Ишембай районы башлыгы булып янә Азамат Габдрахманов сайланган

Азамат Габдрахманов Куштауда

Былтыр Куштаудагы хәлләрдән соң Габдрахмановны вазифасыннан алуны таләп итеп митинглар узган иде.

Ишембай районы шурасы утырышында район депутатлары Ишембай муниципаль районы башлыгы итеп бертавыштан янә Азамат Габдрахмановны сайлап куйган.

Габдрахманов районны 2019 елның февраленнән бирле җитәкли. Апрельдә аның район шурасы белән килешү мөддәте чыккан иде, ул бу вазифаны вакытлыча башкаручы булып калды.

Азамат Габдрахманов халык арасында Куштау шиханы белән бәйле хәлләрдән соң "танылу алды". Былтыр 15 августта Куштау шиханын яклаучылар һәм Сода ширкәте яллаган кешеләр бәрелеше вакытында Габдрахманов экоактивистлар җәйләвен куып таратуда катнашкан диелде. Аның үз куллары белән җәйләүдәге чатырларны җимереп, активистларның шәхси әйберләрен туздырганы видеога төшереп алынган. Видеода битлек кигән Габдрахмановның активистларга сүгенү сүзләре белән кычкырганы күренә. "Мин үземнең районымда, ә сез килемшәкләр", ди Габдрахманов.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуда Габдрахмановның китүе Куштау активистларының төп таләпләренең берсе булды. Хәбиров башта "үзебезнекеләрне сатмыйм" дип баш тартты, аннары Габдрахмановның кайбер башкорт милли хәрәкәте вәкилләре белән шәхси каршылыгы бар дип аның гамәлләрен аңлатырга тырышты. Хәбиров активистларга прокуратурага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

17 августта Ишембайда район башлыгының вазифасыннан китүен таләп итеп берничә йөз кешелек митинг узды. 25 августта Башкортстан прокуратурасы Ишембай районы башлыгының гамәлләре канунга ярашлыгын тикшерә башлаганы билгеле булды.

БУ ТЕМАГА: Башкортстанда Ишембай районы башлыгын вазифасыннан алуны таләп итү митингы узды

Ишембай район шурасы депутатлары алдында Куштаудагы гамәлләрен аңлатканда Габдрахманов, үзен аклар өчен, "миңа сугышырга җыенган радикаллар белән эш итәргә туры килде" диде. Үзенең Куштауда активистлар җәйләвенә һөҗүмен сурәтләгән видеоларны ул "манипуляция һәм монтаж" дип атады. Андагы сүгенү сүзләре "Башкорт" оешмасы вәкилләренә генә кагылганын әйтте.

Габдрахманов кисәтү алу белән генә котылды. Габдрахмановның эшеннән китүен таләп иткән митинглар атна саен узып торды, аларның һәрберсендә 500ләп кеше катнашты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!