Бәйрәм урынына бәйрәм

Казанда Республика көне, архив фотосы

Суверенитет көненә күз йомган рәсми Казан җиң сызганып ТАССРның 100 еллыгына әзерләнә.

Бәйрәмнәрне яратабыз. Ял көне итеп билгеләсәләр, аерата якын ул. Күпләр аның нинди бәйрәм икәнен, ничек аталганын да белми, белсә дә асылына төшенми, бары тик эшкә яисә укырга бармаска булсын. Менә 30 август. Бер сайтта "Республиканың төп бәйрәме" дип язылган. Республика көне, Шәһәр көне (ягъни Казан шәһәренеке) дип тә атыйлар. Ә нигә Республика яисә Шәһәр көне нәкъ менә 30 августка билгеләнгән? Күпләр, бигрәк тә яшьләр, моңа инде анык кына җавап та бирә алмый.

Югыйсә вакыт та әллә ни күп үтмәгән бит – 1990 елның 30 августында Татарстан совет социалистик республикасының Югары шурасында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән иде. Шуңа да әлеге көн бәйрәмгә әверелде һәм 2000нче елларга кадәр Суверенитет көне буларак бәйрәм ителде дә. Хәзер без "суверенитет" сүзен телгә алмыйбыз. Хакимият ияләренең бу сүздән тайчануын аңлап була – азгынлыкта киртә сикергәннәр гадәттә "мәхәббәт" сүзен әйтми, мондый сүз дә, андый хис тә ят аларга. Ләкин "суверинетет" төшенчәсенең телдән төшүенә ул гына сәбәп түгел. Юк бит инде ул! Аның эзе дә калмады. Хәлвә дип кабатлаудан авызга хәлвә тәме керми. Без инде, республика буларак, хәтта совет вакытындагы хокукларыбыздан да, андагы күп кенә милли мөмкинлекләребездән дә коры калдык (2002 елдан 2012 елга кадәр бер миллион татарның үз теленнән ваз кичүен тагын ничек аңлатып була?).

Хәтта совет вакытындагы хокукларыбыздан да коры калдык

Шуңадыр да "төп бәйрәм" алдыннан түрә-кара, министрлар кабинетына җыелып, Татарстан автономияле республикасы оештырылуга 100 ел тулу бәйрәменә әзерлек турында сөйләшкән. Бөтен халыкны сөендереп, әлеге бәйрәмнең логотибын әзерләүләрен хәбәр иттеләр. Бу инде зур әзерлек. Моңа күп көч куелган. Миңа да ошады. Яшелле-кызыллы гөлләргә уратылган игъланга охшаган. Тик Тина Канделаки ширкәтенең миллион сумнарга төшереп ясалган кызыл атыннан калыша сыман. Ул да Татарстанның бренды булырга тиеш иде дә, хәзер шәүләсе дә күренми. Бигрәк тиз чабып үтте.

Җыелышта чыгыш ясаган вице-премьер Васил Шәйхразиев, 2019 елдан Татарстанда бәйрәм рухы сизелеп торырга тиеш, дигән. Республикада дәүләт теле саналган татар телен мәктәпләрдән кысрыклаган заманда, икътисади кыенлыкларны сәбәп итеп, пенсия яшен арттырган чакта, салымнарны елдан-ел күбәйткәндә, рубльнең бәясе көннән-көн төшкәндә бәйрәм рухын ничек сиздерергә җыенадыр. Лирика ярата икән бу егет. Хәер, монда "төп сүз" башкада: "Васил Шәйхразиев, республиканың юбилеен бәйрәм итүнең федераль үзәк тарафыннан да хуплануын безгә яңа мөмкинлекләр ачуына һәм җаваплылык өстәвенә игътибарын юнәлтте." ("Татаринформ" хәбәреннән, өслүбе сакланды – ред.)

Путинның әлеге юбилейны үткәрү турында әмере чыкмаса, әлбәттә, ниндидер әзерлекләр, логотиплар турында сүз дә булмас иде. Шул ук 2020 елда Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителүгә дә 30 ел тула. Нәкъ менә 30 августта! Ләкин бу турыда ләм-мим. Мөстәкыйльлекне бәйле килеш бәйрәм итеп булмый шул.

Җыелышта Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә катнашкан. Аны урам исемнәренең кайбер төшләрдә ике телдә язылмавы борчый икән. Милли республика игълан ителүгә 100 ел туларга ике елдан да азрак вакыт калганда бу – зур җитешсезлек! Ирексездән Афзал Нигъмәтуллинның совет заманында ук балалар өчен язган шигыре искә төште:

Америкада эшсезлек,
Безнең әбидә тешсезлек.
Икесе дә зур җитешсезлек.

Элмә такталарда, кашагаларда, белдерүләрдә дәүләт телләренең берсен инкяр итү өчен канун тарафыннан ниндидер җәза (штраф) каралырга тиеш иде күптән! Вәссәлам.

Әлеге гамәлләрнең милли республикаларны юкка чыгаруга китерәчәге көн кебек ачык

Фәрман бар, бәйрәм итәргә теләк тә көчле. Әзерлек инде башланган. Ләкин Русиядә фәрманнарга да, матур вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Аннары бит без хәтерлибез, Путин берничә еллар элек милли республикаларны Русиянең нигезенә большевиклар салып калдырган һәм күпмедер вакыттан соң шартлаячак мина белән чагыштырган иде. Республикаларның дәүләт телләрен мәктәпләрдә укуны ихтыяри дип канун чыгаруны, әлбәттә, Русиядәге урыс булмаган халыкларның дәүләтчелеген танымау дип кенә кабул итәргә мөмкин. Әлеге гамәлләрнең акрын-акрын милли республикаларны юкка чыгаруга китерәчәге көн кебек ачык. Андый өндәмәләр шовинистлар тарафыннан көннән-көн көчлерәк яңгырый. Алар исә җилнең кайсы яктан искәнен бик яхшы сизә! Менә күптән түгел Русия икътисади үсеш министрлыгы илне ундүрт эре өлкәгә бүлү турында яңа проект тәкъдим итте. Ә бүгенге Русиядә үзбашка кыл да кыймылдамый, яфрак та селкенми.

Телсез-илсез калсак та без бәйрәмсез калмабыз, билгеле. Аны бездән беркем дә тартып алырга җыенмый. Исемен генә үзгәртәчәкләр.

Ркаил Зәйдулла
язучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​