Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җырчылары, блогерлары Instagram-да күпме акча эшли?


Радик Юльякшин һәм Данир Сабиров
Радик Юльякшин һәм Данир Сабиров

Instagram-да иң популяр татар җырчыларының 200, татар блогерларының 100 меңләп язылучылары бар. Алар хосусый медиа кебек, үз битләренә көн саен яңа постлар чыгара, реклам белән акча эшли. Бәяләр бер мең сумнан башлап 50 мең сумга кадәр. Азатлык кайбер блогер, җырчы, алып баручыларның Instagram-да рекламнан күпме акча эшләүләрен тикшерде.

Язмадагы саннар дөреслеккә мөмкин кадәр туры килсен өчен без иң элек Instagram-да тәм-томнар, хатын-кызлар темаларына эшләүче аккуантлар белән килешеп, алар аша татар җырчы, блогерларның бәяләрен белешеп чыктык.

Татар җырчылары арасында Instagram-да иң күп язылучылары булган шәхес – Elvin Grey (Радик Юльякшин). Аның 286 меңләп язылучысы бар. Радикның ярдәмчесе Артем белдергәнчә, эчке якка (сторис) реклам бирү бәясе – 50 мең сум, ә беренче биткә Радик читтән рекламнар куймый, бары үзе турында гына постлар чыгара.

256 меңнән артык язылучыcы булган җырчы Гүзәл Уразованың Instagram битен карасак, ул иң күп реклам куючылар рәтендә. Бәясе сториска 7 мең сум булса, беренче биткә чыгару 20 мең дип әйтә алар реклам бирергә теләүчеләргә. Ике-өч ай аралыгында Уразованың Instagram битендә дистәдән артык реклам күренә. Гадәттә кием кибетләре, SPA салоннар, косметика тәкъдим итә Гүзәл.

200 мең язылучысы булган Фирдүс Тямаев һәм 112 меңләп кулланучы җыйган Ришат Төхвәтуллин ​рекламны бөтенләй куймыйлар икән. Ике җырчы да реклам бирергә сорачыларга тауарларын концертларына алып килеп күрсәтеп, шул мизгелләрне битләренә бушлай да кую мөмкинлеген әйтәләр. “Мин реклам куймыйм. Бу - артист эше түгел”, ди Фирдүс Тямаев.​

​"Концертыма кулдан эшләнгән үзенчәлекле бүләкләр алып килсәләр, халык алдына чыгып бушка рекламалый алам", дип белдерде Ришат Төхвәтуллин.

154 мең язылучысы булган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова Instagram битенә рекламны 15 меңгә, сториска 7 меңгә куярга әзер. Соңгы ике-өч айда Ландышның битендә дистәләгән реклам постлары күренә. Без аңа журналист буларак, "Айлык керем күпме? Кемне рекламларга икәнен ничек сайлыйсыз? Кемнәрдән баш тартасыз? Депутатлар, "Бердәм Русия" кешеләре реклам сораса, нишлисез? Беркая да эшләмичә Instagram акчасына гына яшәп буламы?" дигән сораулар юлладык, әмма алар җавапсыз калды.

141 мең тамашачысын Instagram битенә җыйган Илсөя Бәдретдинова реклам кую бәясе турында сорауны җавапсыз калдырып, аның белән очрашып, килешү төзеп кенә реклам куелырга мөмкинлеген әйтте.

Сүз остасы, шоумен Данир Сабиров Instagram-ында 128 меңләп язылучысы бар. Сабировның сторисына реклам кую 3 мең сум торса, беренче биттә 7 мең ди ул реклам сорап язучыларга. Данирга да без Ландышка биргән сорауларны юлладык.

– Нәрсәне рекламалаудан баш тартачаксыз?

– Хәрәм әйберләрне, тәмәкене.

– Реклам куюның принциплары бармы?

– Реклама куюның принциплары бармы, юкмы белмим. Тик нинди генә реклам булмасын юмор белән карарга тырышам.

– Кайчан реклам куя башладыгыз?

– Реклам куя башлаганыма күп түгел. Быел май аенда куя башладым, ялгышмасам.

– Беркая да эшләмичә Instagram акчасына гына яшәп буламы?

– Минем очракта эшләмичә булмый. Интернетта гына утырып әллә кая китеп булмас.

– Айлык керем интернеттан күпме?

– Әлегә интернеттан керем үземә юк. Чөнки ярдәмчеләремә түлим.

– Депутатлар, "Бердәм Русия" кебек сәяси фирка кешеләре реклам сораса, нишләр идегез ?

– Андый әйбер белән эләгешкәнем юк. Теләмим дә. Нәрсә эшләячәгемне әйтеп булмый. "Проблемнарны килгәч чишәләр" диләрме әле.

"Мин рекламны бик сирәк куям. Минем уйлавымча, урыс артистлары гына реклам белән яхшы акча эшли. Якыннарым, дусларым, танышларым сораса гына урнаштырам", диде ул безнең хәбәрчегә. Сүзләренең хаклыгын тикшерү ниятеннән беренче битен карадык, чыннан да ике-өч ай эчендә ике генә пост рекламга охшап тора.

​Кайбер Instagram кулланучылар реклам постларын берничә көн тотканнан соң бетереп ата, җырчылар да үз битләрен артык чуарламаска күпмедер вакыттан соң чистартулары күренде.

50-100 меңләп язылучысы булган җырчы, алып баручыларның сториска реклам кую бәяләре бер чама. Мәсәлән, Гөлназ Сәфәрова сториска 3 мең сум, лентага 7 мең сум ди. Instagram битендә соңгы 2-3 айны карасак 20гә якын реклам күренә, әмма аларның кайберләре тауарлата түләүгә охшаган.

90 меңләп язылучысы булган җырчы Ләйсән Гимаева сторисына 5 мең сум, Instagram-ының алгы битенә 10 мең сум дип әйтә реклам сораучыларга. Гимаеваның беренче битендә соңгы ике айда 15ләп реклам посты күзгә ташланды.

Ләйсәннең ире, алып баручы, шоумен Булат Бәйрәмов сториста рекламаны 3 мең сумга, ә хәбәрләр тасмасына язма урнаштыру бәясе – 5 мең сум. Булат безнең сорауларга дә теләп җавап бирде. ​


– Нәрсәне рекламалаудан баш тартачаксыз?

– Кешегә зыян сала торган. Икенчедән мин хатын-кыз әйберсен рекламалый алмыйм. Бер вакытны бик күп духилар тәкъдим иттеләр. Менә андыйларны мин бер тапкыр да рекламаламадым.

– Реклам куюның принциплары бармы?

– Минем өчен бар. Мәсәлән мин бер атнага өч рекламнан да артык куелмаска тиеш дип саныйм. Ике булырга мөмкин. Әгәр миңа өч реклам куелганнан соң да тагы килә икән, мин аларны алдагы атнага күчерергә тәкъдим итәм. Өсте-өстенә булмасын дим. Чөнки Instagram язылучылары реклам гына куеп утыра дип уйларга мөмкин.

– Кайчан реклам куя башладыгыз?

– Кайчан куя башлаганымны хәтерләмим дә инде. Бер елдан артык, бәлки ике ел элек.

– Күпме язылучы җыелгач реклам куя башладыгыз?

– 30-40 мең тирәсе кеше җыелгач. Реклама бирүчеләр артты, игътибар итә башладылар. Хәзер минем 50 меңнән артты. Алар "накрученный" кешеләр түгел. Реклам бирүчеләрнең дә хәзер үзләренең тикшерү ысуллары, кораллары бар. Алар синең аккаунтка күпме кеше кергәнен белә ала. Син әйтеп кенә, үзеңнең саннарны күрсәтеп кенә алар синең сүзеңә ышанмаска мөмкин. Тикшергәч алар сиңа реклама бирәләр. Кеше күбрәк караган, күбрәк булган саен аларга әйбәтрәк. Әлбәттә бездә хәзер үзенә язылучыларны ясалма рәвештә арттыручылар да бар. Мин аларны яманлап әйтмим. Тик миңа үзләре килгән, тере кешеләр кадерлерәк.

– Концертлардан кергән керем интернеттан кергәненнән күпмегә аерыла?

– Интернеттан кергән керем алай ук зур түгел. Бездә андый акча эшләү ысулы күтәрелеп кенә килә. Шуңа да мин үземне алай зур акча эшлим дип санамыйм.

– Беркайда да эшләмичә Instagram акчасына гына яшәп буламы?

– Мин андый кешеләрне беләм. Татарлар да бар. Тик алар аккаунтларын рус телендә алып баралар. Урыс контенты ясыйлар. Видеоклиплар төшерәләр. Аларның язылучылары шактый арта. Мин шундый бер егетне беләм. Ул бары тик Instagram-нан кергән акчага гына яши.

– Сезнең айлык керем Instagram-нан күпме?

– Айлык керемне санаганым юк. Тик күкрәк кагып зур акча эшлим дип әйтмим. Блогер булып акча эшләп була дип уйлыйм. Әгәр дә барысын да дөрес эшләсәң, язылучыларың күп булса, керем килә. Бездә андый акча эшләү ысулы киң таралмаган, бөтен мөкинлекләрен дә кулланып бетермибез дә, белмибез дә.

– Кемнең рекламын куярга ничек сайлыйсыз?

– Ничек сайлаганымны төгәл әйтә алмыйм. Җыен юк-бар, вак-төяк әйберләрне әлегә рекламаламыйм. Тик бик яхшы тәкъдим ясасалар уйлап карарга була. Вак-төяк әйберләр чыга икән, аларны бары тик сторида рекламларга тырышам.

Мисал өчен, йорт төзелеше, аш бүлмәләсе интерьеры, зәркән эшләнмәләренә реклам ясауны сорыйлар. Аларын акчага куям. Ә азык-төлек рекламнардан акча алмыйм. Шул исәпкә сыйланабыз. Аларны сториска урнаштырам. Рекламны бик еш куймыйм. Юк-бар әйберләр белән башны катыручылар бар. Аккаунт тасмасын реклам белән чуарлыйсым килми.

– Депутатлар, "Бердәм Русия" кешеләре реклам сораса, нишләр идегез ?

– Нәрсә рекламларга соравына карап. Түләүләренә карап. Әгәр дә яхшы реклама икән ул, нигә рекламаламаска. Тәкъдимнәре яхшы булса, бик теләп, диде Булат Бәйрәмов.

​51 меңләп язылучысы булган автор-башкаручы Илназ Гарипов бәяләр сториска 2, беренче биткә 5 мең сум дип әйтә. "Сайлап кына куям. Интернет белән акча эшләп була", диде Илназ безнең хәбәрчегә.

Җырчы ИлГәрәй үз аккуантына 22 меңләп тыңлаучысын җыя. Сториска мең, беренче битенә 2 мең сумга реклама куя. Өч айда сигезләп реклам куйганын күреп була.

"Популяр булган саен блогер акчаны күбрәк эшли. Мин үземнең Instagram битемә үземә ошаган, сыйфатлы продукцияне генә куярга тырышам. Әгәр дә үзем кулланып, яисә ашап караганнан соң ошамаса, мин аларны рекламалаудан баш тартам. Бартерга, акчага да, бушка да куям", диде ИлГәрәй.

Татар блогерлары арасында иң танылганы, 84 меңләп язылучысы булган Татар малае (Ринат Галиәхмәтов) ике татар телле аккуант алып бара. Сториска рекламаны 1000 сумга, беренче биткә 1500 сумга куярга мөмкин.

"Реклама, акча эшләү турында мин гел сөйлим. Минем өчен - ул ачык тема. Беренчедән, аккаунты ачканда төп максатым - акча эшләү иде. Менә хәзер аны алып барганыма 3 ел. Бер ел реклама куйганым булмады. Аннан соң Илүзә белән танышкач, бюджетлар кысылды. Менә шуннан соң акча эшли башладым. Акча эшләү дию дә дөрес булмас. Хәзер күбрәк сториска куям, чөнки анда укучы күп -15-20-25. Бәясе - бер мең. Аена - 10 мең. Постны 5 меңгә куям. Күбрәк федераль компания белән эшләргә тырышам. Мәсәлән, Мегафон, 2ГИС, кыскасы, кеше белә торган ышанычлы компанияләр.

Алкоголь турында сөйләмим, кафеларны сөйләмим, тик "Түбәтәй"не сөйлим.

Күптән түгел татарлар дигән постлар куям, аны реклама дип кабул итәләр, ләкин ул реклама түгел. Анда кызыклы кешеләр, проектлар турында сөйлим. Иң күп акча эшләү ысулым - бартер. Мәсәлән, теш ясатуымның бөтен процессын сөйләп, 55 меңлек тешне бушка ясадылар", диде безгә Татар малае.

124 мең язылучысы булган "Кызык-мызык" Instagram сторисына 800 сум, тасмага 3500 сумга реклам куям ди.

Радио-телевидение алып баручысы, 36 меңнән артык язылучысы булган блогер Айсылу Лерон сториясенә 1500 сум, беренче битенә 5 мең сумга куям ди реклама сорап язучыларга. Тасмага куелган очракта сториска да куела икән. Үткән айларда 15ләп реклам куйган.

​– Instagram битемә үземә кызыклы булган, шулай ук башкалар кызыксына алырлык реклам куярга тырышам. Мине караучыларның күбесе 20-45 яшькә кадәр хатын-кызлар. Араларында яшь әниләр бик күп. Шуңа күрә бары тик әлеге аудиториягә кызыклы булган рекламны гына куям. Реклам куйдыруга күп мөрәҗәгать итәләр. Араларында минем аудиториягә туры килми торганнары була. Аларга сезнең продукция минем аудиториягә кызык түгел дип әйтәм. Тасмадагы рекламнарның барысы да акчага куелмаган.

– Беркайда да эшләмиче Instagram акчасына гына яшәп буламы?

– Эре блогерлар эшли ала дип уйлыйм. Беркайда да эшләмәс өчен блогер гына булырга кала торгандыр инде. Ләкин минем очракта алай түгел, Instagram-нан кергән акчага яшәп булмый билгеле.

–​ Сезнең Instagram-нан айлык керем күпме?

– Санаганым юк.

– Кемне рекламларга икәнен ничек сайлыйсыз?

– Instagram битемә үземә кызыклы булган, шулай ук башкалар кызыксына алырлык реклам куярга тырышам. Аудиториямә кызыклы продукцияне сайлыйм.

Миңа күптән түгел хәмер рекламларга тәкъдим иткәннәр иде. Әлбәттә риза булмадым. Шундый типтагы рекламнарны мин беркайчан да куймаячакмын.

– "Бердәм Русия", депутатлар реклам сораса, нишләр идегез ?

– Дөресен генә әйткәндә әлеге ситуацияне күз алдына да китерә алмыйм. Ничек инде депутат миннән реклам сорасын. Башка сыймый торган хәл бу. Әгәр дә "Бердәм Русия" өчен тавыш бирегез дигән реклам килсә, куймас идем. Андый агитацион әйберләр белән шөгыльләнмим, диде Айсылу.

Әгәр дә аудиторияң зур икән, ниндидер күләмдә блогер булып акча эшләп була. Әлбәттә инде моны хезмәт хакы итеп кабул итәргә кирәкми. Татарстанда блогерлык белән генә шөгыльләнеп акча эшләүчеләрне әйтә алмыйм. Тик Русия күләмендә карасаң, беркайда да эшләмичә блогерлык белән генә шөгыльләнеп акча эшләүчеләр җитәрлек", диде Азатлыкка Айсылу Лерон.

Дистә меңнән артык язылучылары булган дистәләгән татар блогерлары яңа фото, видео постлар куеп үсүләрен дәвам иттерә. Аларда реклам бәяләре меңнән алып 3 меңгә кадәр. Кайберләре караучыларын берничә йөз меңгә арттыру ниятеннән русча клиплар яздыра башлады. Мисал буларак Булат Браво һәм Искәндәр Гайсинны әйтергә була.

XS
SM
MD
LG