Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патяшина: "Татарстанда COVID-19га каршы вакцина ясатучылар саны бик түбән" 


Марина Патяшина
Марина Патяшина

Республикада 1 084 698 кеше вакцина ясаткан, шуларның 953 968е икенче дозаны алган. Медицина, мәгариф өлкәсе  һәм социаль яклау оешмалары хезмәткәрләре арасында коллектив иммунитеты 60-80 процент дәрәҗәсендә. 

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина Татарстанда COVID-19га каршы вакцина ясатучылар саны бик түбән, дип белдерде.

"Коронавируска каршы чараларны бер елдан артык үтибез. Әгәр 2020 елның сентябре белән 2021 ел сентябрен чагыштырсак, бу чараларны бозган очраклар 2,5 тапкырга арткан. Бөтен кеше ковидка каршы бу чаралардан арды, артык борчылмый башлады, шуңа күрә аларны үтәми. Бу борчылмаулар сагайта, чөнки бездә ковидка каршы вакцина ясатучылар саны бик түбән", диде Патяшина матбугат очрашуында.

Җитәкче кайбер категориядәге кешеләрнең авыруга каршы тиешле дәрәҗәдә сакланмаган булуына борчуын белдерде. Мәсәлән медицина, мәгариф өлкәсе һәм социаль яклау оешмалары хезмәткәрләре арасында күмәк иммунитет 60-80 процент дәрәҗәсендә генә диде ул. Шул ук вакытта 65 яшьтән өлкәннәрнең дә өчтән бере генә вакциналанган. Хастаханәгә еш эләгә торган хроник авырулы кешеләрнең 11 проценты вакцина ясаткан.

Шулай ук Роспотребнадзор җитәкчесе шәкертләр арасында (21 процент) һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең (23 процент) вакцина ясату күрсәткечләре түбән булуын әйтте. "Бу категориягә кергән кешеләрнең игътибарын вакцина ясатуга тагын бер мәртәбә җәлеп итәргә телим", диде Патяшина.

Ул шулай ук алдагы көннәрдә Татарстан коронавирус чикләүләре кертелергә мөмкин дип белдерде.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, республикада 1 084 698 кеше вакцина ясаткан, шуларның 953 968е икенче дозаны алган. Вакцинаны кабаттан 14 256 кеше ясаткан.

Оператив штаб мәгълүматына күрә, соңгы тәүлектә Татарстанда 63 кеше коронавирус йоктырган, 5 кеше бу вирустан үлгән. Республикада COVID-19 йоктыру очраклары 27 123кә җиткән, аннан үлү очраклары исә 748 булган.

Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:36:31 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG