Татар активисты Казандагы Ак мәчет янында онлайн ифтар оештырды

Наил Нәбиуллин

Татар активисты Наил Нәбиуллин Казанның ташландык хәлдәге Ак мәчетендә онлайн ифтар оештырды. 15 ел элек мөсселманнарга тапшырылган мәчет бинасы әле дә җимерек хәлдә, киләчәктә аның язмышы "Болгар" номерларыныкы кебек булмасын иде, ди активист.

22 майда "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Казанның Кызыл Татарстан урамы 20нче йорт адресында урнашкан ташландык хәлдәге Ак мәчетенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан онлайн ифтар оештырды.

Активист үзенең инстаграм битендә 30 минут дәвамында мәчетнең тарихы, архитектур төзелеше, хәзерге хәле турында татарча, төрекчә, урысча сөйләде. Ахырда азан әйтеп авыз ачты һәм мәчетне торгызу теләге белән дога кылды.

Нәбиуллин Азатлыкка бу чараны 1805 елда төзелгән һәм хәзер ташландык хәлдәге мәчеткә игътибар җәлеп итү өчен оештыруын әйтте.

"Бу мәчет мөселманнарга 15 ел элек үк кайтарылган булуга карамастан һаман каралмаган. Түбәсе ябылган булса да, манарасы юк. Диварлары җимерек хәлдә. Яңарту эшләре күренми. Ишегалды чүп белән тулган. Минем бу мәчетне күргәч йөрәгем әрни", диде ул.

БУ ТЕМАГА: Татар яшьләре Ак мәчеткә игътибар җәлеп итү өчен ифтар оештырды

Узган ел да активистлар бу мәчет ишегалдында ифтар оештырды. Бер ел узуга карамастан мәчет тирәсендә бернинди үзгәреш тә булмаган.

"Хәзер бит беркемгә ышанып та булмый. Габдулла Тукай яшәгән "Болгар" номерларын ишеп аттылар. "Арча казармалары" да ишелде. Дәүләт тарафыннан якланырга тиешле шундый биналар ишелгәч, бу мәчет өчен дә курку бар.

Ишетүемчә, хәзер мәчет тирәсендәге җирләргә карата ниндидер реновация сүзләре йөри башлаган. Бу бистәдәге иске биналарны ишә башламагайлары дигән курку бар.

Бу мәчет бүген дәүләт тарафыннан саклана, ләкин иртәгә ул сакланмаска мөмкин. Шуңа халкыбызга шундый мәчет барлыгын җиткерәсем килде. Мәчетнең хәле авыр, аны торгызасы иде", ди активист.

Мәчетнең имамы булуына һәм Татарстан диния нәзарәтенә бәйле булуына карамастан, ни өчендер алга китеш күренми ди активист.

"Бина төзелүгә 200 ел узса да, ул шулкадәр яхшы сакланган һәм без аны алга таба да сакларга тиеш. Бу мәчет киләчәкктә Казанның иң матур урыннарының берсенә әйләнергә тиеш", ди Нәбиуллин.

БУ ТЕМАГА: Казанның җимерелә баручы тарихи биналары

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Татарстан җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итеп, әлеге мәчет Татарстанның, татар халкының горурлыгы булуы турында белдерде.

"Монда 200 елдан бирле татар рухы саклана. 1916 елда му мәчетнең мәхәлләсе 900 кеше булган. Хәзер кайсы мәчет мәхәлләсенең шулкадәр кешесе бар икән", ди ул.

Нәбиуллин бу мәчетне якыннан күзәтеп барачакларын, Корбан гаете алдыннан мәчет ишегалдында җыештыру өмәсе оештырырга теләүләрен һәм шулай ук Татарстан президенты исеменә халыктан имза җыеп тапшырырга теләвен дә җиткерде.

Тарихи мәчетне төзекләндерү өчен акча кирәк дип халыкка мөрәҗәгать ителсә, бер ел эчендә акча җыеп булыр иде, дип саный активист.

Наил Нәбиуллин

Узган ел Ак мәчет ишегалдында узган ифтарда катнашкан тарихчы Илнар Гарифуллин, Казанда яңа мәчетләр төзелеп торса да, тарихи мәчетләргә игътибар җитеп бетми, моның ике төп сәбәбе бар дип белдергән иде.

Беренчедән, Татарстанда мондый мәчетләрне торгызу өчен комплекслы програм юк.

Икенчедән, бу мәчет шәһәрнең сәнәгать биналары булган җирдә урнашкан һәм аның мәхәлләсе юк. Мәхәллә булмагач, мәчетне торгызу белән шөгыльләнүчеләр дә күренми. Шуңа күрә бу очракта Татарстан хөкүмәте һәм нәзарәт бу мәчетне кайтару эшен үз өстенә алырга тиеш. Чөнки монда нәкъ менә тарихи моментлар бар", дигән иде Гарифуллин.