Демократик конгресс: Конституция үзгәрешләре халыкларны сортларга бүләчәк

Мәскәүдә Немцов йөрешендә, 29 февраль

Русия халыкларының Демократик конгрессы Русия Конституциясендә халыкларның һәм телләрнең тигезсезлеген теркәп кую дөрес адым түгел дип саный.

Русия халыкларының Демократик конгрессы Конституциягә үзгәрешләр кертү белән бәйле мөрәҗәгать чыгарды.

Активистлар урыс теле турында "дәүләт коручы халык теле" формулировкасы белән төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдимне кабул итәрлек түгел дип саный. "Әлеге формулировка дәүләтне барлыкка китерүче халык төшенчәсен кертә һәм, Русиянең башка халыклары статусыннан аермалы буларак, урыс халкына аерым хокукый статус бирү өчен кертелә", диелә белдерүдә.

Мөрәҗәгать авторлары мондый үзгәрешләр кертү "илнең төрле халыклары арасында иерархик статуслар булдыру белән яный" дип саный. "Бу котылгысыз рәвештә урыс халкының дәүләткүләм хокукый дәрәҗәсе, Русиядәге башка халыкларныкы белән чагыштырганда, әһәмиятлерәк мәгънәгә ия булачак дигән сүз. Мондый формулировка, һичшиксез, Русия халыкларының тигезлеге, күптөрлелеге һәм шушы тигезлекне хөрмәт итү рухына, федерализм рухына каршы килә. Әлеге төшенчәне Конституциядә язып кую илнең башка кануннарында халыкларның статусын, аларның тел һәм мәдәниятләренең әһәмиятен яңадан бәяләү, мәгарифтә, үзара элемтә булдыруда, документ алмашуда статуслар тигезсезлеген тирәнәйтүгә сәбәпче була алачак", диелә.

Моннан тыш, мөрәҗәгатьтә тарихи ватаннарына - Русиядәге милли республикаларга кайтырга теләүче урыс булмаган диаспора вәкилләре тигезсез хәлдә калачагы әйтелә. Авторлар күзаллавынча, алар "дәүләт коручы булмаган статус" аркасында төрле яклап ярдәмнән мәхрүм ителергә мөмкин.

"Урыс халкын дәүләт өчен әһәмиятлерәк статуста күрсәтү, һичшиксез, әлеге халыкның дәүләт өчен яхшырак булуын, димәк, аның мәдәнияте дә, теле дә мөһимрәк һәм кыйммәтрәк икәнен һәм аларны һәрвакыт беренче урынга куярга кирәклеген билгеләячәк", диелгән ачык хатта.

Активистлар моны халыкларны "сортларга" бүлү белән чагыштыра. "Халыкларның тарихи тигезсезлеге, "сортка" бүлүләр илне берничә тапкыр кризис хәленә китерде инде. Без әлеге тарихи хатаны кабатламаска, гамәлдәге конституция нигезләмәләрен үзгәртмичә саклап калырга чакырабыз", дип кисәтә Демократик конгресс.

Русия Конституциясенә Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән әзерләнгән үзгәрешләр өлгесендә урыс халкына "дәүләт коручы" статусын бирү каралган. Белгечләр бу урыс булмаган халыкларны килмешәккә тиңләү була, азчылык халыкларны кимсетәчәк дип саный. Элегрәк ТИҮ рәисе дә моңа ризасызлык белдереп, Путиннан Конституциядә урысларны дәүләт коручы халык дип билгеләүгә юл куймауны сорап мөрәҗәгать итте.

Соңрак Дөнья татар яшьләре форумы Конституциядә урысларны дәүләт коручы халык дип билгеләүне кире кагырга чакырып Русия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итте.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Русия думасына һәм халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итеп, Русия Конституциясенә тәкъдим ителгән милләт һәм дингә кагылышлы үзгәртүләргә кискен каршы чыкты.