Башкорт телендә үзенчәлекле дәреслек әзерләнде

Your browser doesn’t support HTML5

Башкорт дәүләт педагогия университеты көллияте укытучылары мәктәпләрдә башкорт теленә кызыксыну уяту өчен үзенчәлекле дәреслек әзерләде. Бу дәреслек китап һәм кесә телефонына урнаштырыла торган әсбаб ярдәмендә хайваннарны 3D форматында күрү һәм аларның әйтелеше, язылышы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә. “Хайваннарны өйрәнү” дип аталган бу китапны мәктәпләрдә башкорт теле дәрәселегенә кушымта буларак кулланырга җыеналар.