Адвокат Руслан Нәгыев гаскәрдә сигез кешене атып үтерүдә гаепләнгән Рамил Шәмсетдинов бабайлыктан зыян күрүче дип танылуын хәбәр итте.
Рамил Шәмсетдиновның хәрби бүлектә гаскәр кагыйдәләренә туры килмәгән мөнәсәбәтләрдән зыян күрүче буларак каралуын, бу нисбәттән җинаять эше ачылып, хәзер тикшерү барганын үзенең Facebook сәхифәсендә адвокат Руслан Нәгыев хәбәр итте.
"Рамил хезмәт иткән бүлектә гаскәр кагыйдәләренә туры килмәгән мөнәсәбәтләр булуы хакында безнең версия шул исәптән хәзерге вакытта Русия җинаять кодексының 335нче маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылуы белән дә раслана. Бу эш кысаларында Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат зыян күрүче дип танылган", дип яза Нәгыев.
Адвокатның бу мәгълүматы рәсми оешмалар тарафыннан әле расланмаган.
Руслан Нәгыев икенче бер адвокат Равил Тугушев белән берлектә Рамил Шәмсетдиновны яклый. Тугушев Азатлыкка Рамил белән очрашуы, ул хезмәт иткән хәрби бүлектәге тәртипсезлекләр турында сөйләде.