Туган тел көнендә Тукай шигырьләре

Your browser doesn’t support HTML5

Фәнис Җиһанша: "Шагыйрь"

26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулган көн татар дөньясында Туган тел көне буларак та бәйрәм ителә. Азатлык бу бәйрәмгә багышлап күренекле кешеләр башкаруында аның шигырьләрен уку флешмобы оештырды.

Камал театры артисты Фәнис Җиһанша Чехия башкаласы Праганың Палацки мәйданында Габдулла Тукайның "Шагыйрь" шигырен сөйләде. Бу шигырь "Әл-ислах" газетының 1908 елгы 23нче санында (17 март) басылган.

Камал театрының икенче бер әһеле, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров Кабан күле буенда Тукайның "Театр" шигырен укыды.

Your browser doesn’t support HTML5

Әзһәр Шакиров: "Театр"

"Театр" да "Әл-ислах" 1907 елгы 26 ноябрь санында дөнья күрә. Соңрак ул шул 2007 һәм 2009 елларда басылган "4нче дәфтәр"дә дә чыга. 2007 елгысында "император" сүзе урынына күп нокталар куелса, 2009 елда "кирәк кол бул, кирәксә император" дигән ике юл төшереп калдырылган. Бу шул чордагы патша цензурасы таләпләрен үтәү нәтиҗәсе.

Татарстан Дәүләт шурасында Русиянең милли телләрне ихтыяри укыту кануны өлгесен тәнкыйтьләгән депутат, ТНВ каналы җитәкчесе Илшат Әминов үзенең чыгышын Тукайның "Яшьләр" шигыре белән тәмамлады.

Your browser doesn’t support HTML5

Илшат Әминов: "Яшьләр"

"Яшьләр" Казанда чыккан "Ялт-йолт" журналының 1910 елгы 9нчы (15 июль) һәм "Йолдыз" газетының шул ук елгы 567нче санында (25 июль) басыла.

Шагыйрь Фәнил Гыйләҗи Казан кирмәнендә Тукайның "Мәктәп" шигырен сөйләде.

Your browser doesn’t support HTML5

Фәнил Гыйләҗи: "Мәктәп"

"Мәктәп" шигыре Габдулла Тукайның үлеменә берничә көн генә кала, 1913 елда "Аң" журналының 8-нче санында (10 апрель) басыла. Бу шигырь ахырында "Г.Тукаев. 28 март, 1913 сәнә. Шифаханә" дип язылган.

Тарихчы, Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Габдулла Тукайның "Государственная думага" шигырен укыды.

Your browser doesn’t support HTML5

Айрат Фәйзрахманов: "Государственная думага"

"Государственная Думага" "Фикер" газетының 1906 елгы 22 октябрь һәм 5 ноябрь (бераз үзгәртелеп) саннарында басыла. Шигырь 1906 елның 9 июлендә чыккан патша манифесты нигезендә беренче Дәүләт думасының таратылуы уңаеннан язылган. Дума таратылганнан соң, аның 230 әгъзасы, Выборг шәһәрендә җыелып, "Халык вәкилләреннән халыкка" исемле мөрәҗәгать кабул итә, халыкны хөкүмәткә салым түләмәскә, патша армиясенә бармаска өндиләр. Бу депутатларның һәммәсе дә кулга алынып, 30 көнгә төрмәгә ябыла.

Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров Тукайның "Ана догасы" шигырен сөйләде.

Your browser doesn’t support HTML5

Рәшит Сабиров: "Ана догасы"

"Ана догасы" 1909 елда мәктәпләр өчен басылган "Балалар күңеле" шигъри җыентыгында дөнья күрә.

Татарстанның Түбән Кама шәһәре түрәләре дә Тукай шигырьләрен укып шәһәрнең рәсми сәхифәсенә видео урнаштырды. Шәһәр меры Айдар Метшин "Бәхетле бала" шигырен укыды.

Your browser doesn’t support HTML5

Айдар Метшин: "Бәхетле бала"

"Бәхетле бала" шигыре "Балалар күңеле" җыентыгында 2010 елда басыла.