Уфада мәхкәмә Рәмилә Сәетованы 3 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды

Рәмилә Сәетова

Сәетова Җинаять кодексының 208.2 маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде.

3 ноябрь Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рәмилә Сәетованы өч елга колония яшәүлеккә җибәрү карары чыгарды. Сәетова Җинаять кодексының 208.2 маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Прокурор активистка 3,5 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирүне сораган иде.

Рамилә Сәитованың адвокатлары мәхкәмә эше барышында активистка карата җинаять эше "тупас хокук бозулар белән тикшерелүен" белдерде һәм Башкортстан активистын тулысынча ярлыкауны таләп итте.

Яклау мәхкәмәнең игътибарын беренчел тикшерүдә һәм җинаять эше процессында "күп сандагы" процессуаль хокук бозулар булуына җәлеп итте.
Аерым алганда адвокат Гарифулла Яппаров гаепләнүчене һәм аның адвокатларын җинаять эше материаллары белән таныштырмауны "тикшерү һәм мәхкәмә тарафыннан иң кискен процессуаль хокук бозу" дип санавын белдергән иде.

Шулай ук ул лингвистларның һәм дин белгечләренең нәтиҗәләрен уйлап чыгарылган диде һәм активист әйткән сүзләрдә экстремизм булу-булмавы турында нәтиҗәләр ясаган психологлардан мәхкәмәнең күрсәтмәләр алмавын белдерде.

Адвокат Эльвира Шәмсетдинова да Сәетованың экстремист эшчәнлеккә өндәве тикшерү тарафыннан дәлилләнмәде дип белдергән иде.

Рәмилә Сәетова үзе дә гаебен танымавы турында әйтте. Соңгы сүзен ул ике көн эчендә - 29 октябрьдә һәм 4 ноябрьдә шигъри юлларга салып сөйләде. Шигырьләрен ул төрмәдә язылган "эпослар" дип атады.

Башкорт милли активисты Рәмилә Сәетова 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. Аны экстремистик эшчәнлеккә чакыруда (Җинаять кодексының 280.2 маддәсе) гаеплиләр. Сәетованың Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.

БУ ТЕМАГА: Радий Хәбиров Рәмилә Сәетова турында: "Кеше әйткән сүзе өчен җавап тотарга тиеш"


Республика җәмәгатьчелеге вәкилләре берничә мәртәбә Сәетованы йорт сагы астына күчерүләрен һәм аның эшен гадел карауларын сорады.
Күптән түгел булган "Туры элемтә"дә журналистлар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан Рәмилә Сәетова эшенә карата фикерен сорады. Моңа җавап итеп, ул "куллары богауланган Сәетованы күрү авыр" дип белдерде. Әмма шул ук вакытта Хәбиров "мөһим әйберләргә кагылган сүзләр өчен җавап бирергә кирәк", дип санавын әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!