Шәймиевләр Forbes-ның Русиядә иң бай гаиләләр унлыгына кергән

Айрат (с) һәм Радик (у) Шәймиевләр

Исемлек башында Wildberries онлайн сату кибете хуҗалары Татаьяна һәм Владислав Бакальчуклар тора. Шәймиевләр кланы алтынчы урында.

Forbes-ның Русиядәге иң бай гаиләләре рейтингы унлыгына Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев уллары кергән. Шәймиевләр гаиләсе исемлекнең алтынчы баскычында, гаиләнең гомум байлыгы $3 миллиард.

"Татавтодор" баш мөдире 59 яшьлек Айрат Шәймиев байлыгы $ 1,45 миллиард дип бәяләнә. ТАИФ мөдирләр шурасы әгъзасы Радик Шәймиевнеке — $ 1,5 миллиард. "Татарстанның кече нефть ширкәтләре" белән идарә итүче Тимур Шәймиев $ 40 миллион эшләгән диелә.

Айрат һәм Радик Шәймиевләр ТАИФны "Сибур"га сатарга җыена. Килешү якын араларда имзаланырга тиеш. Бертуган Шәймиевләрдән тыш, ТАИФка миллиардерлар Рөстәм Сүлтиев һәм Альберт Шиһабетдинов хуҗа.

БУ ТЕМАГА: ТАИФ белән СИБУР берләшүдән Татарстан нәрсә ота, нәрсә югалта?

Forbes рейтингының башында Wildberries онлайн сату кибете хуҗалары Татьяна һәм Владислар Бакальчуклар тора. Кибетнең төп хуҗасы — Татьяна Бакальчук, ире ширкәтнең бер процентын тота. Былтыр Forbes Wildberries-ны $ 1миллиард тора дип бәяләгән иде. 2021 елда $ 13,1 миллиардка җиткән. Шулай итеп, Татьяна Бакальчук Русиянең иң бай хатын-кызлары, ә аның гаиләсе иң бай кланнар рейтингларын җитәкли.

Икенче урында "Фосагро" ширкәте хуҗалары, агробизнес һәм ашламалар белән шөгыльләнүче Гурьевлар гаиләсе. ($ 6,9 млрд). Өченчедә — төзелеш өлкәсендә эшләүче Ротенберглар ($ 5,9 млрд).

Рейтингка шулай ук Гуцериевлар ("Сафмар") һәм Евтушенковлар (АФК "Система") кергән.

Рейтингка кергән гаиләләрнең гомум байлыгы былтыргы $ 16,1 миллиардан $ 42,9 миллиардка җиткән.

2019 елда бертуган Шәймиевләр Forbes рейтингында өченче урында, ә былтыр дүртенчедә иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!