"Татар шакмагы": киләчәк турында 5 сорау

"Татар шакмагы" утырышы

Татарстанда сәяси мәсьәләләрне күтәрү җәмәгатьчелеккә генә калдырылды. Тел, тарих, федерализм, республиканың киләчәге һәм татарның андагы урыны – бу хакта "Татар шакмагы" утырышында фикер алышу булды.

Татарстанда федерализм, сәясәт, республика, тел һәм мәдәният мәсьәләләре олы мөнбәрләрдән яңгырамый. Сәяси вертикаль республика хакимиятен сак булырга өйрәтте. Бу мәсьәләләр институтлар, университетлар тарафыннан даими күтәрелеп республиканың фикерен белгертә дә алыр иде, әмма фәнни оешмалар бу темага кагылмаска тырыша. Сәяси проблемнар, Татарстан һәм татарларның кая баруы турында сораулар җәмәгатьчелеккә калдырырылды. "Татар шакмагы"ннан башка бу хакта дискуссияләр оештырылмый дияргә дә була.

Соңгы талпыну 2017 елда татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри булырга тиеш дигән таләптән соң татарларны милли үсеш стратегиясе тирәсендә туплап карау булды. Ул чиле-пешле булса да, киң җәмәгатьчелек тарафыннан кабул ителмәсә дә, бер җанлану булып алды. Татарстан президенты каршында Татар теле үсеше комиссиясе бер ел дәвамында эшли, әмма мәгариф, мәдәният, милли үзаң өлкәсендә зур адымнар әлегә күренми. Аңа кадәр федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе дә юкка чыгарылды. Алда җанисәп, аның алдыннан әле тәнәфес игълан ителде кебек. Ә төбәкләрне эреләндерү турында сүзләр куерган вакытта, "СИБУР" "ТАИФ"ны йоткан вакытта республика кая таба бара, нинди юнәлештә үсеш алачак, гомумән Татарстан исән калачакмы, татарлар нинди урында булачак һәм аларның милли үсеше нинди яссылыкта булачак, республиканың капиталы милли үсеш ничек кулланачак, яшьләрнең милли үзаңы сакланып калырмы, һуманитар өлкәдә бүгенге элитаны алмаштырырлык буын тәрбияләндеме дигән сораулар кала.

БУ ТЕМАГА: "Татар шакмагы": "Заманча, белемле татар образын булдырырга кирәк"

Бу хакта "Татар шакмагы" очрашуында сүз алыштылар. Түгәрәк өстәлдә Дамир Исхаков, Искәндәр Измайлов, Фәндәс Сафиуллин, Марат Лотфуллин, Римзил Вәли, Илнар Гарифуллин, Руслан Хәбибуллин, Булат Гатин катнашты.

"Җыелабыз, сөйләшәбез, таралышабыз - файдасы бармы?" дигән сүзләр көлеп яки ачынып әйтелсә дә, мондый сөйләшүләр җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда мөһим дигән фикергә киленде.

Азатлык әлеге сөйләшүдә яңгыраган мөһим фикерләрне аерып сезгә тәкъдим итә. Сөйләшү күбрәк милләт, тел, мәгариф һәм милли үзаң тирәсендә булды.

Очрашуның модераторы Руслан Айсин булды. Ул сөйләшү юнәлешен билгеләде.

Руслан Айсин (уртада)

"Без бүген бар, барысы да ал да гөл кебек, әмма безгә, татарларга, киләчәк тә мөһим. Бездә тулаем бер картина да юк. Сәясәт, мәдәният, тарих, мәгариф системы һәм башкалар – барысы да аерым төрле яссылыкта хәрәкәт итә. Тулаем бербөтен итеп эшләү каралмаган, бер арбаны тартуга җигелмәгәч, алга китеш сизелми. Стратегик план булмыйча без көн саен диярлек үзгәреп торган дөньяда югалып калачакбыз. Татар дөньясы – аның урыны кайда, максаты нидә? Без моңа да җавап бирергә тиеш. Стратегия ул якын һәм ерак киләчәккә дә ясалырга тиеш. 3-5 елдан соң ниләр булачак һәм безгә нинди әзерлек кирәк, шулай ук 100 елдан соң татар милләтен саклап калу юлларын чамалап итәкләрне җыярга тиешбез.

Татарларның Себердәге мескен хәлдәге халыклар хәленә дә калу куркынычы бар бит

Менә агломерацияләр турында сүзләр йөри, әмма аның турында җитди сөйләшүләр юк. Нәрсә булачагы да аңлатылмый. Татарларның урыны нинди булачак соң, кушылсак? Татарларның Себердәге мескен хәлдәге халыклар хәленә дә калу куркынычы бар бит. Әмма татарлар тарихлы халык, аларның үз дәүләтләре булган, Русиягә нигез салган милләт", дип сорауны билгеләде Руслан Айсин.

Дамир Исхаков фикеренчә, бүгенге сәяси элитаның бөтен кайгысы акча эшләү, ә идеология юнәлешен кайгыртучы юк. Галим шулай ук 1990нчы еллардагы милли хәрәкәтнең эшчәнлеген, тәҗрибәсен өйрәнмәү, халыкка җиткермәү – хата дип саный.

Дамир Исхаков

— Совет берлегеннән соң татарларның тарихы язылмады. Милли хәрәкәтнең эшләре, алар кабул иткән документлар, тәҗрибә өйрәнелми һәм халыкка аңлатылмый. Гәрчә ул чакта татар зыялылары юктан милли мәгарифне булдырды. Бүген бу мәсьәләне яңадан өйрәнеп аның мөһим проектларын тормышта кулланып булыр иде. Татарстанның нигезен галимнәр, журналистлар булдырды. Әмма мондый интеллектуалларны туплау, тәрбияләү бармы? Бу эш башкарылмый. Фәнгә яшьләр килми. Акчасы юк, аларны үстерү юк.

Акча эшли белә республика, гәрчә эшләүнең кызыгы да юк, чөнки керемнең күп өлеше Мәскәүгә китә

Бүгенге сәяси элита, кызганыч, халыкның кәефен аңларлык хәлдә түгел. Алар көндәлек эш белән мәшгуль. Акча эшли белә республика, гәрчә эшләүнең кызыгы да юк, чөнки керемнең күп өлеше Мәскәүгә китә. Ә менә идеология өлкәсендә эшләр ниндирәк – аларны кызыксындырмый. Икътисад програмы бар ул, әмма һуманитар өлкәдә, рухи үсеш турында стратегия юк. Дөрес, милли үзаң, дәүләт телләре програмнары бар, әмма ул аерым проектларны финанслау итү генә. Нәтиҗәсе бармы дигән сорау куелмый бит анда. Әлеге җыелышларда без ниндидер концептуаль идеяләр әйтәбез, ә бу юнәлешне билгеләү өчен мөһим, - диде Исхаков.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Марат Лотфуллин башлыча милли мәгариф мәсьәләсен күтәрде һәм хакимиятнең зур ялгышлыгы – милли мәсьәләләрне хәл итү гомум бер системга салынмау.

Марат Лотфуллин

— Сез карагыз, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгында милли мәгариф бүлеге бар, анда өч хатын-кыз эшли. Татарстандагы милли мәгариф өчен дә, чит өлкәләр, илләрдәге татарлар белән элемтә өчен дә алар җаваплы. Министрга сүз катсаң, шул өч кызга сылтыйлар. Мәктәпләрдә дә шул ук хәл, мөдир белми ул берни дә, аның урынбасары гына бар, аннан сорагыз диләр. Муниципалитетларда да шул ук хәл. Мәдәният министрлыгын алсак та, аерым бер кешегә генә юллыйлар да, эш бетте. Ягъни татар мәсьәләсе, милли мәгариф өчен аерым бер кешеләр билгеләнгән. Бармы? Бар. Әмма республикада тулы бер систем булып бу юнәлешне алып бару юк.

Татар теле үсеше дигәндә нигәндер бездә моны күңел ачу өлкәсе итеп карау бар

Кызганыч, әмма татар теле үсеше дигәндә нигәдер бездә моны күңел ачу өлкәсе итеп карау бар. Татар телен саклыйбыз дигәндә концерт, җыр конкурслары дип кенә фикер йөртү – ялгышлык. Мәгариф проектлары финансланмаса, безнең бүгенге эшчәнлек куык өрү генә булып чыгачак. Моны Татар теле үсеше комиссиясе дә аңласын иде. Татар телен бакча, мәктәпләрдә саклап калырга тиешбез.

Милли университет идеясеннән кире кайтырга тиеш түгелбез. Гомумән татар телле фәннәрне үстерү максатын да читкә этәрергә ярамый. Сәясәт, социология, фәлсәфәне татар телле итүгә әлегә көчебез бар, - дип сөйләде мәгариф мәсьәләләре турында Лотфуллин.

Сәясәт белгече Илнар Гарифуллин татарлыкны мәдәният һәм мәгариф кысаларына кертү һәм Татарстандагы татарлар турында гына фикер йөртү белән килешмим дип әйтте. Татар үз мәнфәгатьләрен ачык әйтергә тиеш, диде ул.

Илнар Гарифуллин

— Гел Татарстанны гына уйлау, аларны гына кайгырту дөрес түгел. Татар үсеше дигәч тә, мәдәният һәм мәгарифкә генә килеп төртеләбез. Әмма безнең максатлар бит төрле һәм югары. Татарның җитешсезлеге – без теләгебезне, таләпләребезне төгәл билгеләп игълан итә белмибез. Мәгариф өлкәсен алганда да, Татарстанда бер таләп, Русия буйлап башка таләп куярга тиешбез югыйсә. Авыл хуҗалыгын алабыз икән, федераль үзәктә салаларга кагылышлы канун чыга икән, татар үз сүзен әйтергә тиеш. Татар телле татарларыбыз авылда көн күрә бит. Безгә бусы яхшы, бусы начар дип әйтергә тиеш. Татар үзенең мәнфәгатьләрен алга куеп эш итәргә тиеш. Мәгариф, мәдәният, чит төбәкләр белән мөнәсәбәтләр, Уфа татарлары мәсьәләсе – һәрберсендә аерым безнең теләкләрне язып яңгыратырга кирәк. Без проблемнарны сөйлибез, әмма мәсьәлә идеаль ничек хәл ителүен татар ничек күрә, ахыр чиктә без нәрсәгә ирешергә телибез – яңгырамый, - диде ул.

Галим Искәндәр Измайлов "авыл халкы бүген бар, иртәгә юк, җирләргә татарлар хуҗа түгел. Без шәһәр татарлары турында кайгырга тиеш", дип сөйләде.

Искәндәр Измайлов

— Шәһәрләрдә татарлар саны арта, авыллар бетә бара, кешеләр саладан китә. Кызганыч, әмма җирләр сатылган, татарлар җиргә хуҗа түгел, алар авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә дә алмый. Эшчеләр кирәк авылда, әмма аз акчага бил бөгү кемгә кирәк? Авылга Урта Азия кешеләре китерелә, көт тә тор – Кытайдан килүчеләр була ала. Барысы да начар түгел, мәгълүмат заманында без шәһәрдә диспораль рәвештә яшәүче татарларны берләштереп яшәтә алабыз, - диде Искәндәр әфәнде.

Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин татарларга каршы сугыш игълан ителүен әйтте. "Милли университет будыру – сакланып калуның нигезе", диде ул.

Фәндәс Сафиуллин

— Арттырып әйтмим, әмма безгә каршы сугыш бара. Беренче, Икенче дөнья сугышлары булды, әмма анда бер халык та юкка чыкмады, әмма тел сугышында халык юкка чыга ала. Стратегия була икән, без телгә һөҗүмне туктатуга ирешергә тиеш. Булган милли мәгариф системының саклануы кирәк. Һәм ул яңарырга тиеш. Яңару – милли университетны булдыру. Һуманитар фәннәрдән булса да белгечләрне берәмтекләп булдырырга кирәк булачак безгә. Татар теленең фән, дипломатия, мәдәният, икътисад, сәясәт теле булуга ирешү – югары максат. Ничек ирешергә? Сайлау булачак бит, ник без һәр депутатка милли телләр мәсьәләсендә таләпләр куелмаска тиеш? Бу хакта сөйләшәбез, без боларны Татарстан президентына да, президент аппаратына да, парламентка да бирергә тиешбез. Укысыннар, өйрәнсеннәр", диде ул.

Шулай ук бу очрашуда "яшьләр катнашмый, иң яше - 40ны тутырган кешеләр" дип әйтелде. "Бер үк мәсьәләне бер үк кешеләр даими күтәрүе дә начар күренеш" диелде. "Күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәк" диелсә дә, "Русиядәге сәяси вазгыять ачыктан-ачык милли сәясәт турында сөйләшүдә катнашуны катлауландыра" дип билгеләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!