Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар шакмагы" клубында Путин чорындагы югалтуларны барладылар


"Татар шакмагы" клубы утырышы, 24 июль 2020

"Татар шакмагы" клубы утырышында 2000нче еллардагы Путин чорында татар милләте һәм Татарстанның югалтулары, казанышлары барланды.

"Татар шакмагы" клубының алдагы утырышларында совет чорында татар милләте, 1990нчы еллар башында Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәш кебек темалар тикшерелгән иде. 24 июль узган чираттагы, бишенче очрашуда Путин чорында татар милләте һәм Татарстанның югалтулары, казанышлары барланды.

2007 елда чигенә башладык

Клуб утырышларын алып баручы сәясәт белгече Руслан Айсин сүзен башлап, Русиянең бар тарихы автократия, һәрвакыт берәр конкрет кешегә бәйле диде.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Русия тарихының яңа чоры 90нчы еллар ахырында хакимияткә Путин килгәч башланды. Ельцин чорында, ун ел чамасы кыска вакыт эчендә Татарстан һәм татарлар үз потенциалын тормышка ашыра башлады, гражданлык милләтенә якынайды.

Татарстан баштарак Путин такымына үзенә якынаерга, тәэсир итәргә бик ирек бирмәде. Путинның хакимият вертикале президент Миңтимер Шәймиев хакимият вертикале моделен үзенә алды. 2000нче елларда Путин проекты белән Татарстан проекты "очрашты" дип әйтер идем.

Татарстан, Русия төбәкләре арасында берүзе, сәяси һәм икътисади яктан "Путин тәгәрмәче" астында калмаска тырышты. Нәтиҗәдә, 2004 елда вакыты чыккан вәкаләтләрне бүлешү килешүен 2007 елда яңартуга иреште.

Татарстан моңа җавап итеп 2007 елның декабрендә "Бердәм Руссия"гә 86% тавыш бирде. Белүемчә, сайлау алдыннан Шәймиев мәгариф тармагында региональ компонент турында Мәскәү белән килешкән иде. Ләкин бернинди сәяси компромисс булмады. Чөнки Русиянең бюрократик системы инициативаны үз кулына алды.

Татарстан шушы моменттан башлап артка чигенә башлады, эчке миграция халәтенә күчте. Бу эчке миграция мәдәниятне үстерү, массакүләм чаралар белән Русиянең башка төбәкләренә керү һәм сәүдә-икътисади килешүләр юлы аша барды", дип сөйләде Айсин.

Айсин фикеренчә, Путинның беренче ике мөддәте [Татарстан өчен] бераз артка чигенү юлы белән ничек тә булса системга җайлашу иде.

"Кадыров та нәкъ шулай эшләде. Башта вазгыятьне тынычландырды һәм аннан соң Чечняны үз контроленә алды. Татарлар Путин чорында 100 ел элек кайдан башлаган булсалар, шуңа әйләнеп кайттылар. Романтиклар эрасы тәмамланды, прагматиклар, икътисадчылар, эшмәкәрләр эрасы килде. Алар үз чиратында үзаңны югалтып, аны икътисади сфера яисә бюрократик хакимияткә алмаштырды", диде Айсин.

"Татарстанизм" идеологиясе

Галим Дамир Исхаков сүзләренчә, бу чорда Татарстан эчендә этник милләтне булдыру мөмкин булмады. Моның өчен Татарстан кемнәрнең мәнфәгатьләрен кайгырта дигән элементар сорау бирергә кирәк. Галим Татарстан элитасында татарлар бик аз урын алып тора, ди.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Бездә этномәдәни үсеш өчен барлык институтлар да бар. Күп кенә театрлар эшли, күп кенә газет-журналлар чыга. Телевидение бар, фәннәр академиясе эшли. Әмма барлык әлеге оешмаларда татарлар өчен башкарыла торган эшләр тиешле дәрәҗәдә түгел. Һәм без моны һәр көн сизеп торабыз.

Безне Башкортстан белән чагыштыралар икән, башкортлар бу өлкәдә уңышлы булды дип әйтер идем. Әйтик, башкорт милли хәрәкәтендә булучыларны төрле дәүләт оешмаларына урнаштырылдылар.

Ә бездә андый нәрсә юк, киресенчә, милли хәрәкәттә йөрүчеләрне урыннарыннан алдылар. Бездә "татарстанизм" идеологиясе бар иде. Чынлап уйлап карасаң, бу бит милләт төзелешенең бер варианты иде. Татарстан милләтен булдыру варианты. Әмма бездә бу идеология эчтәлексез булды. Анда социаль-икътисади аспект өстенлек итте, ә мәдәният үлчәме урын алмады.

Бу Татарстан интеллектуалларын һәрдаим борчып торды. Ләкин без элитага мәдәни үлчәмнәрдән башка хәтта сәяси милләтне барлыкка китерүнең дә мөмкин булмавын аңлата алмадык.

Без хәзер исән калыр өчен бар нәрсәне югалтырга мәҗбүрбез

Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты соң? Татарларның теле юкка чыгу алдында тора. Без хәзер татар буларак урыс кысуы алдында тезләндек. Без хәзер исән калыр өчен бар нәрсәне югалтырга мәҗбүрбез. Менә шундый вазгыятьтә хәзер без. Бу - тиешле сәясәт булмау нәтиҗәсе.

Татарстандагы кебек этник төрлелек булганда, теләсә кайсы этно-мәдәни чаралар җентекләп уйланып бетерелгән булырга һәм кануни яктан ныгытылган булырга тиеш."

Исхаков фикеренчә, татар теле аны Татарстанда куллану механизмнары булмаганга күрә дәүләт теле була алмый.

"Күптән түгел Татарстан президенты каршында төзелгән татар теле комиссиясе утырышы үтте. Без комиссиянең гамәлгә ашыра алмаячак эшкә тотынганын күрәбез. Чөнки хәзерге вазгыятьтә татар теленең статусын берничек тә күтәреп булмый.

Кызганыч 2000нче елларда без артка чигенә башладык. Татар генералы Мәхмүт Гәрәев Татарстан фәннәр академиясендә чыгыш ясаганда, "Сез бездән алганны кире бирмәгез", дигән иде. Хәтта дәүләткә бирелеп эшләгән Мәскәү татары да Татарстанның кирәгеннән артык артка чигенүен күрә иде.

Без 2005 елда Казанның меңеллыгын уздырганнан соң артка таба шуыша башладык", дип белдерде Дамир Исхаков.

Галим сүзләренчә, Русия демократик дәүләт була алмады. Татарлар хәзер XIX гасырның икенче яртысына кадәрге чорга кадәр чигенде.

"Русия тиз генә үзгәрер дигән өмет тә юк. Безгә хәзер шушындый экстремаль шартларда ничек итеп исән калуны уйларга кирәктер. Бу концептны уйлап табу өчен бик зур тырышлык кирәк булачак.

Татарлар бик катлаулы милләт. Безнең авыл хуҗалыгы белеме булган элита Грузия, Казакъстан элитасы белән чагыштырганда бик вак булып кала. Без алар дәрәҗәсенә күтәрелә алмадык. Мин монда әлеге элитаны тулысынча гаепләргә теләмим.

"Тирән халык теориясе" дигән теория бар. Без татар халкы буларак үзебез белән менә шушындый элитаның идарә итүенә үзебез гаепле. Элита бит шушы халык арасыннан чыккан.

Татар халкы киләчәктәге мәдәни тормышны бик уйлап тормыйча вак буржуаз тормышка өстен карый. Безнең халык киләчәгенә карау сәләтенә ия түгел. Болай барсак, без телебезне берничә дистә елда югалта алабыз. Ул вакытта милләт тә булмаячак", диде Дамир Исхаков.

Этник үзаң кими​

Журналист Римзил Вәлиев фикеренчә, Русия башында Путин торды ди, аның урынында башка берсе булды ни, барыбер вакыйгаларга объектив карарга, путинизм чорын арттырып күрсәтмәскә кирәк.

Азат Ахунов
Азат Ахунов

"Русия бар, икътисад бар, технология, халык, идарә структуралары, икътисади ресурслар бар. Болар барсы да бар бит. Проблемнар да бар. Тормыш үз агымы белән бара. Алдан берни дә әйтеп булмый. Путин да 2008, 2015, 2020дә ни буласын белә алмас иде. Шуңа вакыйгаларга объектив карарга кирәк.

Татарстанда XXI гасыр башында икътисад, технологияләр алга китте. Тораклар төзелде, нефть химиясе сәнәгате алга китте. Нефтьне күбрәк эшкәртә башладык. Республика ныгыды, абруе артты. Төрле форумнар, спорт чаралары Татарстанга булган игътибарны арттырды.

Моның белән бергә федерализм процессын акрынайту да, Татарстан белән Русия арасындагы вәкаләтләрне бүлешү килешүен озынайтмау да булды.

Монда дөрес әйтелде, шушы 20 ел эчендә без артка чигендек, татарның милли-мәдәни күтәрелеше туктады, хәтта артка тәгәри башлады. Этник үзаң кими, этник нигилизм арта.

Президентлар үзләрен әйләндереп алган элита кебек. Безгә шәхесләргә ориентир ясарга кирәкми, ориентир объектив реалийларга булырга тиеш", диде Римзил Вәлиев.

Интеллекктуаль нигез кирәк

Галим Азат Ахунов татар телен мәктәпләрдә укыту киметелгән 2017 елга ишарә итеп, бу елны татар милләте өчен консолидация елы булды дип белдерде.

Азат Ахунов
Азат Ахунов

"Шушы вакыйгалардан соң үз тамырлары белән кызыксынмаган күп кенә кешеләр аз-азлап булса да татарча сөйләшә башладылар. Алар өчен бу шок кебек булды. Федераль дәрәҗәдәге һөҗүмнәр күп кенә кешенең күңеленә тиде. Аны дөрес юнәлешкә кертеп җибәрергә кирәк, үстерергә кирәк иде. Ләкин моны хакимиятләр исәпкә алмады.

Без галимнәр буларак 2017 елдан башлап татар тематикасына игътибарның артуын күзәтәбез. Тарихи фактларга, татар халкы тарихына карата кызыксыну артты. Моны 1990нчы еллар белән чагыштырып карарга була. Ул вакытта да татар халкы тарихы белән кызыксыну зур иде.

Дамир әфәнденең татар халкының нигезе юк дигән сүзләре белән килешәм. "Татарлар" китабын яздык, төрле энциклопедияләр бастырып чыгардык. Ләкин болар татарларны тотып тора торган нигез була алмый. Безгә интеллектуаль нигез корырга кирәк. Без нәрсәгә таянырга тиешлегебезне белергә тиешбез. Безгә төгәл максатларны билгеләргә кирәк һәм татарлар шул юнәлештә алга барырга тиеш", ди галим Азат Ахунов.

фикерләр (10)

XS
SM
MD
LG