Кырымда Русия тикшерү комитеты Рефат Чубаровка карата җинаять эше ачкан

Рефат Чубаров

Рефат Чубаров моны май башына планлаштырылган Кырымтатар халкы мәҗлесенең Украинадан Кырымга йөрешенә каршы торырга тырышу дип атый.

Кырымда Русия тикшерү комитеты Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровка карата җинаять эше ачкан. Бу хакта тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

Чубаровка карата җинаять эше "Көч кулланып киңкүләм чуалышлар" оештыру маддәсе нигезендә ачылган. Сүз 2014 елның 26 февралендә булган вакыйгалар турында бара.

Тикшерү комитеты Кырым автоном республикасының Югары радасы бинасы янында "Чубаровның киңкүләм чуалышлар оештыруда турыдан-туры катнашуына дәлилләр табылды" дип белдерә.

Русия тикшерүчеләре мәгълүматынча, 2014 елның 25 февралендә Чубаров үзенең урынбасары Ахтем Чийгозга "Югары Рада бинасы янында киңкүләм чуалышлар оештырырга һәм анда катнашкан Мәҗлес тарафдарлары белән җитәкчелек итәргә кушкан".

Әлеге маддә нигезендә Русиядә 8 елдан 15 елга кадәр төрмә яный.

Рефат Чубаров бу май башына планлаштырылган Кырымтатар халкы мәҗлесенең Украинадан Кырым ярымутравына тыныч йөрешенә бәйле дип фаразлый. Бу хакта ул Крым.Реалиига әйткән.

2014 елдан Рефат Чубаровка биш елга Кырымга керү тыелды. 2019 елның 5 июлендә тыю вакыты чыкты. Ләкин Чубаров сүзләренчә, әлегәчә ярымутрауга керә алмый, чөнки ул "Русия конституция төзелеше нигезләренә һәм иминлегенә каршы җинаятьләре өчен" читтән торып сак астына алынган.

2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә Кырымның Югары Радасы бинасы янына Украинаның яңа хакимиятен тану таләбе белән биш меңгә якын кырымтатар җыелды. Алар Кырымны аннексияләүгә каршылык белдерде. Аларга каршы Акъярдан (Севастополь) махсус автобуслар белән сивил киемдә Русия хәрбиләре китерелеп, Русия яклы митинг башладылар. 27 февраль Кырым хөкүмәте, дәүләт биналары Русия тарафыннан аннексияләнде. Кырымтатар халкы Мәҗлесе тыелды.
2015 елның гыйнварында Русия тикшерү комитеты 26 февраль митингындагы тәртипсезлекләр турында җинаять эше ачты.

Ахтем Чийгоз, Али Асанов, Мустафа Дегерменджи, Эскендер Кантемиров, Талят Юнусов, Эскендер Эмирвалиев, Арсен Юнусов һәм Эскендер Небиев тоткарланды.

Соңрак мәхкәмә әлеге эшне икегә бүлде, Кырымтатар Мәҗлесе лидерларының берсе Ахтем Чийгоз эше аерып чыгарылды.

2015 елның декабрендә Талят Юнусов 3,5 елга, Эскендер Небиев ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

2017 елның 11 сентябрендә Чийгоз тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп, сигез ел колониягә хөкем ителде.

Шул ук елның 25 октябрендә Русия хакимияте Ахтем Чийгозны иреккә чыгарды һәм Төркиягә тапшырды. Соңрак ул Киевка кайтты.

2018 елның 19 июнендә Али Асанов һәм Мостафа Дегерменджи 4,5 елга, Арсен Юнусов һәм Эскендер Кантемиров 4 елга, Эскендер Эмирвалиев 3,5 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде. Һәрберсенә өч еллык сынау вакыты билгеләнде.