Тоткарланучыны кыйнауда гаепләнгән Нефтекама полициясе хезмәткәрләренә төрмә җәзасы соралды

Илвир Сәгыйтов мәхкәмәдә (Архив фотосы)

Нефтекама кешесен кыйнауда гаепләнгән Сәгыйтовка сигез, Хәйруллинга җиде ел ярымга ирекләреннән мәхрүм итү соралды. Полиция хезмәткәрләре гаепләрен танымый.

Башкортстанның Яңавыл районы мәхкәмәсендә Нефтекама кешесе Венер Мәрдәмшинны кыйнауда һәм ток белән җәзалауда гаепләнгән полиция хезмәткәрләре Илвир Сәгыйтов һәм Радим Хәйруллин эше нигезендә фикер алышулар узды. Дүшәмбе үткән әлеге утырышта прокурор Сәгыйтовны сигез, Хәйруллинны җиде ел ярымга ирекләреннән мәхрүм итүне сорады. Бу хакта "Азаплауларга каршы тору комитеты" хәбәр итә.

Мәрдәмшинны яклаучы юрист Евгений Литвинов һәрберсенә 10шар ел төрмә сорады һәм аларның бөтен исемнәрен һәм дәүләт бүләкләрен тартып алырга тәкъдим итте.

Полиция хезмәткәрләре гаепләрен танымый. Аларның эше мәхкәмәдә икенче тапкыр карала. 2018 елның җәендә мәхкәмә Сәгыйтов белән Хәйруллинны аклады. Әмма соңрак Башкортстан Югары мәхкәмәсе эшне яңадан карарга кушты. Эшне карау Яңавыл шәһәренә күчерелде.

2016 елның 10 ноябрендә Венер Мәрдәмшин өеннән чыгып барганда аны дүрт ир кеше тотып ала, башына капчык кидерә һәм кулларына богау салып билгесез бер бинага алып килә. Соңрак моның полиция бүлеге булганлыгы ачыклана. Мәрдәмшин үзен резин таяклар белән кыйнаулары, электрошокер белән азаплаулары, өстәлләр арасына асып куюлары һәм бер ел элек югалган хатынны урлау җинаятен үз өстенә алырга кушулары турында сөйли.

Бу вакытта полиция хезмәктәрләре хәмерле эчемлекләр эчкән һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткән диелә.

Икенче көнне Мәрдәмшинга полициягә карата бернинди дә дәгъвалары булмавы турында аңлатма язарга тәкъдим иткәннәр һәм хатынның югалуы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырдай кеше табуны сораганнар.

Мәрдәмшинның баш мие селкенгән һәм тәнендә күп төрле җәрәхәтләр барлыгы теркәлгән.