Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сайлау барышын күзәтүгә чит төбәк кешеләрен кертмәскә уйлыйлар


Сайлауда чит төбәктән килгән күзәтүчеләрне катнаштырмау турында канунны “Бердәм Русия” алга сөрә. Шулай ук өч көнлек тавыш бирү дә канун белән беркетелергә мөмкин.

Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше комитеты өч көнлек тавыш бирүне рәсмиләштерүче канун өлгесен икенче укылышта хуплады. Бу канунны "Бердәм Русия" тәкъдим иткән. Өч көнлек тавыш бирүдән тыш, тавыш бирүне йорт ишегалларында һәм башка шундый бинадан тыш җирләрдә уздыру мөмкинлеге дә канунлаштырыла.

Республика сайлау кодексына үзгәрешләр арасында шулай ук сайлауларны күзәтүчеләрне чикләү дә каралган. Аерым алганда, авыл дәрәҗәсендә сайлау булганда күзәтүчеләр итеп шушы авыл кешеләрен генә кертергә мөмкин булачак. Шуның кебек үк, республика күләмендә сайлауларда да республикада яшәүче кешеләр генә күзәтүче була ала. Төзәтмә авторлары чит төбәктән килгән күзәтүчеләр сайлау участокларында хәлне "тотрыксызландыра" дип белдергән.

Дәүләт Шурасы утырышында КПРФ һәм ЛДПР вәкилләре бу төзәтмәләргә каршы чыккан. Коммунистлар вәкиле Артем Прокофьев өч көнлек тавыш бирү сайлауларда хәрәмләшүләргә юл ача дип белдергән. Бу фирка шулай ук сайлау биналарыннан тыш, электрон яки почта аша тавыш бирү юлларын да канунга кертмәүне тәкъдим иткән. ЛДПР вәкиле Эдуард Шәрәфиев: "Бер генә фирка дә өч көн дәвамында контроль тәэмин итә алмаячак" дигән.

Каршы төшүләргә карамастан, "Бердәм Русия" депутатларының күпчелек булуы сәбәпле, канун икенче укылышта хупланган. Сайлау кодексына үзгәрешләрне Татарстан Дәүләт шурасы 18 февральдә караячак.

Берничә көн дәвамында тавыш бирү 2020 елның җәендә, Конституциягә үзгәрешләр өчен "бөтенхалык тавыш бирүе" чарасында кулланылды. Тавыш бирүләр 25 июльдә башланып китте һәм 1 июльдә тәмамланды. Халык теленә бу чара "агач төпләрендә тавыш бирү" дип кереп калды. Сайлау урыннары итеп урамнарда чатырлар гына түгел, балалар уен мәйданчыклары, киселгән агач төпләре, автомобильләрнең йөк йөртү бүлекләре һәм башка гадәти булмаган мәйданчыклар да кулланылды. 21 июльдә Русия думасы өч көнлек тавыш бирүне канун белән беркетте, 31 июльдә бу канунны Путин имзалады. Сентябрьдә төбәкләрдә бердәм тавыш бирү көнендә әлеге канунга нигезләнеп тавыш бирү өч көн дәвамында барды. Экспертлар сайлауларның шулай берничә көн баруы һәм теләсә-кайда – ишегалларында, агач төпләрендә, машина өслекләрендә уздырыла алуы аркасында алдашулар күпкә җиңелрәк булачак дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG