"Тырыш булырга, тырышып укырга кирәк"

Розалина Миргалимова

Кызлар арасында Европа математика олимпиадасында алтын медаль яулаган Розалина Миргалимова белән аның җиңүе һәм дистанцион уку турында сөйләштек.

Апрель ахырында кызлар арасында EGMO дип аталган Европа математика олимпиадасы узды. COVID-19 таралу сәбәпле быел чара виртуаль рәвештә оештырылды. Чарада Казан кызлары да катнашты — 131нче лицей укучылары Розалина Миргалимова белән Ралинә Йосыпова алтын һәм көмеш медальләр яуладылар.

Алтын медальгә ия булган Розалинага 16 яшь, быел ул 10нчы сыйныфны тәмамлый. Математика фәне белән бик кызыксына, буш вакытларда фортепианода уйный. Хәзер уку елы тәмамлану мәшәкатьләре булса да, Розалина Азатлык сорауларына җавап бирергә вакыт тапты.

— Беренчедән, котлыйбыз! Бу нинди олимпиада, аның турында сөйләсәгезче?

— EGMO (European Girls’ Mathematical Olympiad) — Европаның хатын-кызлар өчен математика олимпиадасы. Анда һәр илдән дүрт кеше катнаша.

Мондый чара идеясе 2009 елда Кембриджның Мюррей Эдвардс көллиятендә барлыкка килгән. Әлеге көллият кызларда математика фәненә игътибарны арттыру өчен чара тәкъдим иткән. Шулай итеп Европа илләрендә яшәүче кызлар өчен махсус математика олимпиадасы барлыкка килгән.

Олимпиада ел саен төрле илләрдә уза. Әйтик, 2012 елда ул Британиядә, 2014тә — Төркиядә, 2015тә — Беларуста, 2019да — Украинада узган. Быел бәйге Нидерландта узарга тиеш иде, ләкин мәгълүм сәбәпләр аркасында аны виртуаль рәвештә оештырырдылар.

БУ ТЕМАГА: Рамил Баһавиев: "Ана телендә белем алу ярдәм генә итте"

— Олимпиада ни рәвешле узды?

— Бәйгедә 2 тур каралган. Һәр турга 4,5 сәгать вакыт бирелә. Анда 3 катлаулы бирем тәкъдим ителә.

Олимпиада быел виртуаль узгач, безне махсус кешеләр күзәтте. Оештыручылар биремнәрне шул күзәтүчеләргә җибәргән, без мәсьәләләрне кәгазьдә чишеп яздык. Олимпиада тәмамлануга әлеге кәгазьләр сканлап, тикшерүгә җибәрелгән.

Розалина Русия математика олимпиадасы хөкемдары белән

— Сезнең математикадан башка уңышларыгыз да бардыр?

— Әйе, соңгы елларда математика, информатика һәм физиканы тирәнтен өйрәнәм, төрле бәйгеләр, олимпиадаларда катнашам. 2018 елда физика һәм математикадан Татарстан мәктәп укучылары олимпиадасында призлы урыннар алдым. 2019 елда да Русия олимпиадасының республика дәрәҗәсендә информатика, математика һәм физикадан призлы урыннарга ирештем. Күпсанлы турнирлар һәм бәйгеләрдә дә дипломнар яуладым.

Быелгы җиңүләрем арасында — математика һәм информатикадан республика олимпиадасында җиңүем. Хәзер менә EGMO 2020 бәйгесенең алтын медален дә яуладым.

— Яшьтәшьләрегезгә, мәктәп укучыларына нәрсә киңәш итәр идегез? Нинди лайфхаклар бирә аласыз?

— Иң мөһиме: тырыш булырга кирәк, тырышып укырга, моңа күп вакыт аерып бирергә. Бары тик тырышып кына нәрсәгәдер ирешеп була, уңышлы булырга мөмкин дип саныйм.

Аерым олимпиадаларга килгәндә, дулкынланмау, борчылмау бик әһәмиятле. Бәйге вакытында бары тик биремнәр һәм аларны чишү юллары турында гына уйларга кирәк.

Үземнең бер гадәтем бар: олимпиада алдыннан бер көн кала мин ял итәм һәм урамда йөреп алам. Әлбәттә, хәзерге шартларда бу җиңелләрдән түгел, ләкин җитди бәйге алдыннан башны барыбер ничектер "бушатырга" кирәк.

БУ ТЕМАГА: "Менталь арифметиканы татарча да укыту шәп булыр иде"

— Сезнең лицейда "үзизоляция" вакытында дәресләр ничек уза?

— Барысы да кебек дистанцион рәвештә укыйбыз. Көн саен 6-7 дәрес бар, алар ярты сәгать чамасы бара. Шул рәвешле укыйбыз, күп вакытны үзебез дә укып утырабыз.

Әлбәттә, мәктәпкә йөреп уку күпкә кызыграк. Укытучылар белән аралашу, дуслар белән күрешүләр җитми. Аның каравы, хәзер мәктәпкә бару юлына вакыт сарыф итәргә кирәкми, анысы бар.

— Розалина, ә сезнең өегездә татарча сөйләшәләрме? Гомумән, замана яшьләренә татарча белү мөһим дип саныйсызмы?

— Кызганычка, мин үзем татарча яхшы белмим, өйдә туганнар белән без татарча сөйләшмибез шул. Шулай да, мин туган телне белү мөһим дип саныйм. Кимендә аралашырлык, ипи-тозлык тел белеме булырга тиештер, бу бит безнең бабаларыбызның мирасы.

— Ә үзегез мәктәпне тәмамлагач, кая укырга керергә телисез? Әле хәл итмәдегезме?

— Әлегә хәл итмәдем шул. Русиядә яхшы югары уку йортлары күп, күз күрер. Ахыргы карар кабул итәр өчен минем әле бер елым бар.