Табибларга битлекләр, мохтаҗларга төшке аш: ирекмәннәр саны арта

"Ярдәм" мәчетендә волонтерлар (ирекмәннәр) төшке ашны илтәргә әзерләнә

Изоляция шартларында бергә оешып хастаханәләргә, мохтаҗларга ярдәм итүчеләр саны арта. Алар Татарстан белән Башкортстанда да бар. Азатлык шул эшне оештыручы һәм катнашучы берничә кеше белән сөйләште.

Башкортстанның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә (РКБ) коронавирус ачыкланганнан соң, карантин кертелеп бер төркем табиблар ике атнага хастаханәдә калырга мәҗбүр булды. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада барысы да бар, теләнеп йөрү кирәкми дисә дә, хастаханә табиблары аның белән килешми күрәсең.

Табиблар сораган кирәк-яракны беренчеләрдән булып "Сәлам" хәйрия фонды ихтыярилары алып килгән. Узган атн алар Уфа хастаханәләре табибларына ярдәм итәргә теләп акча җыя башлады. Шул хакта Уфада урнашкан әлеге фондның җитәкчесе, ImplantDentalClinic баш табибы Шамил Миңлегалиев сөйләде.

— Элек без күбрәк ифтарлар, мөселманнар өчен зур чаралар уздыру белән шөгыльләнә идек. РКБ карантинга ябылгач таныш табиблар белән сөйләштем дә, Мәскәүдәге Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе белән бергә аларга акча җыеп ярдәм итәргә булдык.

— РКБдагы танышларыгыз нәрсә сорады?

Шамил Миңлегалиев

— Иң беренче чиратта табиблар саклану чаралары, аерым алганда респираторлар җитмәвен әйтте. Шуларны һәм чумага каршы киелә торганга охшаган костюмнар сатып алып илттек. Аннары танышлар аркылы Дим районы хастаханәсе табиблары да безгә чыкты һәм аларга да ярдәм итәргә булдык.

— Аларга нәрсәләр алдыгыз?

— Шулай ук акча җыеп респираторлар һәм чумадан саклый торганга охшаган костюмнар алдык.

Дим хастаханәсенә алып килгән әйберләрне кабул итү

— Ул костюмнарны кайдан алдыгыз. Озак эзләдегезме?

— Соңгы вакытта респираторларга һәм башка саклану чараларына бәяләр артты. Аларны табарга дуслар ярдәм итте.

— Ничә респиратор таба алдыгыз?

— РКБга – 150 данә (9 апрель), икенче көнне Дим хастаханәсенә 30-40ны илттек. Уфада аларны күпләп табып булмый. Бер респираторны башта 150 сумга сатканнар иде, аннары бәясе 500 сумга кадәр күтәрелде.

— Бу яхшы респираторлармы?

— Әйе, шул FFP2 төрендәге яхшы саклый торган респираторлар.

— Чумага каршы костюмны күпмегә алдыгыз?

— Берсе 1200-1500 сум тирәсе тора. Беренче көнне – 35, икенче хастаханәгә 20-30 данә илттек.

Әйберләрне тапшыру

— Тагын нәрсәләр сорыйлар?

— Беренче чиратта шул саклану әйберләрен сорадылар. Калганы бар диләр.

— Акча җыю җиңел эш түгел. Кемнәр ярдәм итте?

— Күбрәк бизнесменнар, "Сәлам" фонды белән бәйле кешеләр, Ислам бизнесы ассоциациясе вәкилләре. Безнең интернетта аралаша торган чатлар, төркемнәр бар һәм мәгълүматны шунда тараттык.

— Сезнең фондта ничә кеше эшли, ярдәмчеләр бармы?

— Чатта теркәлгән 105 ирекмән (волонтер) бар. Тагын алты кеше фондны булдыручылар.

Мин үзем теш табибы. Шуңа мондый вакытта беренче булып табибларга ярдәм итәргә тиешбез дип саныйм, чөнки алар тормышларына куркыныч тудыруга карамастан, кешеләргә ярдәм итәләр. Табиблар хөрмәткә лаек.

— Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республика бай, барысы да бар, теләнеп йөрмәгез, диде. Сез ничек уйлыйсыз?

— Безнең башлык әйбәт. Аңа мәгълүмат бирүчеләр дөрес әйтмәгәндер. Ярдәм хастаханәләргә әле барып кына җитмәгәндер.

— РКБда табибларның кәефләре ничек?

— Алар авыр хәлдә. Саклану чаралары булмаса, эшләп булмый. Шуңа кәефләре әйбәт түгел. Курыкмыйча операцияләр ясыйлар, үз эшләрен дәвам итәләр. Чын табиблар булып калалар.

БУ ТЕМАГА: Коронавирустан өлкәннәрне саклау: районнарда волонтерлар оеша

Татарстандагы "Ярдәм" хәйрия фонды да апрель башыннан "Тормыш юлы" дип аталган проектны эшләтеп җибәрде. Алар акча җыеп физик мөмкинлекләре чикле кешеләр — күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр, ялгыз карт-карчыкларны көн саен кайнар ашлар белән тәэмин итә. Йортсыз урамда калучыларга да өлеш чыгара. Фондның җитәкчесе Илдар Баязитов әйтүенчә, мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта.

Илдар Баязитов

— Үзизоляция башлангач, безнең фонд белән элемтәдә торган күрмәүчеләр, тернәкләндерү үзәгенә йөргән төрле инвалидлар шалтырата башлады. 1 апрельдә арбадагы инвалидлар өчен курсларыбыз башланырга тиеш иде, аннары Рамазан якынлашканда сукырлар өчен узарга тиеш иде. Изоляция сәбәпле, җыелып булмауга алар бик борчылды. Аннары ара-тирә без аларга хәйрия ашлары уздырып барысын да җыеп сыйлый идек. Болар барысы да тукталды.

Алар күбесе үзләре пешерә алмый, пешерә алганнары да гади ризыклар белән генә чикләнергә мәҗбүр. Шуңа уйлаштык-уйлаштык та, фондның мөмкинлекләре алай зур булмаса да, Аллаһка таянып бу эшне башларга булдык.

Яхшы пешекчене ялладык һәм беренче көнне төшке ашка кайнар ризыкны сукырларга тараттык. Ашлар бик тәмле килеп чыкты. Шуннан бер-берсеннән ишетеп безгә яңа кешеләр шалтырата башлады.

Хәзер көн саен 800гә якын кешене ашатабыз. Башлаганда 100 кеше иде.

— Бу ашларны кемнәр һәм ничек тарата?

Әзерләнгән ризык

— Булышырга теләк белдерүче волонтерларыбыз бар. Алар башта безнең фондта эшләүчеләр генә иде. Хәзер инде башкалар да кушыла башлады. Күбесе машиналы. Анкета тутыралар һәм без алар белән килешү төзибез, аннары аларга безнең волонтер дигән кәгазь бирәбез. Битлекләр, перчаткалар бирелә.

Безнең медецина пункты бар. Көн дә беренче итеп аларның шунда сәламәтлеген тикшерәләр. Справка бирелгәч кенә алар ризыкны таратырга чыгып китә.

Алар ланч-боксларны кешеләрнең кулларына бирмиләр, ә алдан әзерләнгән урындыкка куялар. Шуннан волонтерлар ике метр ераклыкка киткәч кенә ризыкларны алалар. Барысы да алдан өйрәтелә.

Бер волонтер 30лап кешегә тарата. Аларны Казан районнары буйлап бүлдек.

Волонтерларның берсе

Хәзер исемлек арта бара. Шуңа Рамазан аенда 2000-2500 тирәсе булыр дип уйлыйм. Ифтар урынына без пешерелгән ашлар алып барачакбыз.

Кирәк кешеләргә дарулар да алып киләләр. Элек тә кыйммәтле даруларны сатып алырга акчалары җитмәүчеләр бездән ярдәм сорый иде. Шуңа ярдәм итәргә тырышабыз.

— Нинди ризыклар әзерләнә?

— Төрле ризыклар әзерләнә, ул һичшиксез итле ризык, салат та керә. Өчпочмак яки өлеш тә була. Бер ланч-боксның үзкыйммәте 155 сумга төшә.

— Бизнеслары тукталып калучылар шактый. Кемнәр күбрәк акча күчерә?

— Башта үзебездә булган ризыклардан пешерә башлаган идек, хәзер төрле-төрле кешеләр кушыла башлады. Хисапка кем күпме акча җибәрә ала, шулкадәр җибәрә. Хисаплар социаль челтәрләрдә бирелә. Шушы акциядә катнашучыларга зур рәхмәт. Авыр заманда башка кешеләрне дә кайгыртучыларга Аллаһ ярдәмен бирә.

Ризыкны волонтерлар кулга бирмичә урындыкка куеп китә

Рамазан аенда безнең мәчеттә һәр көнне ифтар ашлары уздыручылар бар иде, быел да шуны үз өстенә алырлар һәм шул акчаларга әзерләрбез дип өметләнәм. Ураза тота алмаучылар фидия сәдакасын тапшыра. Бу акча шул мохтаҗларны ашату өчен тотылачак. Рамазанга кадәр ничек булса да кергән акчаларны җиткерергә кирәк. Рамазанда бәрәкәт килер дип ышанабыз.

Мәскәү базары янында бер урында көн саен сукбайлар көтеп тора, аларны да ашатабыз. Хәзер аларга да бик авыр. Эшкә чыгучылар булмагач аларны да ашатучы юк. Килгән вакытны беләләр, көтеп торалар һәм ашыйлар да рәхмәт әйтеп китәләр.

Изоляция беткәнче шушы эшне дәвам итәргә уйлыйбыз.

* * *

Казандагы "Зәкәт" фонды да мохтаҗларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Бу хакта алар үз Instagram битендә яза.

Казан һәм Мәскәүдәге "Зәкәт" фондлары карантин вакытында өлкәннәргә булышу өчен кайнар элемтә булдырган.

Узган атнада 24 волонтер барлыгы 33 фатирда 53 пакет тараткан. Әмма ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында волонтерлар килгәнче җан бирүчеләр дә булган.

"Чарага әзерләнгәндә без кешеләргә шалтыратып исемлек булдырдык. Инде китерергә дип шалтыратканда ике кешенең вафаты мәгълүм булды", диделәр фондта.

Волонтерларның берсе Искәндәр Гобәйдуллин әйтүенчә, бу — даими уздырыла торган чара.

— Атнага яки ике атнага бер волонтерлар өлкәннәр һәм мохтаҗлар өчен азык-төлек илтә. Коронавирус һәм изоляция вакытында ярдәмгә ихтыяҗ бермә-бер артты. Безнең бер ялгыз әби бар, аңа элек тә чыгып йөрү авыр иде, хәзер бөтенләй өйдә утырырга мәҗбүр.

Фонд вәкилләре Мәскәү шәһәре белән генә чикләнмичә Мәскәү яны районнарында яшәүчеләргә дә булыша. Координаторлар маршрутларны алдан уйлап куеп азык-төлек илтә.

Пандемия сәбәпле, волонтерларның азык-төлекне җиткерү тәртибе үзгәрде. Әгәр элек бер машинада берничә кеше илтсә, хәзер бер машинада бер генә кеше илтә. Бу максатларда алар үз машиналарын да куллана, "Зәкәт" микроавтобуслары да бирелә, шулай ук каршеринг хезмәте дә бар.

"Зәкәт" фонды яшьләре

— Сезгә әйбер тапшырганда авыру йоктырмау тәртипләрен өйрәттеләрме?

— Битлекләр кию мәҗбүри, өлкәннәргә ике метр якын килмәскә, азык-төлекне бик сак бирергә һәм антисептик белән эшкәртергә.

Әмма безгә башка волонтерлар ярдәме дә мөһим. Азык-төлекне илтүгә кадәр аларны тиз һәм җайлы итеп пакетларга бүлеп тутырырга кирәк. Ләкин коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, күпләр өйләреннән чыгарга курка. Шуңа да карамастан башка волонтерлар киләчәктә дә ярдәм итүне ташларга җыенмый.

— Азык-төлек пакетларын кемнәргә илтәсез?

— Без өлкәннәргә, күп балалы гаиләләргә, балалары инвалид булган һәм ялгызы гына бала үстерүче аналарга ярдәм итәбез. Аларның күпләре хәзер эшсез утыра. Фонд башта кешеләрнең документларын карый, бары шуннан соң гына ярдәмгә мохтаҗ булучылар исемлекләре туплана.

Без бу эшебезне изоляция беткәнче дәвам итәчәкбез. Изоляция ул һәркем өчен дә сынау. Өлкәннәргә аеруча авыр. Без теләүчеләрне мондый изге эшкә кушылырга чакырабыз.