Татарстан парламенты сайлауларга чит төбәкләрдән күзәтүчеләр кертмәүне хуплады

Шулай ук сайлауларда өч көнлек тавыш бирү дә икенче укылышта хупланды.

Татарстан Дәүләт шурасы сайлау кодексына үзгәрешләр кертүне хуплады. Канунда өч көнлек тавыш бирү, сайлауны йорт ишегаллары һәм бинадан тыш урыннарда уздыру мөмкинлеге тркәлгән. Шулай ук фиркаләргә күзәтүчеләрне чит төбәкләрдән җәлеп итү тыелачак. Муниципаль сайлауда исә, әлеге билгеләнгән районда яшәүчеләр генә күзәтүчеләр була алачак.

"Канун үз тарафдарларыңны авылда, туган шәһәрдә эзләүгә юнәлдерелгән. Читтән күзәтүчеләрне җәлеп итәргә кирәкми", диде парламентның дәүләт төзелеше комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. Моңа кадәр ул чит төбәкләрдән китерелгән күзәтүчеләр вазгыятьне какшатырга мөмкин дип белдергән иде.

БУ ТЕМАГА: Татарстанда сайлау барышын күзәтүгә чит төбәк кешеләрен кертмәскә уйлыйлар

Сайлау кодексына төзәтмәләр кертүгә КПРФ фракциясе каршы чыкты. Алар тарафыннан эшләнгән тәкъдимнәрне депутатлар кире какты.

"Күп көнлек тавыш бирүне пандемия сәбәпле керткәннәр иде. Без хакимияткә моның бик уңайлы булуын аңлыйбыз. Хәзер барлык сайлауда да өч көнлек тавыш бирү юлын кертергә җыеналар", диде Артем Прокофьев.

Дәүләт шурасында гадәти булмаган бәхәс чыгып алды. Прокофьевка Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе каршы чыкты. Качалов исемендәге рус театры баш режиссеры Александр Славутский КПРФ депутатын театрда эшләргә чакырды. Прокофьев исә, режиссер-депутат парламентка төймәгә басарга гына килә, дип җавап кайтарды.

Сайлау кодексына кергән үзгәрешләр әлегә икенче укылышта кабул ителде. Канун тулысынча яз аенда кабул ителер дип көтелә.

Берничә көн дәвамында тавыш бирү 2020 елның җәендә, Конституциягә үзгәрешләр өчен "бөтенхалык тавыш бирүе" чарасында кулланылды. Тавыш бирүләр 25 июльдә башланып китте һәм 1 июльдә тәмамланды. Халык теленә бу чара "агач төпләрендә тавыш бирү" дип кереп калды. Сайлау урыннары итеп урамнарда чатырлар гына түгел, балалар уен мәйданчыклары, киселгән агач төпләре, автомобильләрнең йөк йөртү бүлекләре һәм башка гадәти булмаган мәйданчыклар да кулланылды.

21 июльдә Русия думасы өч көнлек тавыш бирүне канун ярдәмендә теркәде, 31 июльдә бу канунны Путин имзалады. Сентябрьдә төбәкләрдә бердәм тавыш бирү көнендә әлеге канунга нигезләнеп тавыш бирү өч көн дәвамында барды. Экспертлар сайлауларның шулай берничә көн баруы һәм теләсә-кайда – ишегалларында, агач төпләрендә, машина өслекләрендә уздырыла алуы аркасында алдашулар күпкә җиңелрәк булачак дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!