Болгарстан русияләрне хәрби объектларда шартлаулар оештыруда шикләнә

Чехиядә шартлаулар оештыруда шикләнелгән кешеләрнең паспорт күчермәләре

Әлеге һөҗүмнәрнең максаты Грузия һәм Украинага диелгән корал булырга мөмкин.

Болгарстан прокуратурасы Русия ватандашларын илдә берничә шартлау оештыруда шикләнә. Әлеге һөҗүмнәрнең максаты Грузия һәм Украинага диелгән корал булырга мөмкин. Ихтимал дип саналган диверсияләр кимендә 2011 елдан 2020 елга кадәр дәвам иткән. Бу хакта прокуратура чәршәмбе матбугат очрашуында хәбәр итте.

Элегрәк русияләр — баш күзләү идарәсе (ГРУ) хәрбиләре болгар бизнесмены Емельян Гебревка һөҗүм оештыруга катышы булуы ихтимал дип белдерелгән иде. Гебрев корал сату белән шөгыльләнгән.

Тикшерү шулай ук Русиянең 2011 елның 12 ноябрендә Гебревның EMCO корал ширкәте складында шартлауга катышы булу мөмкинлеген дә карый. Бу складта Грузиягә дигән корал булган.

Тагын ике шартлау 2015 елның марты һәм апрелендә Игановтагы заводның хәрби складларында булган.

2015 елның 31 маенда Махсус техника институтының элекке бинасында янгын чыгып, Игановтагы шартлауны тикшерү материаллары янып беткән. 2020 елда Мыглижа шәһәре янында "Арсенал" заводы складында шартлау булган.

Болгарстан прокуратурасының әлеге белдерүе Чехия премьер-министры Андрей Бабиш Русия хәрби күзләвен 2014 елда Врбетицедагы хәрби складлардагы шартлауларда гаепләп 11 көн узгач чыкты.

Чехия махсус хезмәтләре мәгълүматынча, әлеге эшкә ГРУ офицерлары катышкан булырга мөмкин.

Бу шартлауларны оештыруда Александр Петров белән Александр Мишкин исеме белән Чехиягә кергән ике кеше катнашкан дип шикләнелә. Алар Чехиядә 2014 елның 11-16 октябрендә булган диелә. Беренче шартлау исә 16 октябрьдә булган иде. Полиция белдерүенчә, алар 16 октябрьдә шул төбәктә булган һәм шартлау көнендә үк күрше Австриягә китеп аннан Мәскәүгә очкан.

Петров белән Мишкин шулай ук Гебревка һөҗүм ясарга тырышуда да шикләнелә.

Британия әлеге ике кешене 2018 елда Солсбери шәһәрендә Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулауда гаепли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!