Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар шакмагы": "Заманча, белемле татар образын булдырырга кирәк"


Марат Лотфуллин һәм Азат Ахунов (у) "Татар шакмагы" клубы утырышында

Русиянең милли сәясәтенең төп максаты – халыкларнын мәгариф системын юкка чыгару, ди белгечләр. "Татар шакмагы" клубы утырышында яңгыраган төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

16 март Казанда "Татар шакмагы" интеллектуаль клубының быелгы беренче утырышы узды. Анда тарихчылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре катанашты. Алар "Бүгенге татар – кем ул? Татар телен белмәгән кеше үзен татар дип атый аламы?" дигән сорауларга җавап эзләде. Сөйләшүдә яңгыраган берничә төп фикерне тәкъдим итәбез.

Дамир Исхаков, тарихчы, этнолог

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Татар халкының үсеш стратегиясе бер кәгазьгә генә әйләнде. Күпләр, татарның бернинди дә стратегик документы юк, дип әйтә. Ни өчен башкортлар моңа иреште? Чөнки башкорт халкының 70 проценты Башкортстанда яши, шуңа күрә анда стратегияне тормышка ашырыр өчен административ ресурс кулланырга мөмкин. Анда стратегиянең хакимият тарафыннан гамәлгә ашырылачак вариантын кабул итәргә мөмкин. Татарда бу мөмкин түгел. Бу республикада яшәүче халык санына гына бәйле түгел, башка сәбәпләр дә бар. Мәсәлән, Мәскәү Кирмәне татарларны күзәтеп кенә тора, чөнки татарлар Русиядә төп элемент, безнең зур тарихыбыз һәм потенциалыбыз бар.

Милләт дигәндә күбрәк фольклор – җыр, бию хуплана, сәяси мәсьәләләрне көн үзәгеннән чыгарырга тырышалар

Узган ел без "Татар шакмагы" клубы кысаларында "милләт" төшенчәсе турында фикер алыштык, әмма ул күбрәк тарихи караш иде. Без татар тарихының, шул исәптән ХХ гасырның да, барлык этапларын барлап чыктык. Соңыннан пандемия аркасында бу эш бераз тукталып торды. Шуңа да карамастан, без татар халкының алга таба үсеше мәсьәләсен яңадан күтәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Милләт дигәндә, бүгенге көндә күбрәк фольклор – җыр, бию хуплана, сәяси мәсьәләләрне көн үзәгеннән гомумән чыгарырга тырышалар. Алга таба да шулай барса, без, Татарстан президенты әйткәнчә, сувенир халыкка әверелергә мөмкин. Мин аның бу сүзләрен хуплыйм. Безгә һич кенә дә сувенир халык булып калырга ярамый. Ләкин моны булдырмас өчен татарның хәзерге хәләтенә ныграк игътибар итәргә кирәк. Шуңа күрә безнең бүгенге төп сорау – нәрсә ул "милләт", без "милләт" төшенчәсен ачыкларга тиеш.

Руслан Айсин, сәясәт белгече

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Бүген татар милләтен нәрсә формалаштыра? Кем үзен "татар" дип атый ала? Татар телен белмәгән кеше татар була аламы? Татар интеллектуаллары бу сорауга әлегә җавап бирмәде. Бу сораулар, шул исәптән татар яшьләре арасында да, даими рәвештә калкып чыга.

Без үзгәреш чорында, борылышта торабыз – татарларның күпчелеге хәзер шәһәрдә яши һәм яңа буын татарлары тормышка карашлары белән өлкән буыннан аерылып тора. Шуңа күрә, ассимиляция процесслары да көчәя. Бүгенге көндә барлык татарларны берләштерүче бердәнбер әйбер – ул Татарстан Республикасы. Ләкин иртәгә аның белән ни булачагы, билгеле түгел.

Концерт, фестиваль, сабантуйлардан башка татарны берләштерә торган әйбер юк икәнлеген аңладык

Татарларны берләштерә торган әйберләр бөтенесе дә ХХ гасырга карый, барысы да фольклор белән бәйле. Бу пандемия вакытында ачык күренде. Барлык концерт, фестиваль, сабантуйларны тыйгач, болардан башка татарны берләштерә торган әйбер юк икәнлеген аңладык. Бездә татарларны берләштерә торган концепция юк. Бүгенге көндә без ниндидер яңа әйбер алдында басып торабыз, әмма ул әле ачыкланмаган. Татарларны берләштерә торган платформа кирәклеге турында сорау туачак, һәм безгә бу сорауга җавап бирергә кирәк булачак.

Марат Лотфуллин, мәгариф белгече

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

— Безнең төп куркыныч – ул ассимиляция, шул исәптән, көчләп тагылган ассимиляция дә. Русиянең милли сәясәте юк диләр. Русиянең милли сәясәте бар, ул ачык итеп күренә һәм дәүләт тарафыннан бөтен көчкә башкарыла. Русиянең милли сәясәте көчләп тагылган ассимиляция дип атала. Русиянең милли сәясәтенең төп максаты – халыкларнын, шул исәптән татарларның да, гомере буе формалашкан мәгариф системын юкка чыгару. Бүген бу системны куллану кискен чикләнгән. Татарстанга кермәгән, татарлар күпләп яшәгән Русия төбәкләрендә бу систем тулысынча бетерелгән. Педагогик кадрлар әзерләү системы да җимерелде, юкка чыгарылды. Паспортында "башкорт" дип язылган татарлар татар телен дә, башкорт телен дә белми. Шуңа күрә, безнең төп куркынычыбыз – ул ассимиляция. Бу шартларда ничек сакланырга?

Бүгенге татар образы – колхозчы, сабантуй һәм өчпочмак

Безгә заманча татар образын булдырырга кирәк. Бүген татар мәдәнияте вәкилләре кем? Артистлар бәлән журналистлар. Анда галимнәр дә, икътисадчылар да, табиблар да, дәүләт эшлеклеләре һәм зур оешмаларның җитәкчеләре дә керми. Бүгенге татар образы – колхозчы, сабантуй һәм өчпочмак.

Мәсәлән, Covid-19дан вакцинаны уйлап табучылар – татарлар. Русиянең өч вакцинасын да татар кешеләре уйлап чыгарган. Беренче канал аларны күрсәтә, ә ТНВ – юк. Димәк, татарлар өчен алар юк. Мәктәпләрдә Ньютон, Ломоносов рәсемнәре эленеп тора, һәм алар янында бер генә дә татар галименең рәсеме юк. Безгә заманча, белемле татар образын булдырырга кирәк, чөнки бүгенге көндә татарлар – шәһәр халкы.

Азат Ахунов, тарихчы, ислам белгече

Азат Ахунов
Азат Ахунов

— Татар халкы яшәгән барлык киңлекләрдә эшли торган, хәтта совет чорында да үз эшен туктатмаган бер генә челтәр бар – бу дини мәхәллә. Татар яшәгән бөтен җирдә үз татар-мөселман мәхәлләсе бар. Һәм бу эш беркайчан да тукталмый, чөнки ул кешенең тормыш цикллары белән бәйле – бала туу булсынмы ул, никах укыту, кешене соңгы юлга озату – җеназа намазларын уку.

Төбәктәге мәхәлләләр, имамнар – мәгълүматны җиткерер өчен бик мөһим канал

Бу челтәр Русиядә яшәгән бөтен татар халкын колачлый. Ни өчен аны кулланмаска? Ул челтәр совет чорында, бөтен дини оешмалар татарлар кулында булганда бик яхшы эшләде – вәгазьләр татарча укылды. Шул елларда муллалар аркасында гына без бөтен нәрсәне, шул исәптән телне дә, саклап кала алдык. Кеше муллаларга ышана, аларны хәтта руслашкан татарлар да тыңлый, алар имамнар әйткәннәрнең барысын да кабул итәргә әзер. Моны кулланырга кирәк. Төбәктәге мәхәлләләр, имамнар – мәгълүматны җиткерер өчен бик мөһим канал.

Римзил Валиев, журналист

Римзил Валиев
Римзил Валиев

— Татар булмаган халык безгә әйтә ала: сезгә тагын ни кирәк? Сезнең ике миллион кеше яши торган республикагыз, Русиядә үз урыныгыз бар. Без аларга һаман безгә нәрсә кирәк, ә нәрсә кирәк түгел икәнлеген ачыктан-ачык аңлатмадык – "без тегесен йә монсын көчләп такмаска сорыйбыз һәм менә моны калдырырга сорыйбыз". Кемдер моны яңгыратырга тиеш. Танылган артистлар һәм мәдәният эшлеклеләре моны эшләмәячәк. Моны без – интеллектуаллар эшләргә тиеш.

Татар зыялылары белән язучылары рус мәдәниятенә зур өлеш кертә

Рус халкының саны нәрсә аркасында шул кадәр артты? Алар берәүне дә читкә этәрми – алманнарны да, мукшыны да, татарны да: рус халкы бөтенесен үз эченә ала. Бүген дә бу сәясәт дәвам итә, карагыз – таҗик кызы Евровидение бәйгесендә рус хатын-кызы язмышы турында җырлаячак. Татар интеллектуаллары белән язучылары да рус мәдәниятенә зур өлеш кертә. Моннан тыш, без рус телендә сөйләшеп, аңа үсеш бирәбез. Шуңа күрә без бүген татарның кем булуы турындагы сорауга җавап бирергә тиешбез.

Татарны билгеләгәндә, беренче урында милли үзаң булырга тиеш. Әгәр кешенең үзаңы бар икән, ул Татарстанда яшәп, татар телевидениесен карап, татар телен күпмедер дәрәҗәдә өйрәнәчәк. Татар халкының үсеш стратегиясендә дә, башкортныкында да телгә ябышырга кирәкми, дип язылган, анда иң мөһиме "үзаң" диелгән. Чыннан да, үзаң бар икән, тел дә, мәдәният тә, тарих та булачак.

* * *

"Татар шакмагы" клубы утырышларында барлыгы 15 темага фикер алышырга җыеналар. Барлык нотыкларны да бер китапка туплап чыгармакчылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (20)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG