючылар, җәмгыятькә буйсынмыйсың икән, ул сине таптап, изеп китәчәк, бу спектакльдә тамашачыга әнә шуны җиткерәсебез килде дип белдерә.

Мәҗит Гафуриның "Кара йөзләр" әсәренә нигезләнеп язылган "Миркәй белән Айсылу" драмасына бүген дә урын бар, ди камаллар.

Җәмгыятькә буйсынмыйсың икән, ул сине таптап, изеп китәчәк. Бигрәк тә ирек, бәйсезлек турында хыяллансаң. Нәкый Исәнбәт инсценировкасы буенча куелган "Миркәй белән Айсылу" спектаклендә әнә шул фикер ята. Режиссер Илгиз Зәйни трагедияне яктыртканда кырыс алымнар куллана. Сәхнәдә декорация минималь, алгы планда кичерешләр, мәхәббәт һәм аның фаҗигале үлеме сурәтләнә.

Зәйни әсәрне билгеле бер урыннан, чордан, кысалардан азат иткән. Әдәби тәнкыйтьче Нияз Игъламов әйтүенчә, режиссер драманы поэтик чаралар ярдәмендә куя. "Монда көнкүреш һәм тарихи аныклау юк. Зәйни спектакле – рухи зәгыйфьлек һәм усаллык дөньясында һәлакәткә дучар ителгән яшьлек фаҗигасе турында", ди Игъламов.

"Миркәй белән Айсылу"
"Миркәй белән Айсылу"

Илгиз Зәйни бу әсәгә элегрәк тә алынып була иде ди. Кичектерүенең сәбәбен ул вакытта театрда драмалар артык күп иде дип аңлата.

"Минемчә, бу әсәрнең сәхнәгә менәргә хакы бар, чөнки шәхес һәм җәмгыять темасы һәрвакыт актуаль. Кешенең нәрсәгәдер ышануы, нәрсәгәдер табынырга теләве – ул бүген дә шулай бит. Без һәрвакыт, тормыш авыр чакта бигрәк тә, Аллага табабыз һәм аңа корбан китерәбез. Әсәр бик нык кыскарды. Совет заманында актуаль булган дин вәкилләрен сүгү бүген кирәкле әйбер түгел инде. Алты-җиде персонаж гомумән төшеп калды”, ди режиссер.

Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында бу әсәрне соңгы тапкыр 1966 елда Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштерә. Режиссер инкыйлабка кадәр авылны, аның корылыктан интегүен һәм бу бәлане Миркәй белән Айсылуда күрүләрен тетрәндергеч итеп сурәтли.

Заман үзгәрде, инде бу пьесаны элеккечә куеп булмый

Театр белгече Илтани Илялова фаҗига арткан саен Сәлимҗанов динамиканы көчәйткән иде дип искә ала. Аныңча, сәхнәдә күмәк күренешкә чыккан һәрбер актер фон түгел, ә тулы канлы, үзенә бер холыклы образ булган.

Спектакльдә 50 ел элек уйнаган актерлар бу юлы да сәхнәдә. Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина элек Айсылуны уйнаса, хәзер аның әнисен башкара.

"Айсылу роле – театр училищесын тәмамлаганнан соң беренче эшем иде. Бик тетрәндергеч фаҗигане күрсәткән идек без. Заман үзгәрде, инде бу пьесаны элеккечә куеп булмый. Дөрес, Марсель Сәлимҗанов куелышы да бик көчле иде, хәтерлим, аны әсәрнең авторы Нәкый Исәнбәт карап бик дулкынланган иде", ди Дания ханым.

"Миркәй белән Айсылу" спектакле
"Миркәй белән Айсылу" спектакле

Айсылу ролендә - Ләйсән Фәйзуллина. Ул Азатлыкка бу рольнең төрле куркуларны көчәйтеп җибәрүе турында сөйләде.

"Образ үзе түгел, пьеса авыр булды. Чөнки җәмгыятьнең кешегә каныгуы - минем өчен бик куркыныч тема. Чыннан да, җәмгыять кешене үтерә ала. Халык көтүе сине бик ансат акылыңнан шаштыра. Бөтен җәмгыять сиңа каршы булса, иң авыры шул дип уйлыйм. Бу роль миңа туры килә. Бәлки кешеләргә көчле тоеламдыр, ләкин мин елыйм да, куркам да, гап-гади хатын-кыз. Шулай инде, тормыш каршылыкларсыз булмый, ул сине чыныктыра, каешланасың, үз-үзеңне саклый башлыйсың. Миндә дә шул процесс бара торгандыр, ләкин үземне көчле дип әйтә алмыйм", ди Ләйсән.

Музыка нигезендә Тукайның бәргәләнүе ята

Музыка спектакльне үзенә күрә бер ритулга әверелдергән. Композитор Эльмир Низамов әйтүенчә, ул иҗат иткән музыка нигезендә Тукайның бәргәләнүе ята. Низамов шагыйрьнең "Сандугач көе" шигыренә музыка язган. Аны фон буларак эстрада җырчысы Алинә Шәрипҗанова башкара. Өлешчә аны Миркәйнең дустын уйнаган Раил Шәмсуаров та җырлады.

"Дөрес, спектакльдә бу җыр аз яңгырый. Ләкин музыка тамаша буена ишетелә. Гармун белән дә җырлыйлар, фон буларак та кулланыла, бер күренешне икенчесенә ялгап та җибәрә. Әлеге музыка - Тукай чорыннан килгән аһәң ул", ди Эльмир Низамов.

Театр белгечләре арасында спектакльне төрле кеше төрлечә кабул итәр мөгаен, кемгәдер ул бәхетсез мәхәббәт кебек тоелса, кемгәдер әсәрдәге вакыйгалар Татарстанда соңгы вакытларда бара торган вазгыятькә аваздаш кебек тоелыр диючеләр дә бар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG