Башкорстанда көзге каникул 9 ноябрьгә кадәр озайтылды

Коронавирус сәбәпле яллар өч атнага сузылды.

Башкортстан мәктәпләрендә көзге каникулны 9 ноябрьгә кадәр озайтырга карар бирелде. Бу турыда республика хөкүмәте оператив киңәшмәсендә әйтелде. Республиканың сәламәтлек саклау, мәгариф министрлыклары, Роспотребнадзорның төбәк идарәсе шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткән дип яза Башинформ.

Көзге каникулга Башкортстан укучылары башка төбәкләрдән алдарак киткән иде. Яллар 17 октябрьдә башланды. Каникул 5 ноябрьдә тәмамланырга тиеш иде. Яңа карарга ярашлы, ул тагын дүрт көнгә озайтыла һәм нәтиҗәдә барлыгы өч атна дәвам итәчәк.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров өч атна эчендә “инкубация вакытын өзәрбез дип өметләнәм” диде.

Башкортстанда коронавирус йоктыручыларның көндәлек саны йөзгә якынлашты. Рәсми саннарга карый, узган тәүлектә бу диагноз тагын 92 кешегә куелган. Моннан тыш, 288 кешедә пневмония ачыкланган. Элегрәк Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы республика хастаханәләрендә 3800 ятак-урынны COVID-19 һәм пневмония белән авыручылар алып тора дип хисап биргән иде.