Дөнья галимнәре Халыкара математика конгрессыннан Азат Мифтаховны яклап чыгуны сорый

Азат Мифтахов сак астында чагында Русиядә узачак Халыкара математика конгрессында катнашу бөтен математиклар җәмәгатьчелегенә җитди дилемма булачак диелә хатта.

Галим математиклар Халыкара математика конгрессына (ICM) "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп ике елга якын тикшерү изоляторында тотылган Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтаховны иреккә җибәрүдә ярдәм итүне сорап хат язды. "Азат эшендә дәлилләр булмау, аның озак вакыт тикшерү изоляторында тотылуы борчу уята", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Хат авторлары 1982 елда Варшауда Халыкара конгресс бер елга кичектерелүе, шул вакыт эчендә халыкара математиклар җәмәгатьчелегенең Польшада сәяси тоткыннарны азат итү чаралары күрүе турында искә төшерә. Русиядә Халыкара математика конгрессы 2022 елда узарга тиеш.

"Без, галимнәр өчен ирек — иң зур кыйммәтләрнең берсе. Хезмәттәшебез Азат Мифтахов сак астында чагында конгресста катнашу безгә һәм бөтен математиклар җәмәгатьчелегенә җитди дилемма булачак. Бу эштә актив позиция алуыгызны һәм Азатны иреккә чыгару өчен дәүләт оешмалары белән элемтәгә керүегезне сорыйбыз" диелгән мөрәҗәгатьтә.

Хатны Массачусетс технология институты (MIT), Принстон, Һарвард, Токио университетларыннан, Польша фәннәр академиясеннән, Сорбонна, Париж һәм башка университетлар һәм академияләрдән 47 математик имзалаган.

Моңа кадәр дөнья галимнәре Азат Мифтахов эше аркасында Русиядә Халыкара математика конгрессын бойкотларга тәкъдим иткән иде. Конгресс 2022 елда Петербурда узарга тиеш. Петербур шәһәре 2018 елда Сан-Паулуда узган конгрессның Генераль ассамблеясында сайлап алынган иде.

БУ ТЕМАГА: Гаепләү ягы Азат Мифтаховны алты елга хөкем итүне сорады

Гаепләү ягы Азат Мифтаховка алты ел колония хөкеме сорады. Чираттагы мәхкәмә утырышы 11 гыйнвар узачак. Бу көнне хөкем карары чыгарылыр дип көтелә.