Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар шакмагы" клубында 90нчы еллардагы хаталарны барладылар


Сулдан: Илнур Ярхамов, Азат Ахунов, Дамир Исхаков, Руслан Айсин

90нчы елларның төп хатасы – татар мәңге мөстәкыйль булачак дип уйлады, ә Русиянең эчке сәясәте үзгәрүен исәпкә алмады, ди белгечләр.

"Татар шакмагы" бәхәс клубы чираттагы утырышын 1990нчы еллар башындагы татарның уянган, милли күтәрелеш алган һәм Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәшкән чорны барлады. Очрашу тар даирәдә генә узды. Тарихчы Дамир Исхаков, сәясәт белгече Руслан Айсин, тарихчы Азат Ахунов, журналист Римзил Вәлиев, яшь галимнәр Әлфрит Бустанов, Илнар Гарифуллин һәм Айрат Фәйзрахманов 90нчы елларда ирешелгән казанышларны гына түгел, Татарстанның аларны тиз арада югалтуы хакында да сөйләште. Очрашу фикер алышу дәрәҗәсендә барды, бәхәсләр дә чыккалады.

"Җитәкчеләр ирешкән казанышлардан канәгатьләнү хисе белән чикләнде"

Тарихчы Дамир Исхаков 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башын "татарның дүртенче инкыйлабы" дип атый. Татар үзен мәңге мөстәкыйль булачак дип хыялланды, ләкин җитәкчелек тә, җәмәгатьчелек тә Русиядә эчке вазгыять үзгәрергә мөмкин дигән әйберне исәптә тотмады ди ул. Исхаков моны беренче зур хата ди.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Без Татарстанның суверен статусына ирешә алдык. Мин бу төшенчәне куштырнакларда әйтәм. Татарстанның аерым статусын референдум һәм Конституция аша билгели алдык. Соңрак ул шартнамәдә дә язылды. Килешүне төзегән вакытта Рәис Тузмөхәммәтов исемле Мәскәүнең бер юристы (ул ярым үзбәк, ярым татар иде) безне халыкара шартнамә кабул итәргә чакырды һәм механизмнарын да тәкъдим итте. Ул вазгыять үзгәрергә мөмкин һәм Русия белән мондый килешүне югалтырга мөмкин булуыбыз турында кисәтте. Безнең хакимият моңа игътибар итмәде.

Татарстан үзенең берникадәр вәкаләтләрне югалтып, әлеге шартнамәне төзеде. Без аерым статус алуга юл тоткач, элита һәм җәмәгатьчелекнең башында СССР сакланыр, үзгәрешләр булса да, без гомум структурага аерым керербез дигән фикере бар иде. Хәтта Татарстан парламенты Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенә турыдан-туры керүне сорап мөрәҗәгать итте. Без Русия белән мөнәсәбәтләрне бетермичә, башка дәрәҗәгә күтәрелербез дип уйладык. Республика мәңге шушы махсус статуска ия булачак дигән хыял белән яшәде татар. Безнең элита да, җәмәгатьчелек тә Русиядә эчке вазгыять үзгәрергә мөмкин дигән әйберне исәптә тотмады. Бу беренче зур хата иде", ди Исхаков.

Шул ук вакытта тарихчы зур казанышлар буларак тел һәм мәдәният өлкәсендә үзгәрешләрне, татар гимназияләре ачылуны, һуманитар институтлар оешуны, читтәге татарлар белән элемтәләр ныгуны атый. Ләкин әкренләп хакимият милли хәрәкәтне үз канаты астына ала.

"80-90нчы елларда Татарстанда милли оешмалар бик күп иде. Татар иҗтимагый үзәге сәяси фиркагә әйләнү юлында иде. Русия кануннары булмаса, без союз дәрәҗәсендә фирка булдырырга өлгерер идек. Бу уңышка ирешә алмадык. 1991 елда Татарстанда катлаулы вазгыять килеп тугач, милли оешмалар бүленде. Фәүзия Бәйрәмова җитәкчелегендәге Иттифак, аннан Милли Мәҗлес кебек радикальрәк оешмалар барлыкка килде. 1992 елда Милли Мәҗлес бик радикаль оешма иде. Алар тарафыннан Татарстанның сәяси структурасын турыдан-туры алыштыру омтылышы булды.

Татарстан элитасы куркыныч булуын күреп, ярым дәүләти булган Татар конгрессын булдырды. Татар иҗтимагый үзәге булмаса, бу оешманы оештырып булмас иде. Диаспоралар белән эшләү корылды. Төбәкләрдә оешмалар төзелде һәм аларның Татарстан белән бәйләнеше бар иде. Шулай да татарны берләштерү эше концептуаль яктан начар уйланылган булды. Татар конгрессын җыйдылар, ләкин програм документын кабул итмәделәр", ди Исхаков.

90нчы еллардагы күтәрелеш, 2000нче елларда тиз сүрелә. Алга таба казанышларны югалтуның төп сәбәбе дип Дамир Исхаков җитәкчеләрнең ирешелгән уңышлардан канәгатьләнү хисе белән чикләнүе булды дип саный.

"90нчы елларда ташламалы режимда яшәп була иде. Сәяси элита күп мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итә алды, гәрчә күзәтү көчәя барса да. 1994нче елдагы шартнамәдән соң Татарстан әкренләп Русиянең хокукый кырына керде. Алга таба ике юл белән китәргә була иде. Беренчесе – ирешкән казанышлар белән канәгатьләнү, аласын алдык дип уйлау. Икенче юл - яңа дәрәҗәгә чыгу, төрле үсеш юлларын уйлау. Кызганыч, безнең элита беренче юл белән китте", диде Исхаков.

Сулдан: Илнур Ярхамов, Азат Ахунов, Дамир Исхаков, Руслан Айсин, Римзил Вәлиев
Сулдан: Илнур Ярхамов, Азат Ахунов, Дамир Исхаков, Руслан Айсин, Римзил Вәлиев

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев сүзләренчә, милли хәрәкәт үзенең форматын гына үзгәртте.

"Чынлыкта милли хәрәкәт форматын алыштырды. Кайбер билгеле шәхесләрне аппаратка алдылар. Рафаил Хәкимов президент киңәшчесе булып китте, икенчеләре татар конгрессына, өченчеләр – мэриягә китте. Дәүләттә һәм фәндә эшли алган кешеләр шунда барды. Алар үз асылларын югалтмады. Бу юкка чыгу түгел, бу табигый әйбер. Иҗтимагый хәрәкәт күп еллар бер урында басып тора алмый. Милли идея, милли эш калды. Бездә буржуаз милләт булмады, эшмәкәрләр барлыкка килде, ләкин зур буржуазия вәкилләре милли эштә катнашмый. Ярдәм итсәләр дә яхшы. Хәзер башка вакыт килде", ди Вәлиев.

"Милли һәм дини шигарләр белән зур бизнес кордылар"

Милли хәрәкәтне генә түгел, дәүләт исламны да үз канаты астына алды, ди галим Азат Ахунов. 1998 елда мөфтиятләрне берләштерү корылтае уза. Ахунов фикеренчә, 90нчы елларда да, хәзер дә милли тормышта исламның ролен аеруча арттырып күрсәтәләр. Чынлыкта, диннең әһәмияте зур булмады ди ул.

Азат Ахунов
Азат Ахунов

“90нчы елларда дини лидерлар тарафыннан рухи алгарыш булмады. Суверенитет парады белән беррәттән аерым дини оешмалар төзергә теләделәр. 1990нчы елда Тәлгать Таҗетдин "Социалистик Татарстан" газетына биргән интервьюсында ул мөфтиятнең кереме турында әйтә. Алар 25-30 процент керемен "Мира" фондына биргән. Ул 250 мең сум акча дип атый. Бу бик зур сумма. Тагын бер сан билгеле. 1990 елның 17 апреленнән алып 31 майга кадәр Мәрҗани мәчете Коръән сатудан 214 955 сум керем алган. Согуд Гарәбстаны бушка биргән Коръәннең һәр данәсен 30 сумга сатканнар. Бу зур акчалар. Тәлгать Таҗетдин үзенә очкыч сатып алырга теләве дә очраклы түгел. Бохарадан кайткан яшь муллалар да шуны теләгән. Рухи күтәрелеш дигән шигарләр артында матди кызыксыну гына ятты. Бу – хакимият һәм акча. Шулай ук милли шигарләр белән зур бизнес кордылар. Рухи роль бик аз уйнады", ди ул.

Азат Ахунов фикеренчә, татарда ислам һаман да йола дәрәҗәсендә генә һәм ул татарны берләштерми.

"Минемчә, татар милләте - ул мәҗүсирәк милләт. Кавказ белән чагыштырганда, ул дини түгел. Ибн Фадлан язмаларын карасак та, бик күп мәҗүсилек булганын күрәбез. Чөнки ислам Урта Азиядән килгән. Изгеләргә табыну, хорафатларга ышанулар һаман да саклана. Татарстанда мин исламны икегә бүлеп карыйм: йолалы һәм илаһият өлешенә. Татар тарихының төрле вакытында ислам илаһият дәрәҗәсендә булган, дин галимнәре хезмәтләрен язган, илаһият фикере үсеш алган. Ләкин тарихның күп чорында бездә йолалы ислам булган. Шул нисбәттән "традицион ислам" төшенчәсен аңлату проблемы бар. Ким дигәндә 10 ел бу турыда бәхәсләшәләр. Ләкин аның нәрсә икәнен беркем әйтә алмый. Безнең ислам - йолалы ислам дип беркемнең дә әйтәсе килми. Илаһият исламы татар тарихында булган. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында ирек бирелүгә татар дин галимнәре катламы, китап, матбугат, ислам теоретиклары барлыкка килә. 30нчы елларда бетте алар. Илаһият исламы Татарстанда 2013 елда Камил Сәмигуллин мөфти булып килгәч барлыкка килә башлады. Чөнки ул беренчеләрдән булып дини мәсьәләләрне куйды. Бу проблем дини лидерларның булмавы белән бәйле", ди Ахунов.

Аның сүзләренчә, исламга караганда, 90нчы еллардагы матбугат һәм музыкаль мәдәният күпкә көчлерәк әһәмияткә ия булган.

"Татарстан сәясәте аркасында Башкортстан татарлары корбан булды"

Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да татар милли хәрәкәте көчәя. Башкортларга караганда, татарлар сәяси яктан алданрак оешты ди яшь тарихчы Илнар Гарифуллин.

"Башкортстандагы татар милли хәрәкәтенең төп максаты – татар телен дәүләт теле итү иде. Уфа татарлары 1990 елның сентябрь-октябрь айларында татар милли хәрәкәте тарихында беренче тапкыр сәяси ачлык игълан итте. Алар Башкортстанның суверенитет декларациясендә өч дәүләт телен билгеләүне таләп итте", ди ул.

1992 елда Башкортстан белән Татарстан чигендә "Ык елгасы – Берлин дивары" акциясе үткәреп, ике республика арасындагы ясалма чиккә каршылык белдерә. Гарифуллин сүзләренчә, Башкортстанда татар милли хәрәкәте сәяси әһәмияткә ия булган. Шул сәбәпле, Башкортстанда дәүләт телләре турындагы канун кабул итүне 1999 елга кадәр сузалар. Татарстанда ул җиде елга алданрак кабул ителде. Ләкин татар милли хәрәкәтенең сүлпәнәюен ул башкортлаштыру сәясәте белән генә аңлатмый. Монда Татарстанның позициясе үз ролен уйнаган.

"Татарстанның позициясе тискәре роль уйнады. Башта ул Башкортстанда "татар мәсьәләсенә" нейтраль карашта булды. Ләкин Мортаза Рәхимов хакимияте көчәя башлагач, Татарстан Башкортстан белән араларны якынайтуга кереште. Монда татарлар корбан булды. Татарларны башкортлаштыру куркынычын бәяләмәү, Мәскәүгә каршы ике республиканың берләшү иллюзиясе аерым роль уйнады", ди Гарифуллин.

"Татар сәяси милләт буларак оешып бетмәгәнгә мөстәкыйльлеген югалтты"

90нчы еллар турында тарихи тикшеренүләр аз, ди тарихчы Әлфрит Бустанов. Аның фикеренчә, бу чорны өйрәнүдә чит ил галимнәренең эзләнүләре җитми.

Әлфрит Бустанов
Әлфрит Бустанов

"Татарлар советча сөйләшергә өйрәнде, Совет берлеге беткәч тә шул телдә сөйләшүен дәвам итте. Бу һаман да шулай бара. Төп проблемнарның берсе – альтернатива эзләү, үткәнгә карап аны аңлау, урыс милли бәхәсе бәйләнешеннән баш тарту омтылышы юк. Шәһәрдәге татар гимназияләре турында сөйләгәндә, ул совет чорыннан соң туган яңа әйбер кебек күренә. Әгәр дә уку програмына карасаң, анда күп нәрсәнең элеккедән алынганы ачыклана. Татар-төрек лицейлары – феномен. 90нчы елларның төп казанышы, мөгаен, институтлашуда булгандыр. Бүгенге чор белән чагыштырганда, алар күтәренке рухта эшләгән", ди Бустанов.

Сәясәт белгече Руслан Айсин исә, төп проблем дип татарның сәяси милләт буларак оеша алмавын әйтте.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Беренче хакимият вертикален Татарстанда төзи башладылар. Русия бу модельне күчереп кенә алды. Икенчедән, 80-90нчы елларда сәяси мөстәкыйльлек алган татар 2000нче елларда аны бик тиз югалтты. Машина ачкычын югалткан кебек. Бу хакимият вертикале белән генә бәйле түгел, чөнки сәяси басым белән генә сәяси мөстәкыйльлекне югалтып булмый. Минемчә, татар сәяси милләт буларак оешып бетмәгән иде. Башта ул сәяси милләт буларак барды, аннан гражданлык милләтенә күчте", ди Айсин.

фикерләр (8)

XS
SM
MD
LG