"Халык җырын "нафталин" дип атаган кеше мәдәният министры була алмый"

Казан кирмәнендә "Түгәрәк уен" фестивале, 5 август 2017

Татар фольклоры үзәген 2002 елдан бирле җитәкләгән Фәнзилә Җәүһәрова март аенда вазифасыннан китте. Бу көннәрдә үзәкнең дистәләгән хезмәткәре, эшли алмаслык шартлар дип, эшләреннән китү гаризаларын язды. Үзәктәге хәлләр турында галимә Фәнзилә Җәүһәрова белән сөйләштек.

– Фәнзилә ханым, берничә ай элек сез Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән киттегез. Моның сәбәпләре җәмгыятькә аңлатылмады, ләкин сез җитәкчелек белән килешмәгәнсез дигән имеш-мимешләр йөрде. Сезнең фольклор үзәгеннән китү сәбәбе нәрсәдә иде?

– Рәсми яктан караганда, мине эштән җибәрмәделәр, үз теләгем белән киттем. 2002 елдан бирле эшләгән урында (2002 елдан – Татар фольклоры дәүләт үзәге мөдире, 2011 елдан – Традицион мәдәниятне үстерү үзәге мөдире – ред.) ел саен килешүемне озайту турында гариза яза идем. Быел исә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән шактый озак барган җитди дискуссияләрдән соң контрактны озайтмаска булдым. Аңлашылмаучанлык берсе артыннан берсе барды, каршылык киңәйде, без шактый кардиналь каршылыклы фикердә була башладык. Биредә эшләүнең мәгънәсен күрмәдем.

Фәнзилә Җәүһәрова

Үзәкнең 95% бюджеты – хөкүмәт финанславында. Безнең күп проектларыбызга ревизия була башлады, "бу проектлар кирәк түгел, аларны беркем белми", кебек сүзләр әйтелә башлады. "Түгәрәк уен" фестивале "Созвездие – Йолдызлык" фестивале кебек концерт буларак үтәргә тиеш диелде. Мин моның белән килешә алмадым.

Фольклор фестивален беркем белми дигәндә, министр форманы гына күрә, ә миңа эчтәлек мөһим. Халыкны концерт залына җыеп, чираттагы концерт күрсәтү максатын дөрес дип санамыйм. "Түгәрәк уен" фестиваленең асыл максаты ул түгел, аның асыл эчтәлеге – халыкның рухын үзендә тоту. Һәр халык, Татарстанда яшәүче барлык халыклар да, дөньядагы һәр халык, Аллаһ тәгалә кодрәте белән тудырылган тел, дөньяны күзаллау, бүгенге көнгә барып җиткән аралашу – болар дөнья корылышының асыл баганалары. Ә инде форма – концерт кую, халыкны залга китереп утырту, бу кемдер өчен мәҗбүридер, ләкин "Түгәрәк уен" фестиваленең иң асыл максаты: "мин – татар" дигән җөмләне үзендә, баласында тою, "карагыз әле, без никадәр күп икән" дигәнне аңлату. Фестиваль шундый көчле бер агымга, хәрәкәткә әйләнде.

Бу караш министрның татар телле матбугатны карап бармавын, татар әдәби телен, татар менталитетын белмәвен күрсәтә

Шуңа күрә мин "Түгәрәк уен"га мескен караш белән ризалашмадым. Мондый караш министрның татар телле матбугатны бөтенләй карап бармавын, татар әдәби телен, татар менталитетын белмәвен күрсәтә. Бу фестивальгә генә бәйле түгел, мәдәниятнең башка өлкәләрендә дә чагыла. Мәдәният министрлыгында бүген профильле белеме булган, шушы юнәлештә аналитик фикер йөртергә сәләтле кешеләр дә юк. Ирада Әюпова үзе дә – икътисадчы, ә мәдәният өлкәсе ул – икътисад түгел. Мәдәниятнең үзенчәлеге шул: мондагы инвестиция үзен 50-75 елдан соң гына акларга мөмкин.

– Үзәктә эшләүче күп кенә хезмәткәр яңа җитәкчелекнең фәнгә дә кимсетүле караш икәнен әйтте. Тикшеренү эшләре, фәнни эзләнүләргә җитәкчелекнең мөнәсәбәте нинди иде?

– Ирада ханым миңа да, башка кешеләргә дә ачыктан-ачык әйтте: мондый фән кирәк түгел. Тел һәм әдәбият институты эшчәнлеген кабатлыйсыз кебек сүзләр дә булды. Бу, әлбәттә, бөтенләй дөреслеккә туры килми. Безнең фольклор үзәге бүгенге көндә 280 матди булмаган мирас объектын теркәгән. Моңа мари, удмурт, чуаш һәм башка халыкларның объектлары да керә, аларга да бәйле аналитик материаллар туплый башлаган идек.

Миңа үзәктә эшләүче галимнәребез нык борчылып шалтыратты. Аларны үзәкнең хәзерге мөдире Алсу Мифтахова махсус чакырып, "бу фән кирәк түгел, безнең хәзер методик үзәк булачак, без шул методик юнәлештә эшләргә тиеш булабыз" дигәнрәк сүзләрне әйткән. Алай гына түгел, "сезнең хаҗәтегез юк" кебек мөнәсәбәт тә белдерелгән.

БУ ТЕМАГА: Фольклор үзәгеннән унөч белгеч китә. "Яңа җитәкчедән уңмадык"

Мондый мөнәсәбәт тулаем гаделсез. Безнең үзәк галимнәре тарафыннан "Татар халкы мәдәнияте" 10 томлык сүзлегенең концепциясе эшләнгән иде. Быел тарихта беренче тапкыр халык метрологиясе системына багышланган беренче том дөнья күрергә тиеш иде. Татар халкының хайван асрауга, мал тотуга бәйле гореф-гадәтләре турында, аларның атамаларына багышланган сүзлек быел дөнья күрергә тиеш иде. Татар тарихында беренче тапкыр халык биюләренә бәйле диссертация якланды һәм, аңа нигезләнеп, китап та иҗат ителде. Бу белгечне Традицион мәдәниятне үстерү үзәге әзерләде. План нигезендә без өч елдан соң "Татар халык биюләре" дигән арреалистик харита чыгарырга планлаштырган идек. Анда татарлар халкының кайда ничек биюе, милли биюләрнең асыл тамырлары кайда икәне күрсәтелергә тиеш иде. Шундый зур, масштаблы эзләнүләр башлаган идек. "Татар халык бию көйләре" антологиясен дә әзерләргә җыендык. Бер тапкыр да, бер кешенең дә мондый мәгълүматларны туплаганы булмады.

Бу кешеләрнең китүен ишеткәч, күңелем белән әрнедем, еладым

Болар барысы да кирәк түгел булып чыкты. Үзәктә инде хәзер экспедицияләргә чыгарлык бер кеше дә калмаган дип беләм. Инде унҗиде кеше эштән китү турында гариза язган. Монда эшләргә мөмкинлек юк кына түгел, кызганычка, ул кирәк тә түгел булып чыкты. Ә бу белгечләр – санаулы шәхесләр бит! Ничә еллар буе көчкә эзләп җыелган коллектив бит бу. Монда фанат булу кирәк, хезмәт хакы уртача 18-19 мең сумга кем эшләп йөрсен?! Бу кешеләрнең китүен ишеткәч, күңелем белән әрнедем, еладым. Алар һәрберсе – алтын бөртек. "Милли мәдәниятне алга алып барам" дигән, креатив фикер йөрткән матур яшьләребез хәзер билгесезлеккә чыгып китте. Алар урынына студентларны китертеп утырттылар.

– Үзәк хезмәткәрләре Азатлыкка сөйләгәнчә, яңа җитәкчелек фәнни эшләр озак, аз языла дигән дәгъвалар белдергән. Бу дәгъвалар белән ризалашасызмы, аларда хаклык бармы?

– Хаксыз әйтелгән сүзләр бу. Кайбер китаплар, фәнни хезмәтләр 40 ел буе язылырга мөмкин. Бер мисал китерәм, безнең Ләйлә Дәүләтшина татар мифларына бәйле материаллар туплый. Ул бөтен төбәкләрдәге татарларны сөйләштерер өчен, материал объектив булсын өчен, татарның башка күпме халык белән мөнәсәбәтен ачыклап бетерү өчен күпме вакыт кирәк дип уйлыйсыз? Моның өчен күпме эшләр бшкарылырга тиеш! Бу бик җитди хезмәт. Мондый хезмәтне, әлбәттә, тиз язып тапшырып булмый. Хәзерге вакытта ул бары тик мифологик персонажлар буенча гына эшне тәмамлады. Ә персонажлардан тыш әле күпме эш бар!

Яки башка мисал итеп инде әйтеп узган метрологияне китерә алам. Халык үлчәү берәмлекләре дигәндә, Гафур Сөнгатов 6 томлык хезмәт концепциясен әзерләде. Быел гына беренче том турында сөйләшү узды. Монда бит әдәби әсәрләрне укып чыгарга, ничә экспедициягә барып кайтырга кирәк. Монда бит мишәрләрне, себер татарларын, Әтнә сөйләшен, Әстерханны аерым, тагын күпме сөйләшне аерым тупларга, өйрәнергә кирәк. Бу бит бер кешенең ничәме еллык хезмәте! Фәнне белмәгән кеше бу эш күләмен күз алдына да китерә алмый. Бер томлык материалны туплап бетерү өчен күпме вакыт кирәк бит! Нинди тизлек турында сүз барырга мөмкин?! Һәрбер мәгълүмат алтын бөртеге кебек эзләнелә, энҗе мәрҗан кебек сәйләнгә тезелә.

– Фәнзилә ханым, үзәктән хезмәткәрләрнең бер-бератлы китүе фольклор үзәгенең ябылуына китерә аламы? Хәзерге хәлләргә бәягезне бирегезче?

– Татар фольклор үзәгендә эшләгәндә без 20 кеше идек. Бу 20 кеше инде китеп бара. Аның иң көчле составы – галимнәр китеп бара. Бу –уңышлы, системлы эшләүче юнәлешне җимерү. Мин якты киләчәген күрмим аның, әйтүемчә, белгечләр берәмтекле алар. Чыктың да урамнан кешене алып кереп эшләтерлек урын түгел бу.

Әйткәнемчә, бу үзәк татардан тыш башка халыклар белән дә масштаблы эшләр алып барды, бу халыклар арасында мөнәсәбәтне гармонияләштерү эшен бик матур башкардык. Халыкларны да кул шартлатып кына, махсус оештырып, дуслашырып булмый. Алар бит яши-яши, бер-берсенең гореф-гадәтен өйрәнеп хөрмәт казана. Халыкларның бер-берсенә мөнәсәбәт кагыйдәләре, канунияте бар.

Милли эшләр департаменты үзәкнең бетүен белә. Әмма борчылучы юк, безгә язмыйлар да

Президент идарәсендә милли эшләр буенча махсус департамент бар, алар белән элемтәбез тыгыз иде, бергәләп эшли идек. Хәзерге хәлләрдә алар хәбәрдар бит. Әмма борчылучы юк, безгә язмыйлар да. Юкса безнең үзәкнең бетүен беләләр бит! Бу бит Татарстанда яшәүче барлык халыкларның мирасын өйрәнгән, күтәргән үзәк. Һәм бер кеше дә хәзерге халәткә игътибар итми. Җитәкчелек этнотуризм дип сөйләнә, ә иртәгә бу этнотуризм дип нәрсә күрсәтергә җыеналар соң алар? Монда белгечләр белән бик сак​ эш итәргә кирәк. Бу белгечләрне даими рәвештә әзерләп, саклап тору мөһим. Хәзер татар этнографлары юк дәрәҗәсендә бит. Яхшы этнографны әзерләү өчен тулы бер гомер кирәк!

– Әлеге хәлләрне президент идарәсе, сез әйтеп киткән департаментка әйттегезме? Татарстан президентына мөрәҗәгать итеп карадыгызмы?

– Эштән киткән вакытта миңа Ирада Әюпова "реорганизация көтелә, сез башка институт, оешмаларны кабатлыйсыз, сез аналитик үзәккә әйләнәсез" дип әйтте. Департаментта Евгений Ефимов исемле хезмәткәр бар, без аның белән тыгыз эшли идек. Мин аңа бу вазгыятьне аңлаттым, нәрсәгә китәрәчәген фаразладым. Ул: "Алай ук булмас инде", дигән иде. Түрә әйтә икән, димәк, вазгыятьне белә дип сүзләренә ышандым.

Хәзер исә белмим, бәлки департаментка үзенә мондый хәл кирәктер дип уйлый башладым, үзенчә килешенгәндер бу хәлләр. Дәүләткә һәрвакыт халык никадәр бер төрле, аның белән идарә итү дә шулкадәр җиңелрәк бит инде, тарихта да бу нык чагыла. Димәк халыклар Татарстанга да кирәкми булып чыга. Концерт куеп йөрсәләр җитә.

– Фольклор үзәгенең эшчәнлеген күп кеше "Түгәрәк уен" фольклор фестивале аша белә һәм шул ук исемдәге журнал да бар. Журнал хезмәткәрләре Азатлыкка редакциядән әрнеп китүләре турында сөйләде. Әлеге вакыйгалардан соң аларның язмышын, киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Бу сорау иң авырткан җиремә китереп басу. "Түгәрәк уен" журналын ачу теләге, концепциясенең үзәгендә Илсөяр Ихсанова тора. Гөлсинә Хамидуллина белән бергә алар эшләгән эшкә мин сокланып карый идем. Анда сан саен елатырлык мәкаләләр чыга иде. Иде дип сөйлим, чөнки журналның киләчәген күрмим. Бу – халыкның рухын аңлый торган кешеләр эшләгән журнал. Фольклорның нәрсә икәнен аңламаган кеше бу журналның әһәмиятенә, асылына төшенә алмый инде. Журналда беркем күтәрмәгән, беркем игътибар итмәгән мәсьәләләр турында язылды. Моны хәзер кем эшләр? Күз яшьләре аша сөйлим моны, сүзләр таба алмыйм, күңелем шулкадәр әрни.

"Түгәрәк уен" фестиваленә килгәндә, министр Ирада Әюпова белән иң зур каршылык шуңа бәйле булды. Мин аның "фестивальне беркем белми, ул кирәк түгел" дигән бәясен тулысынча кабул итә алмадым.

Җанисәп алдыннан Татарстан ничек мондый адымга бара соң? Ничек җыярбыз, тупларбыз милләтне?

Бүген без халык җанисәбе алдында торабыз. Халыкны таркату эше булды, хәзер дә бар, булачак та. Ә "Түгәрәк уен" фестивале халыкны берләштерә иде. "Түгәрәк уен"да катнашкан олы яшьтәге себер агае сүзләре искә төшә, хәзер дә мин шул абый әйткән фикерләргә шаккатам: "Фәнзилә Җәүһәрова, мин бер нәрсәне аңладым: татарның үзәге мин икән бит. Минем күңелдә Әстерхан да, Барда да, мишәрләр дә бар бит, алар хәзер минем туганнарым бит!" Димәк, бу татарны берләштерү, дуслаштыру чарасы дигән сүз. Җанисәп алдыннан Татарстан ничек мондый адымга бара соң? Ничек җыярбыз, тупларбыз милләтне? Ник фольклор фестивале искелек, нафталин дип бәяләнә?

– Соңгы елларда татар теленә һөҗүмне күзәттек, мәктәпләрдә укыту кыскара бара, республика статусына да каныгу дәвам итә, "Казан" милли-мәдәни үзәк ябылды, милли китапханә төзерлек акча табылмады, аның каравы урыс мәдәнияте үзәге ачылды, урыс телле яшьләр өчен үзәкләр эшли. Хәзер инде татар фольклоры өйрәнү үзәге дә тар-мар ителә дигән хис туа. Татар темасында артка чигенүне сизәсезме? Алга таба нәрсә булачагын фаразлый аласызмы?

– Гомумән, Русиянең милли сәясәте бүгенге көндә 17-18 гасырларны хәтерләтә. Ирек никадәр әзрәк, шулкадәр идарә итү дә җайлырак. Бу татарга гына түгел, барлык милләтләргә дә кагыла. Үзем өчен шулай аңлатам: ил белән курыккан кешеләр идарә итүгәдер ул. Русиядә халыкка курку, шом кертү теләге бар, шуңа телевизорны карамаска да тырышасың.

Татар милләтенә һәрвакыт үрнәк итеп карау бар. Удмуртларның миңа "Сез, татарлар моны эшли алмагач, без кая кысылыйк инде" дип гел әйтәләр. Бөтен яктан чигенү дип әйтмәс идем. Хәзер дәүләт телләрен саклау програмы бар, андагы акчаларны карыйсың да, татар өчен никадәр акча бүленә дип шаккатасың. Шул ук вакытта монда болай киткән, тегендә болай киткән дип тискәре хәлләрне дә күзәтәсең, аптырап куясың. Ягъни акча да бүленә кебек, әмма нәрсәгә, ничек тотыла дигән сорау да туа.

Инде хәзер Дәүләт шурасына яңа сайлауга әзерлек бара. Мин праймеризларны күзәтеп бардым, бераз борчылып та куйдым: анда милли мәсьәләләргә керергә куркалар. Бу да мин әйткән шомлылык тәэсиреме икән. Шул ук вакытта, шактый кырыс сөйләгән кешеләр дә бар. Ниндидер полярлашу бар дияр идем.

Җитәкче халык җырын "нафталин" дип атый икән, ул мәдәният министры була алмый!

Рөстәм Миңнеханов татар халкын яратмый дип әйтә алмыйм, ул халык өчен бик борчыла. Ләкин, кызганычка, җитәкчелектә компетентлы булмаган кешеләр күп. Әйтик, безнең очракта, болар арасында мин Татарстан мәдәният министрын да кертер идем, үзенә дә ачыктан-ачык аның дилетант булуын әйттем. Җитәкче халык җырын "нафталин" дип атый икән, ул бит инде мәдәният министры була алмый! Гафу итегез, бу "нафталин"ны тыңлаучы кешеләр бар. Әлбәттә, джаз да, башкасы да булырга тиеш, ул юнәлешләрне дә үстерергә кирәк. Ләкин "менә болар гына булырга тиеш, ә болары – нафталин" дигән җөмләне мәдәният министрының әйтү хокукы юк. Фольклор тармагын өйрәнү, саклау тулысынча дәүләт карамагында.

* * *​

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге Татарстан мәдәният министрлыгы каршында 2008 елда оешты. Галимә, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова аны шушы елның мартына кадәр җитәкләде. Үзәк берничә бүлектән тора: фәнни, методик, бәйрәмнәр оештыру, редакция. Үзәк тарафыннан Сабантуй бәйрәмен тәртипкә китереп, аның төп уеннары, традицияләре нинди булырга тиешлеген Русия төбәкләрендәге оештыручыларга укытудан алып Русиякүләм дәрәҗәсенә менгән "Түгәрәк уен" татар фольклор фестивален уздыруга кадәр оештырылды. Татарстанда башка халыкларның рухи мәдәният үрнәкләрен җыю белән шөгыльләнгән үзәк татар мирасын барлауга, популярлаштыруга зур өлеш кертте.