Русия Прагадагы дипломатлары санын бишкә калдырырга тиеш булачак

Якуб Кулганек һәм Андрей Бабиш

Чехиянең Русия дипломатлары штатын кыскартуны Европа берлеге һәм НАТО хуплады дип белдерде тышкы эшләр министры. 

Русия май ахырына кадәр Чехиядәге дипломатлары санын кыскартып, аны Мәскәүдә Чехия дипмиссиясе хезмәткәрләре санына калдырырга тиеш. Хәзер Чехия илчелегендә дипломатик статус белән биш кеше эшли. Бу хакта Чехия тышкы эшләр министры Якуб Кулганек белдерде.

Русия Чехиянең 20 дипломатын илдән җибәргәннән соң, 21 апрельдә Чехия Русиядән бу карарын яңадан карауны таләп итте. Югыйсә, Прагада Русия илчелеге хезмәткәрләре саны күп тапкырларга киметеләчәк – биш кешегә калдырылачак, дип кисәтте Кулганек. Министр сүзләренчә, Мәскәү ультиматумга җавап бирмәгән.

Кулганек Чехия Русия белән мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә теләми, әмма чех хакимиятләренең башка сайлау мөмкинлеге юк. "Безнең карар Русиягә, Чехия республикасында яшәүче, эшләүче һәм укучы Русия ватандашларына янау булып кабул ителүен теләмибез", дип искәртте Кулганек.

Чехиянең Русия дипломатлары штатын кыскартуны Европа берлеге һәм НАТО хуплады дип белдерде тышкы эшләр министры.

Чехия премьер-министры Андрей Бабиш Чехия президенты Милош Земан да хөкүмәт гамәлләрен хуплады диде. Земан үзенең Русия тарафлы фикерләре белән билгеле.

Элегрәк Сенат әгъзалары Чехияне Русия белән дуслык мөнәсәбәтләре һәм хезмәттәшлек турында килешүне өзәргә, һәм Прагада Русия илчелеге хезмәткәрләрен бер кешегә кадәр киметергә чакырды.

БУ ТЕМАГА: Чехия Русиянең 18 дипломатын илдән чыгарып җибәрә
  • Чехия илчелегеннән 20 хезмәткәрне илдән җибәрүне Русия Чехия карарына җавап итеп эшләде. Аннан алда Чехия Русиянең 18 дипломатын илдән чыгарды. Бу кешеләр Русия махсус хезмәтләре белән бәйле булган диелде.
  • Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Прага гаепләүләрен кире кага. Чехия кабул иткән чараларны ул "акылсыз һәм ике ил арасындагы мөнәбәсәбәтләргә зыян салучы" диде.
  • Мәскәүдәге Чехия илчесе 22 апрельдә Русия тышкы эшләр министрлыгына чакырылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!