Югары мәхкәмә Уфадагы Навальный штабы координаторын сак астында тоту вакытын кыскартты

Лилия Чанышева

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Уфадагы Алексей Навальный штабы координаторы Лилия Чанышеваның административ сак астында тоту вакытын 15 тәүлеккә калдырды. Элегрәк аны 30 тәүлеккә сак астына алу карары чыккан иде.

Оппозиция вәкилләре әлеге эштә хилафлыклар бар дип саный. Материаллар Чанышеваның митингта катнашуы өчен дип җыелган, ә 9 майда Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе әлеге материалларга сылтанып, Чанышеваны митинг оештыруда гаепли. Бу мәхкәмә эшен алып бару принципларын боза дип белдерә активистлар. Бу хакта ПроУфу порталы хәбәр итә.

9 майда Уфадагы мәхкәмә Навальный штабының җирле координаторы Лилия Чанышеваны 30 тәүлеккә сак астында калдырды. Чанышева 5 май көнне "Ул безгә патша түгел" чарасы белән бәйле тоткарланган иде.

5 май көнне Уфадагы чарага шәһәр хакимияте рөхсәт бирмәде. Навальный тарафдарларына аны шикаять итү дә мөмкин булмады.