Сертотмас үрдәк (Болтливая утка) – Абдулла Алиш

Фрагмент из мультфильма "Сертотмас үрдәк" (студия "Татармультфильм")

Что бывает, когда не умеешь держать язык за зубами? Предлагаем вам сказку-басню Абдуллы Алиша, известного татарского детского писателя, которая превратилась в классику. Текст, как и всегда, адаптирован для изучающих татарский, прилагаем перевод ключевых фраз, аудио и тест по тексту. Приятного прочтения!

Your browser doesn’t support HTML5

Сертотмас үрдәк

Борын-борын заманда, башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул сайрый белмәгән. Әмма барлык кошлар, хайваннар, ерткычларга озак итеп хәбәрләр сөйләргә яраткан. Алар аның сүзләрен тыңлап аралар, я тыңламыйлар, ташлап та китәләр икән. "Яңа хәбәр ишеттеңме? Сиңа гына сер итеп сөйлим", дип башлаган ул сүзен.

Бер көнне хуҗа этен, балтасын алган да, урманга киткән. Йортындагы һәр кош-кортына: "Өйдә юклыгымны берәүгә дә әйтмәгез!", дигән.

"Нигә белгертмәскә кушты икән?", дип уйлаган үрдәк, ләкин аңламаган.

СЛОВА:

борын-борын заманда – давным-давно​
башы бүрекле – хохлатый
аягы төкле – мохноногий
хәбәр новость
тыңлап аралар – устают слушать
ташлап та китәләр – оставляют
сер итеп – по секрету
балта – топор
кош–корт – домашний скот и птицы
юклыгым – (моё) отсутствие
берәүгә дә – никому
белгертмәскә кушты – велел не выдавать

Кош-кортлар хуҗадан башка кич кунганнар. "Икенче көнне дә кайтмас бу", дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә уйлаганнар. "Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!", дигәннәр алар үрдәккә. "Ләкин кая баруыңны беркемгә дә әйтмә!", дигәннәр. Үрдәк ризалашкан: "Ярар, барам", дигән.

Иртә белән үрдәк ашаган да юлга чыккан. Башта ул очкан һәм бер елгага төшкән. Елганы йөзеп чыккан да җәяү киткән.

СЛОВА:

Кош-кортлар хуҗадан башка кич кунганнар – Скот переночевал без хозяина​
чакырып кайтырга – позвать обратно
җибәрергә уйлаганнар – решили отправить
юлга чыккан – вышел в путь
очкан – летел
елгага төшкән – спустился на реку
йөзеп чыккан – переплыл
җәяү – пешком

Фрагмент из мультфильма "Сертотмас үрдәк" (студия "Татармультфильм")

Бара-бара куе бер урманга җиткән. Анда ул тәмле җиләкләр, бөҗәкләр ашаган.

Үрдәк күбәләк куып йөргәндә, бер керпе килеп чыккан һәм сораган:

– Кая барасың?, дигән.

Үрдәккә шул гына кирәк. Юл буе ул беркемне дә очратмаган, беркем белән дә сөйләшмәгән. Шуңа бик газапланган. Иптәшләренең әйткәнен дә оныткан һәм барысын да сөйләгән:

– Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Этебез дә аның белән китте. Хәзер йортны саклаучы юк. Иптәшләрем мине хуҗаны табарга җибәрделәр, дигән.

– Синең өең еракмы? – дигән керпе. – Анда симез тычканнар, услал еланнар юкмы?, дип сораган. Аның бик ашыйсы килгән икән.

– Менә шушы сукмак безнең өйгә алып бара. Бер кешегә дә әйтмә!, дигән үрдәк. Өйләрендә еланнарның, мәчеләрнең юклыгын – барысын да сөйләгән.

СЛОВА:

куе – густой​
җиткән здесь: дошёл
җиләк – ягода
бөҗәк – насекомое
Үрдәк күбәләк куып йөргәндә, бер керпе килеп чыккан һәм сораган... Когда утка гналась за бабочками, навстречу вышла утка и спросила...​
шул гына кирәк – только это и надо
юл буе – всю дорогу
очратмаган – не встретил
газапланган – мучался
иптәш – товарищ
табарга җибәрделәр – отправили найти
Анда симез тычканнар, услал еланнар юкмы? – Нет ли там жирных мышей, злых змей?
сукмак – тропа
алып бара здесь: ведёт

– Мин усал түгел. Синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, бер начарлык эшләмим. Шулай да син сак бул. Очраган һәркемгә серләреңне сөйләмә, – дигән керпе. Аның бу акыллы киңәшенә үрдәк колак салмаган.

Бераздан үрдәккә озын колаклы куян очраган. Ул да сораган:

– Əй, бүрекле үрдәк, көзге кебек зур, кыр кебек матур күл булганда, ник урманда йөрисең?

– Хуҗабыз белəн этебез урманга утын кисәргә киттелəр, өебез хуҗасыз калды, – дигән үрдәк. – Куян эченнән генә: «Хуҗаның алмагачларын кимерергə бик җайлы вакыт икән», – дигән. Үрдәктән өйнең кайда икəнен сораган. Теге юлəр моңа да серен ачкан.

СЛОВА:

сер секрет​
начарлык подлость, что–то плохое
сак бул – будь осторожен
очраган һәркемгә – каждому встречному
киңәш – совет
колак салу – прислушиваться
көзге здесь: зеркало
кыр – поле
эченнән здесь: про себя
Хуҗаның алмагачларын кимерергə бик җайлы вакыт икән. – Самое время погрызть деревья хозяина.
юләр – дурак, глупый
серен ачкан – раскрыл секрет

– Хуҗаңны күргәнем юк, – дигән дә куян, куаклык эченә качкан.

Үрдәк тагын киткән. Бара-бара бер аланлыкка чыккан. Анда бер зур соры аю йоклый икән. Үрдәк аны да уяткан. Керпе белән куянга сөйләгән сүзне аңа да сөйлəгəн. Ахырда аюдан сораган:

– Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю:

– Күрмәдем, – дип җавап биргән. Үрдәкнең кайгысын уртаклашкан булып кыланган. – Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың, – дигəн аю керпегə. Ә үзе эченнән генә: "Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән", – дип киткəн.

СЛОВА:

куаклык – кустарники​
аланлык – поляна
соры аю – серый медведь
уяткан – разбудил
Үрдәкнең кайгысын уртаклашкан булып кыланган. – Притворился, будто разделяет горе утки.
Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың. – Если зайдёшь поглубже в лес, непременно найдёшь.
умарта – пасека
бал – мёд

Фрагмент из мультфильма "Сертотмас үрдәк" (студия "Татармультфильм")

Үрдәк хуҗасы эзләвен дәвам иткəн. Хəзер аның каршысына бүре чыккан һәм сораган:

– Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда ялгызың курыкмыйсыңмы? – дигән. Теге тагын сөйлəгән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә ияреп китүен әйткән. Усал бүре тешләрен шыгырдаткан, үз–үзенә: "Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән", – дигән, ә үрдәккә: "Андый кешене күргәнем юк!" – дигән дə, куаклар арасына качкан.

Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта кечкенə бөҗәкләрдән дә бу турыда сораган.

СЛОВА:

дәвам иткән продолжил​
ялгыз в одиночку, одинокий
бергә вместе​
усал злой
тешләрен шыгырдаткан – поскрипел зубами
үз–үзенә сам себе
сарык баран
Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта кечкенə бөҗәкләрдән дә бу турыда сораган. – Спрашивал об этом каждой встречной птицы у хищника, даже маленькогог насекомого.

Бара–бара аның каршысына бер төлке чыккан. Юләр үрдәк моның белән дә сөйләшкән:

Матур апакай, минем хуҗамны күрмәдеңме? – дигән. – Янында эте, кулында балтасы бар иде, – дигән. Хуҗасыз һәм этсез өйдәге хайваннарның тынычсызлануларын, алардан башка куркуларын да сөйләп биргән.

– Күрдем мин аны! – дигән төлке. – Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә балтасы да бар иде, – дип өстәгән. Үрдәкне үзе белән иярткән. Алар бик озак барганнар һәм елга буена килгəннəр. Шунда төлкенең оясында балаллары уйнап йөриләр икән.

Алар:

– Әни, безгә ризык алып кайттыңмы? – дип сораганнар. Ə төлке елмайган һəм үрдəкне күрсəткəн.

– Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите, – дигән һәм шул минут үрдәкне буган һəм балаларына биргəн. "Үрдәк ите тәмле була икән!" – дип, алар аны ашаганнар. Лəкин алар һаман туймаганнар, тагын сораганнар.

СЛОВА:

матур апакай нарядная тётушка​
янында – рядом
тынычсызлану – беспокойство
бил здесь: пояс
елга буена – к реке
оя здесь: нора
Ризык алып кайттыңмы? – Принесла еды?
бәбкәләрем – детки
үрдәк ите – утятина
буган – задушила
туймаганнар здесь: не насытились

Фрагмент из мультфильма "Сертотмас үрдәк" (студия "Татармультфильм")

– Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам, – дигән төлке. Балаларын калдырган һәм авылга киткән.

Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тəмам җимерелер иде. Лəкин хуҗа акыллы кеше булган. Дошманнарга каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткәгə кысылган, аю бәрәңге базына төшкән, бүре абзарга керə алмаган, төлке капкынга элəккəн. Хужа аның тиресен салдырган.

Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйлəгəннəр. Сертотмаска зур эш кушуларына бик үкенгəннəр.

СЛОВА:

берьюлы – одновременно​
аркасында здесь: из–за (кого–то)
хуҗалык – хозяйство
җимерелер иде – развалилось бы
дошманнарга каршы – против врагов
киртә куйган – установил препятствие
Куян рәшәткәгə кысылган, аю бәрәңге базына төшкән, бүре абзарга керə алмаган, төлке капкынга элəккəн. – Заяц застрял в заборе, медведь свалился в погреб, волк не смог пробраться в хлев, лиса попала в капкан.
тиресен салдырган – снял шкуру
Сертотмаска зур эш кушуларына бик үкенгəннəр. –​ Очень пожалели о том, что поручили болтливой утке такое важное дело.

***

Надеемся, сказка вам понравилась, и была понятной. Нам очень важны ваши мысли, отзывы, предложения по нашему проекту. Отправить их можно на адрес eydetat@gmail.com или написать в нашей группе в ВК.

А сейчас давайте проверим, всё ли вы поняли? Пройдём тест по тексту и лексике:

Для желающих, можно прочитать оригинал произведения вот здесь. Также есть и перевод сказки на русский язык. Плюс к этому, предлагаем вам посмотреть замечательный мультфильм "Сертотмас үрдәк" производства студии "Татармультфильм":

Если вам понравилась сказка, у нас также есть адаптированные тексты известных татарских сказок "Шүрәле", "Су анасы" и "Кисекбаш".

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!