Татарстан президенты коронавирустан вакциналауны тизләтергә өндәде  

Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов аеруча 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакциналау акрын баруга борчылу белдерде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов оператив штаб һәм республика министрлыклары, оешмалары җитәкчеләренә вакциналау эшен тизләтергә кушты һәм коронавируска каршы чараларның үтәлешен күзәтүне кырыслату бурычы куйды. Бу хакта бүген президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Миңнеханов аеруча 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакциналау акрын баруга борчылу белдерә. Бу категориядә вакциналанганнар күрсәткече 23 проценттан бераз гына артык.

БУ ТЕМАГА: Татарстанда 60 яшьтән өлкәннәрнең 70 проценттан артыгы вакцина ясатмаган 

"Һәр көн кешеләрне югалтабыз. Ватандашларыбызның сәламәтлегеннән кыйммәтрәк берни дә юк. Гамәлләребезгә теләсә нинди аңлатма бирергә мөмкин, ләкин сүз үзебезнең кешеләр сәламәтлеге турында бара икән, иң кырыс чаралар күрәчәкбез", дигән президент.

Шулай ук Миңнеханов кирәк булган очракта Роспотребнадзорны киңкүләм чараларга карата тәкъдимнәр кертергә өндәде.

Узган атна Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина республикада коронавирус чикләүләре кертелергә мөмкин, дип белдергән иде. Шулай ук ул коронавирус йоктыру очраклары рәсми күрсәткечләренең үсеше бер ай буе атнасына 10 процентны тәшкил итә, диде. Патяшинаның урынбасары Марина Трофимова исә, республикада 2020 елның сентябре белән чагыштырганда быел сентябрьдә коронавирус белән авыручылар санының ике тапкырга артуын белдергән иде.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда соңгы тәүлектә 70 кеше коронавирус йоктырган, алты кеше үлгән. Пандемия башыннан COVID-19 корбаннан саны 757гә җитте.

Your browser doesn’t support HTML5

Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!