АКШ Навальныйны агулау сәбәпле резолюция кабул итте

Алексей Навальный

Конгресс әгъзалары Вашингтон Навальный белән булган хәл сәбәпле Русиягә карата чикләүләр кертергә тиеш дип саный.

АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты Русиядәге оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйны агулау очрагы белән бәйле резолюция кабул итте. Конгресс әгъзалары АКШ хакимиятен әлеге очрак сәбәпле Русиягә карата чикләүләр кертергә чакырды.

Конгресс кабул итә торган резолюцияләр киңәш рәвешендә чыга, аларның үтәлүе мәҗбүри түгел.

18 ноябрдә билгеле булганча, ФСБ Навальныйга каршы химик корал куллану турында җинаять эше ачудан баш тарткан. Эш ачуны таләп итеп ФСБга Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) шикаять биргән иде. ФСБ бу очракны тикшерү эшен башка хокук саклау оешмасы башкара дип җаваплаган.

ФБК юристлары әлеге җавап белән канәгать булмыйча, ФСБ тикшерү идарәсенең чара күрмәвенә зарланып, аны мәхкәмәгә биргән.

Алексей Навальный 20 августта хәле начараеп, Омски хастаханәсенә эләкте, 19 көн дәвамында кома хәлендә ятты. Сәясмәнне Германия табиблары дәвалады. Германиядәге һәм тагын ике илдәге лабораторияләр аның организмында “Новичок” сугышта кулланыла торган агу төркеменә керүче матдә эзләрен тапты. Европа берлеге илләре Русияне бу очракны тикшерергә чакырды. Навальныйны агулауга кагылышы булуы ихтимал берничә түрәгә карата чикләүләр кертелде.

Навальный үзен Кремль кушуы белән махсус хезмәтләр агулаган дип саный.

Русия хакимияте агулауга катнашы булуын кире кага. Кремль сүзчесе Дмитрий Песков һәм Русиядәге табиблар Русиядә чакта Навальный организмында агу табылмады дип белдерә. Мәскәү бу очракны тикшерү өчен Германия белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Кремль Химик коралны тыю оешмасын да гадел фикер йөртмәүдә гаепләде.