Калининград хакимияте мөселманнарның намаз кылу йортын сүтә башлады

Мәчет бинасы сүтелә

Хәзер Калининград мөселманнарына гыйбадәт кылыр өчен барыр урын юк.

Калининградта мөселманнарның җыелып намаз кыла торган бинасын хакимият сүттерә башлаган. Бу турыда мөселман блогеры Рәсүл Тавдиряков үзенең ВКонтактедагы битендә язды.

"Калининградта кылынган чираттагы вандаллык гамәле – Дзержинский урамы, 32 йорт - мөселманнарга 15 елдан артык намаз кылу урыны булып торган бинаны җимерәләр" дип язган ул.

Калининград мөселманнарының берсе (исеме редакциягә билгеле) Азатлыкка сөйләгәнчә, хакимият бу йортка кагылмаска тиеш булган, әмма сүзендә тормаган.

"Без бу гыйбадәт йортын унбиш ел дәвамында кулланып килдек. Бу Калининград мөселманнарын үзенә җыеп тора торган бер үзәк иде. Намазларны шушында кыла идек, никахлар укытыла иде, мөселманча җирләү йолалары да шушында узды. Безгә мәчет төзергә сазлыктан бер җир бирделәр, һәм шушы сәбәп белән безне шушы бинадан куып чыгардылар. Алдан килешү бар иде, мәчетне төзеп бетергәнче шушы бинаны кулланып тора алабыз дигән. Ләкин безнең намаз кыла торган йортыбызны хәзер үк сүтә башладылар. Ә бинаның үзен музейга бирделәр", дип сөйләде ул.

Сүз Калининград мөселманнарының 2010 елда төзи башлаган мәчет бинасы турында бара. 2013 елда төзелеш туктатылды, мәхкәмә мәчет өчен җир кишәрлеген бүлеп бирүне канунсыз дип тапты. Мәчет бинасы бу гыйбадәт йорты тирәсендә салына башлаган иде.

"Менә күптән түгел хакимият авария хәлендәге, кешеләре күчереп таратылган бер иске йортны буяштырдылар да, шуны безгә мәчет итеп бирделәр. Бу йорт сазлыкта утыра, анда су да, газ да, канализация дә юк. Мөселманнар җыйган акчадан биш миллионын шушы йортны буярга тоттылар да, калган 15 миллионы юкка чыккан. Шул йорт булуын сәбәп итеп, безне гыйбадәт йортыннан куып чыгардылар" дип аңлатты әңгәмәдәш.

Хәзер Калининград мөселманнарына барыр урын юк дип сөйләде ул.

"Исаковода бер йорт бар иде, аны мәчет итеп куллана идек, бу йорт ябылды, Артур Русяев Черняховскида төзегән йорт бар, ул Калининградтан 95 километрда урнашкан, ләкин Артурга тикшерү изоляторына куәт оешмалары килгән, аңа янаганнар, бу йортны куәт оешмаларына күчереп язуны таләп итәләр" дип өстәде ул.

Калининград мөселманнары мәхәлләсе вәкиле Артур Русяевны октябрь башында сак астына алдылар, аны наркотик матдәләр саклауда гаепләделәр. Ул ике айга сак астында калдырылды.

Артур Русяев


2020 ел башында Калининград өлкәсенең "Мәхәллә Иршад" дини төркеме рәисе Артур Русяев Русиянең саклану министры Сергей Шойгуга Русия хәрби көчләренең төп мәчетен Калининград шәһәрендәге "Южный" паркында төзергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте. Бу урында 2010 елда мәчет салына башлаган иде. Ләкин 2013 елда төзелеш туктатылды һәм мәхкәмә мәчет өчен җир кишәрлеген бүлеп бирүне канунсыз дип тапты.

Сентябрьдә Артур Русяевның гозеренә Русия саклану министры Сергей Шойгудан җавап хаты килеп төште. Анда мәчет салуны Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Русия үзәк диния нәзарәте, Равил Гайнетдин рәислек иткән Русия диния нәзарәте һәм Исмәгыйль Бердыев җитәкләгән Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион шурасы белән килештереп эшләргә кирәклеге әйтелде.

Артур Русяев – җиде ел элек ислам динен кабул иткән урыс милләте вәкиле. Узган ел аның үз җирендә мәчет булып хезмәт иткән бинаны хакимият җимереп китте. Шуннан соң ул кабат мәчет салырга кереште. Ләкин бинаның статусын гыйбадәтханә итеп рәсмиләштермәде.