Чаллы активисты шәһәр башкарма комитеты вәкиленә карата җинаять эше ачуны сорый

Чаллыдагы йөреш

"5 май.Чаллы" хәрәкәте координаторларының берсе Раушан Вәлиуллин Татарстан тикшерү комитетына Чаллы шәһәре башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге мөдире Рөстәм Галиуллинга карата җинаять эше ачуны сорый. Ул пенсия рефомасына каршы митинг уздыруга киртә куйды диелә.

Раушан Вәлиуллин Рөстәм Галиуллинның гамәлләре Җинаять кодексының 149нчы маддәсенә (җыеннар, митинглар, йөрешләр, пикетлар уздыруга киртә кую) туры килә дип саный. Активист мэрия түрәсенә җинаять эше ачуны һәм "канунда каралган җаваплылыкка тарттыруны сорый".

Рушан Вәлиуллин сүзләренчә, 22 июньдә Галиуллин пенсия реформасына каршы митингны шәһәр читендә үткәрергә тәкъдим итә. 27 июньдә Чаллы мәхкәмәсе мэриянең митингны үзәктә уздыруга рөхсәт бирмәвен кануни дип таба. Нәтиҗәдә активистлар Чаллы үзәге буйлап йөреш уздыра, ләкин плакатлар күтәрми, шигарләр кычкырмый.

Вәлиуллин Чаллы мәхкәмәсе карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итә. 20 июльдә Югары мәхкәмә коллегиясе Чаллы мәхкәмәсенең карарын кире кага һәм шәһәр башкарма комитетына "хилафлыкларны төзәтергә" куша.