Бу атнада Тайваньда узган менталь арифметика буенча PAMA Global халыкара олимпиадасында Чаллы укучысы Рүзәл Сәләхетдинов җиңү яулап, үз яше төркемендә чемпион исеменә лаек булган. Рүзәлгә 9 яшь, ул Чаллы шәһәренең 35 мәктәбендә укый, быел өченче сыйныфка бара.
Рүзәл менталь арифметика белән 3 ел шөгыльләнә. Әти-әнисе башта аны шахмат түгәрәгенә бирергә теләгән иде, ләкин аларга менталь хисаплау дәресләрен киңәш иткәннәр. 2018 елда Малайзиядә узган олимпиадада ул беренче урын яулаган иде.
Рүзәлне олимпиадага алып барган, менталь арифметика юнәлешен Русиядә үстергән Рөстәм Баһаветдинов сүзләренчә, аны татарча да укыту кызык булыр иде. Баһаветдинов үзе Туймазы районыннан, Уфада югары белем алган, Австриядә нефть белгечлеге буенча укыган, шуннан соң Мәскәүдә нефть ширкәтләре өлкәсендә эшләгән. Соңгы елларда Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә таралган менталь арифметикага өйрәткән белем үзәкләре белән шөгыльләнә.
Азатлык менталь арифметика мөгаллиме белән олимпидада татар егетенең җиңүе, әлеге методика үзенчәлекләре турында сөйләште.
– Рүзәл үзе Чаллыдан. Бик акыллы егет ул. 2017 елда безнең олимпиадаларда җиңеп килә иде, Малайзиядә беренче урын алган иде. Тайваньда ул чемпион дәрәҗәсенә ия булды.
Рүзәл – тырыш егет. Аңа әти-әнисе дә ярдәм итеп килә, җиңүдә аларның өлеше зур. Чаллыда менталь арифметикага аны Айрат Шәйдуллин исемле укытучы әзерләгән, бу аның да казанышы.
– Менталь арифметика нәрсә соң ул? Аны кыскача ничек аңлатып була?
– Менталь арифметика дип балаларны күңелдән тиз санарга өйрәткән махсус програмны атыйлар. Аны үзләштергән балалар арифметик мәсьәләләрне берничә секундта чишә ала. Мин үзем бу методика белән 2014 елда танышкан идем, ул чакта мин нефть ширкәтендә эшләүдән тыш буш вакытымда укучыларны физика һәм математика буенча Бердәм дәүләт имтиханына әзерли идем. Шул вакытта менталь арифметика белән кызыксына башладым, моны нигә безнең илгә кертмәскә микән дип уйладым.
Шул фикердән соң мин махсус уку програмнарын уздым, без Мәскәүдә менталь арифметикага өйрәткән белем үзәкләрен ача башладык. Әкренләп тулысынча бу юнәлештә эшкә күчтем.
– Әлеге методика белән шөгыльләнү балага нәрсә бирә? Аның уңай яклары нәрсәдә?
– Менталь арифметика математиканы алыштырмый. Бу математик сәләтләрне арттыру, баш миен үстерү өчен өстәмә ысул. Аны үзләштергән балаларда баш миенең когнитив функциясе, игътибары арта, хәтере яхшыра. Балада үз көчләренә ышану арта. Болар барысы да – дәлилләнгән нәрсәләр.
– Сез Русия буйлап та олимпиадалар үткәрәсез, чит илләрдәге олимпиадаларда да катнашасыз, бу – балалар өчен мөһиме?
– Ярышлар, олимпиадаларда катнашу – бала үсешенең аерылгысыз өлеше. Аларны оештыру, мондый ярышларда катнашу иң акыллы балаларны барлау өчен эшләнми, бу – безнең педагогик модель өлеше. Төрле дәрәҗәдәге ярышлар ярдәмендә бала үзенә максатлар куя, киртәләрне узарга өйрәнә, даими үсәргә һәм камилләшергә омтыла.
– Сезнеңчә, халыкара ярышларда, олимпиадаларда җиңү сере нәрсәдә? Әзерлекне ничек алып барасыз?
– Халыкара ярышларга әзерләнү – әлбәттә, катлаулы процесс. Беренчедән, монда укучы роле әһәмиятле. Аның үзенең бу эшкә күңеле тартырга тиеш, теләге булырга тиеш. Икенчедән, мөгаллим эше дә мөһим. Вакытында бала потенциалын күреп, кирәкле биремнәр-белемнәр бирү кирәк бит. Ата-ана ролен дә әйтмичә булмый, баланың уңышка ирешүдә аларның ярдәме, теләктәшлеге мөһим.
Математикада әзерлекнең әһәмияте шул – әз-әзләп булса да, еш шөгыльләнү. Бер ай эчендә генә күп итеп шөгыльләнү нәтиҗәне бирмәс, монда даими һәм эзлекле эш булуы мөһим. Бу очракта уңышка ирешү җиңелрәк булыр.
Әлбәттә, олимпиадада җиңү генә максат булырга тиеш түгел. Мондый ярышларда үзе катнашу да – балаларга мөһим, аларның дөньяга карашын киңәйтә, үсешен тәэмин итә.
– Менталь арифметика кебек алдынгы методикаларны татарчага тәрҗемә итеп буламы?
– Әйе, бездә Татарстаннан бу програмны татарчага тәрҗемә итәргә теләүче партнерлар булган иде. Моның турында сөйләшә идек, моны эшләү мөмкин дидек, ләкин ахырда эшләмәделәр. Бу эшкә Татарстан җитәкчелеген дә җәлеп итү идеясе дә бар иде.
Менталь арифметиканы татарчага тәрҗемә итеп була, һәм аны татарча укыту бик шәп булыр иде. Бу очракта баш миен дә үстерү, шул ук вакытта туган телеңне камилләштерү, саклау максатына да ирешеп булыр иде.
– Үзегез татарча сөйләшәсезме? Мәскәүдә яшәп, татарлыкны нинди юллар белән сакларга, үстерергә тырышасыз, бу авырмы?
– Әйе, мин татарча беләм. Мәскәүдә Татарстан, Башкортстаннан килгән яшьләр бик күп, без еш кына очрашып аралашырга тырышабыз. Авырмы дигәннән, барысы да кеше теләгеннән тора инде. Иң мөһиме – теләк булса, туган телеңне саклап була.
Бездә "Ак барс" клубы эшләп килә, анда бер-беребез белән күрешәбез, татарча аралашабыз. Хәтта бизнес очрашуларны да оештырганыбыз бар.