Татар сайтлары: җиңел темалар, күчерү, иске хәбәрләр

Татар телле мәгълүмати сайтлар нинди ул? Алар җитди темаларга алынмый, бер-берсеннән язмаларны күчерә, иске хәбәрләр урнаштыра, кычкырып торган башисемнәр белән җәлеп итә, фаҗигаләр, артистлар тормышын яктырта.

Соңгы елларда интернеттагы татар телле контент социаль челтәрләргә күчеп баруга карамастан, сирәк булса да, яңа татар сайтлары барлыкка килә, булганнары үзгәреш кичерә, заманга яраклаша. Азатлык татар телле мәгълүмати сайтларны барлады.

Экслюзив контентлы татар сайтлары бармак белән генә санарлык

Татар телендә мәгълүмати сайтлар күп түгел. Экслюзив язучылар дистәгә дә тулмый. Кәгазь форматы булмаган, үз журналистларын тоткан интернет басмалар бишкә дә җитми. Сүз азмы-күпме популяр, күпләргә таныш сайтлар турында бара.

Соңгылары рәтенә Азатлык, Интертат, Татар-информ, Tatar Today сайтларын кертергә була. Алар үз контентын ясый, анда оригинал мәкаләләр, хәбәрләр, видеолар чыга.

Татар-информ - хакимият рупоры, соңгы елларда ул рус телле мәгълүмати агентлыкның тәрҗемәсе генә булып түгел, tatar доменында теркәлгән үзаллы сайт булрак эшли. Анда башлыча Татарстанның рәсми хәбәрләре, авыл-хуҗалыгына багышланган язмалар, район газеталарыннан кайбер материаллар чыга.

Интертат татар телендә иң популяр мәгълүмати сайтларның берсе. Аның баш битендә гадәттә аналитика, шоу-бизнес, интервьюлар, киңәш-табыш, хәвеф-хәтәрләргә багышланган мәкаләләр бирелә. Аны электрон газетның үз журналистлары әзерли. Шул ук вакытта Интертатның Instagram-ындагы "сторизларына" мөхәррирләр артистлар тормышыннан алынган, фаҗигаләр, авырулар, язмышлар, гайбәтләр турындагы мәкаләләрне куеп, укучылар җәлеп итә. Әлеге язмалар баш биттә күренми, рубрикаларга кереп актарганда гына аларга тап буласың. Интертатны ачып җибәргәч, ул тыйнак, саллы гына сайт икән дип уйлыйсың, болар караучыларын ничек җыя икән дип аптырыйсың.

Интертат сайтының эчке бите

Tatar Today - күптән барлыкка килгән сайт. Анда башлыча шоу-бизнес яңалыклары, үлем-китем, язмышлар зур урынны алып тора. Күбрәк йолдызларның Instagram-нарыннан алынган хәбәрләр, рус телле хәбәрләрнең тәрҗемәләре бирелә. Шул ук вакытта йолдызлар белән эксклюзив видеолар, интервьюлар бирелгән сирәк сайтларның берсе.

Аерым шоу-бизнеска гына багышланган татар сайты юк. Бик күптән җырчы Илназ Сафиуллинның Tamasha.ru сайты шундыйлардан булырга тиеш иде, әмма ул үстерелмәде. Артистлар тормышын яктыртучы "Кәеф ничек?" газеты да, аның сайты да инде күптән юк.

Татар басмаларының дайджесты буларак ачылган Matbugat.ru сайты иң озак эшләүче татар сайтларының берсе дип атарга мөмкин. Порталда берничә газетның мәкаләләре, язучылар берлеге, театрлар, филармония, Ваһапов фестивале хәбәрләре чыга. Сайтка керүчеләр әллә ни артмый да, кимеми дә, тәүлегенә якынча 6-7 мең кеше тора. Шунысы кызык, Matbugat.ru үзе дә башка сайтлардан алган материаллар тиз арада район газетлары сайтларына тарала.

Хосусый татар газетларының үз контентларын сайтка күчерергә ашыкмаулары турында Азатлык күптән түгел язган иде. Алар арасында "Безнең гәҗит"нең сайты гына газетны кабатлый, яңарып тора. Мөхәррирләр сайт ачу газет тиражына зыян китерә, сайт белән акча эшләп булмый дип белдерде.

БУ ТЕМАГА: Татар басмаларына тираж җыю авыр, әмма интернетка күчәргә ашыкмыйлар

Татмедиа сайтларына 12 млн сум бүленгән, әмма татар теле аксый

Соңгы елларда Татмедиа оешмасына караган басмаларның да сайтлары барлыкка килде, алар активлаша. Ләкин рус телендәгеләр яхшы гына эшләп килсә, татар телендәгеләр тәрҗемәгә яки башка сайтлардан алынган язмаларга кайтып кала. Күбесе ике көнгә бер генә яңарырга мөмкин. Татмедиа басмасының һәр сайтына Татар-информ яңалыклары интеграцияләнгән. Әйтик, "Биектау хәбәрләре" сайтын ачкач (аның татарчасы да никтер "Выскогорские вести" дип атала) аның сул як баганасында Татар-информ хәбәрләре чыгып бара. Ләкин, шуңа карамастан, сайтның төп битендә дә республиканың дәүләт мәгълүмат агентлыгы хәбәрләре куела. Алар рус телендә дә булырга мөмкин. Әлеге хәбәрләр Татмедианың бөтен сайтларында да бар, хәтта "Сөембикә" кебек иҗтимагый-сәяси темаларга кагылмаган басмаларда да. Әлеге язмалар үзәкләштерелгән төстә җибәрелә дигән фикер туа.

"Биектау хәбәрләре" сайтының баш бите

Биектау район газеты сайтында экслюзив, район белән бәйле татарча язмалар юк диярлек.

"Сөембикә", "Идел", "Ялкын", "Сабантуй", "Казан утлары" журналларының да сайтлары бар. "Сөембикә" сайты күптән яңармый, анда бары тик шул "мәҗбүри" хәбәрләр генә чыга. "Сәхнә"нең хәле дә мөшкел күренә. Баш битендә хәбәрләр генә яңара, анда да татар сәхнәсенә караганнары юк диярлек. Әйтик, бу мәкалә язылганда сайтта "Сергей Лазаревны урамда биергә кем мәҗбүр итә?", "Любовь Успенская 65 яшендә тагын бер бала табарга тели", "Фонарь баганасы төшкән кешеләрнең тагын берсе вафат", "Малаховның баласы авырый" башисемендә хәбәрләр урнаштырылган иде. Калган мәкаләләр бик иске, хәтта берничә ел элек язылганнар да баш биттә тора.

"Казан утлары", "Ялкын", "Идел" журналлары сайтларын көн саен яңартып барырга тырышалар. "Шәһри Казан" сайтының үз контенты бар, ул үсештә булучы татар сайтларының берсе.

Дәүләткә сатып алу сайтыннан күренүенчә, 2019 елда республика бюджетыннан Татамедига интернет матбугат чаралары тотар өчен 12,5 миллион сум акча бүленгән.

Татмедиага, Татар-информнан тыш, 80 сайт карый. Алар матбугат чарасы буларак теркәлгән.

БУ ТЕМАГА: Татар җырчылары, блогерлары Instagram-да күпме акча эшли?

Башкортстан: целлюлиттан котылу өчен… "Кызыл таң" укыгыз

Башкортстанда татар яки башкорт сайтлары берничә ел элек кенә күренә башлады. Аларның барысы да дәүләт карамагында. Һәм күп очракта башка чыганаклардан, бигрәк тә Башинформ мәгълүмат агентлыгыннан алынган материаллардан тора. Укучылар санын арттыру максатыннардыр, кычкырып торган башисемле, фаҗигаләр, гаҗәп хәлләр, артистлар тормышы турында язмалар күп. "Кызыл таң"ның баш битендә, мәсәлән, целлюлиттан котылу, Якубовичның "Поле чудес" тапшыруын карамавы, хыянәтче ирнең хатыны машинасы өстендә ялангач кайтуы турында мәкаләләр очратырга мөмкин.

"Кызыл таң" сайтының баш бите

Гомумән, "Кызыл таң" - ул бөтен татар телле сайтларның җыелмасы дияргә була. Анда Matbugat.ru, Интертат, Tatar Today, Акчарлак сайтларыннан алынган хәбәрләр күп. Кайберләрендә каян алынганнары да язылмаган, башка сайтларда берничә көн элек чыкканнары да очрый. Башкортстан башлыгы вазифасына намзәт буларак теркәлгән Радий Хәбиров белән бәйле хәбәрләр дә чиктән ашкан.

"Өмет" газеты сайты да шундыйрак. Ул сайтның элекке версиясе бар иде, эзләгечләрдә шунысы чыга. Яңа сайтны Google-да ничек эзләсәң дә, табып булмый, Яндекс күрсәтә.

"Өмет" сайтының баш бите

​Башкорт телендә "Башкортостан", "Йәншишмә", "Йәшлек" газетларының сайтлары эшли. "Башкортостан" белән "Кызыл таң"ның рус версияләре дә бар. Аларда Башинформ яңалыклары кабатлана.

Башинформның үзенә килгәндә, аның башкорт телендәгесе бүгенге көндә бөтенләй эшләми. Соңгы яңалык 28 июньдә чыккан. Моңа кадәр дә ял көннәрендә, хәтта Яңа ел чорындагы 10 көнлек ялларда да бер хәбәр дә чыкмый иде.

Башкортстанда татар яки башкорт телендә дәүләтнеке булмаган мәгълүмати сайтлар әлегә юк. Хосусый "Диләфрүз" газетының социаль челтәрләрдә төркеме генә бар.