Активист Гөлназ Равиловага карата узган ел чыгарылган мәхкәмә карары канунсыз дип табылды

Гөлназ Равилова

Узган елның 16 июлендә "Берләшкән демократлар" төркеме вәкиле, активист Гөлназ Равиловага карата Совет районы мәхкәмәсе чыгарган карарны Самардагы Кассация мәхкәмәсе канунсыз дип тапкан.

Гөлназ Равилованың быелның гыйнварында биргән шикаятен Самардагы Кассация мәхкәмәсе 14 майда канәгатьләндергән. Активист әлеге карар турында 22 майда гына белгән.

"Мине 2020 елның 16 июлендә биш тәүлеккә утыртканнар иде. Самардагы мәхкәмә Казандагы Совет районы беренче инстанция мәхкәмәсенең 9нчы бүлегенең мине утырту карарын канунсыз дип тапты", дип белдерде ул Азатлыкка. Эш яңадан каралырга тиеш.

Аның сүзләренчә, эшне яшәү урыны буенча Совет районы мәхкәмәсенең 14нче бүлеге карарга тиеш булган. Тик аның эше шушы ук районның 9нчы бүлегендә каралган һәм процессуаль яктан бөтенләй икенче бер мәхкәмә аңа гаепләү карары чыгарган.

Гөлназ Равилова үзен икенче бер мәхкәмәдә хөкем итү махсус эшләнде дип саный.

"Совет районы беренче инстанция мәхкәмәсенең 14нче бүлеге миңа карата 2020 елныңң 20 маенда ачылган бер эшне тикшергән һәм туктаткан иде. 16 июльдәге утырышта да минем эшне 14нче бүлектәге мәхкәмә караган булса, андагы хөкемдар мине биш тәүлеккә утыртмас иде мөгаен. Нәкъ менә шул хөкемдар кабат мине хөкем итмәсен өчен, 16 июльдә минем эшне 9 нчы бүлек тикшерде һәм биш тәүлеккә төрмәгә хөкем итте", дип белдерде активист.

Равилова алга таба нәрсә эшләячәгем әлегә билгесез, диде. Кире кайтарылган эшне мәхкәмә бер ел тулганчы карарга тиеш, шуннан чыккан карар нигезендә алга таба ничек эш итәсе билгеле булыр, дип җиткерде ул.

Гөлназ медицина тикшерүе узарга теләмәгән өчен былтыр 15 июльдә тоткарланган иде. Ул административ тәртип бозулар колексының 6.9 маддәсе ("табиб кушмаган килеш әфьюн яки психотроп матдәләр куллануга медицина тикшеренүе үтүдән баш тарту") нигезендә гаепле дип табылды.

Равилова 3 июльдә "Берләшкән демократлар" штабында тентү вакытында медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Аның адвокаты Борис Якушанов Равилова 3 июльдән соң үз иреге белән медицина тикшерүе узган, тикшерү аның организмында наркотик яки хәмернең яки аларның эзләренең булмавын раслаган дип белдерде.

Берничә көн элек Казанда беренче инстанция мәхкәмәсе активист Гөлназ Равиловага "Муниципаль Русия" форумында катнашуы өчен ачылган административ эшне туктаткан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!