"Эхо Москвы в Уфе": радионы татарлыкта гаепләү урынсыз

"Эхо Москвы в Уфе" студиясендә Руслан Вәлиев һәм Илнар Гарифуллин

1 ноябрьдән "Эхо Москвы в Уфе" радиосында журналист Рәзиф Абдуллин эшли башлады. Бу яңалык башкорт җәмәгатьчелегенә ошамады, алар радионың баш мөхәррирен татарларны эшкә алуда, Казан яклы булуда гаепләде. Моңа кадәр тарихчы Илнар Гарифуллинның чыгышларын да башкортларга каршы гамәл дип бәяләделәр.

"Эхо Москвы в Уфе" радиосының баш мөхәррире Руслан Вәлиев, журналист Рәзиф Абдуллинны эшкә алуы хакында Facebook социаль челтәрендә игълан иткәч, аңа карата һөҗүм башланды. Башкортлар Абдуллинның милләте белән кызыксынды, аны татарлар файдасына эшләүче журналист булуда гаепләделәр. Ахыр чиктә "Эхо Москвы в Уфе" радиосының элекке эфирларын искә алып тәнкыйтьләргә тотындылар. Казанда яшәүче тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллинга чыгыш ясарга мөмкинлек биргәне өчен дә радио мөхәррирен Казан яклы, башкортка каршы эшләүче матбугат чарасы дип сүктеләр.

Беренче булып мондый дәгъваны башкорт милли хәрәкәте активисты Руслан Габбасов белдергән иде. 26 октябрьдә ул ни өчен Эхо Москвы в Уфе" Казан белгечләрен чакыра, ә "Эхо Москвы в Казани" башкорт экспертларын чакырмый дип язып чыкты.

Руслан Вәлиевның Facebook-тагы посты астында Урал Вәлишин, Гөлчирә Мөдәрисова исеме белән язучылар гаепләүләр калдырды.

Радионың баш мөхәррире Руслан Вәлиев Азатлыкка әйтүенчә, ул журналистларны эшкә алганда аларның милләте белән бөтенләй кызыксынмый, ә һөнәри тәҗрибәсенә, эш мөмкинлекләренә игътибар итә.

Руслан Вәлиев

— Рәзиф Абдуллинның татарлыгына бәйләнү – ул шовинизм. Кешене эшкә кабул иткәндә аның милләтен сорап эшкә алмыйм. Әгәр ул кеше эфирга чыга белә, сайтка яңалыклар урнаштырып бара һәм башка эшләрне башкара икән, мин аны кем булса да алачакмын, чөнки милләте мөһим түгел, — диде Руслан Вәлиев.

Илнар Гарифуллинның эфирга чыгуын да ул радионың һәркемгә ачык булуы, тик Илнарга каршы фикердәшләрне эзли башлагач, башкорт галимнәренең чыгыш ясарга килмәүләре, чакырудан баш тартулары белән аңлатты.

Безнең радио үз фикерен әйтергә теләүчеләр өчен ачык мәйдан

— Минем позиция бик гади, бу хакта эфирларда, социаль челтәрләремдә бер генә тапкыр әйтмәдем: безнең радио үз фикерен әйтергә теләүчеләр өчен ачык мәйдан. Әгәр ниндидер проблемлы сорау күтәрелә икән, мин бу каршылыкта катнашучыларның һәркайсына үз фикерен белдерергә мөмкинлек бирәчәкмен. Башкорт җәмәгатьчелегенең дәгъвасы юктан бар ясап күпертелгән. Беренчедән, без эфирларга спикер итеп гел бер кешене генә чакырмыйбыз, ә билгеле бер вакыт аралыгы узгач кына кабат шул кешегә әйләнеп кайта алабыз. Икенчедән, Илнар безнең эфирларга чыга икән, ул күп очракта без аны чакырганга түгел, ә үзе инициатива белдереп, үзе турында искә төшереп торганга чыга. Аның оппонентлары алай эшләми. Алай гына да түгел, Илнарга каршы фикер әйтүчеләрне эзли башласак, килергә теләүче юк – баш тарталар. Мәсәлән, башкорт галиме Салават Хәмидуллин шушы эшләр белән реаль шөгыльләнә һәм аның фикере безгә кызык булыр иде. Тик ул килми, чөнки ул мине Казан яклы фикерле кеше дип саный. Урал Вәлишинга шушы көннәрдә эфирга чыгарга тәкъдим иткән идем, ул Илнар кебек онлайн режимда чыгыш ясаудан баш тартты. "Элек мин студиягә килеп йөри идем", диде. Гафу итегез, коронавирус аркасында без кешеләрне шулай скайп аша онлайн әңгәмәгә генә дәшә алабыз.

Руслан Габбасовны да аңламадым. Ул тәнкыйтьләргә алынды, әмма мин аны оппонент буларак чыгыш ясарга әзерлекле кеше дип уйламый идем, әгәр ул әзер икән, чыгыш ясасын, рәхим итсен. Минем аның белән эш тәҗрибәм бар: "Башкорт" оешмасы (Русиядә экстремист оешма дип игълан ителгән, эшчәнлеге тыелган - ред.) мәхкәмәләре барган чакта да ул еш кына әңгәмәгә бармады, йә телефонын алып тормады, ә үзе булдыра алганда без бик теләп аны да сөйләттек. Гади генә эш итәсе, диалогка барасы, үз фикереңне әйтергә теләвеңне күрсәтәсе урында, кешеләр тәнкыйтьли башлый. Менә күптән түгел бездә Башкортстан республикасы хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов чыгыш ясады, ул Гарифуллин сүзләрен тәнкыйтьләде, аның фикеренә каршы фикерен әйтте. Күптән түгел генә хезмәттәшем Айдар Әхмәдиев дискуссия форматында эфир әзерләде, анда ике яклы фикер булсын өчен, Илнар Гарифуллин белән бергә йә Юлдаш Йосыпов, йә Азат Бердин катнашырга тиеш иде. Икесенең берсе дә катнашмады. Әйе, мондый чакта Гарифуллин күбрәк булып чыга. Башкорт милли җәмәгатьчелеге йөзеннән чыгыш ясаучы юк икән, без нишли алабыз соң? — диде Руслан Вәлиев.

Башкорт милли хәрәкәте активисты Руслан Габбасов "Фейсбук"тагы постында үзен "Эхо Москвы в Уфе" радиосына чакырмаулары, журналистлар чакырган җиргә һәрвакыт йөрүе хакында язып чыкты. Азатлык хәбәрчесе белән әңгәмәсендә дә шул ук фикерләрен әйтте, Илнар Гарифуллин радиода бик еш чыгыш ясаган чакта да, ул үзен генә түгел, гомумән, башкорт милләтенең иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен чакырмауларына карата дәгъва белдерде.

Руслан Габбасов

— Мине "Эхо Москвы в Уфе" радиосына соңгы тапкыр 2020 елның 6 февралендә чакырдылар. Ул вакытта әле "Башкорт" оешмасы экстремистик дип игълан ителмәгән иде. Мин чакырган җиргә һәрвакыт барам. Күптән түгел генә "Миллиард.татар"га түгәрәк өстәлдә чыгыш ясарга чакырдылар. Аның өчен үзебезнең башкортлар ягыннан миллиард тәнкыйть ишетергә мөмкин, ләкин барыбер бардым. Чөнки анда үз фикереңне әйтергә, ике милләт арасындагы каршылыкны чишүгә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Мин һәрвакыт татар-башкорт дуслыгы яклы булдым. Ә менә "Эхо Москвы"га чакырып та мин килмәдем дигәннәре – ялган. Башка тарихчылар, Юлдаш Йосыпов, Салават Хәмидуллиннар турында берни әйтә алмыйм, әмма иҗтимагый хәрәкәттәгеләрнең берсе дә андый чакыруларга каршы килмәс иде дип ышанам.

"Башкорт" оешмасы Русиядә тыелганнан бирле безне чакырганнары юк дияргә була. Руслан Нуретдинов, Лилия Чанышева кебек либералларны чакыралар, ә башкорт милли хәрәкәтеннән беркем юк. Мин башкорт милли хәрәкәтендә 15 ел эшләп, анда 5 тапкыр булганмындыр, ә Илнар Гарифуллинны анда ике ай саен күрәм. Ул елына 6-7 тапкыр эфирга чыга дигән сүз. Ул анда үз теләге белән килми инде, аны шалтыратып чакыралар, ә чакырганнар икән, ул ни теләсә, шуны сөйли ала. Әлбәттә, миңа аның гел башкортларны дискриминациядә, милләтләр каршылыгында, ассимилияциядә, тагын әллә ниләрдә гаепләп утыруы ошамый. Тик мин бу очракта Илнарны гаепләмим, ә аңа каршы фикер белдерерлек кеше чакырмавы өчен, Уфадагы "Эхо Москвы" җитәкчелеген гаеплим, — диде Габбасов.

Ул Рәзиф Абдуллинны эшкә алу мәсьәләсен хуплавы, аны бик хөрмәт итүе, бу нисбәтле булган һөҗүмне дә уртаклашмавы хакында әйтте.

— Бу мәсьәләдә низагта Урал Вәлишин күбрәк фикер язды, мин ул кешене бик аңламыйм. Рәзиф Абдуллин буенча әйткән сүзләрен дә җитди кабул итмәдем, чөнки мин аны җитди иҗтимагый хәрәкәт вәкиле буларак кабул итмим. Ә Рәзиф Абдуллин белән мин күптән таныш, бик хөрмәт итәм, ул Башкорт милли хәрәкәте әгъзасы да булды, "Башкорт яшьләре оешмасы"нда да торды. Бик яхшы мәкаләләр, хөкүмәткә мөрәҗәгатьләр язуын беләм. Әгәр аңа татар дип әйтеп һөҗүм итәләр икән, мин бу карашларны уртаклашмыйм. Ул "Эхо Москвы"да эшләп, анда бик күп яхшы эшләр башкара ала дип уйлыйм һәм аны профессионал буларак кына беләм, — диде Габбасов.

Руслан Вәлиевның Facebook-тагы постында Рәзиф Абдуллинның милләтен ачыклап, "Эхо Москвы в Уфе" радиосын татарлык сәясәтендә гаепләгән Урал Вәлишин да, үз сүзләренә төп дәлил итеп, анда Илнар Гарифуллинның еш чыгышларын китерә.

"Ни сәбәпле сез даими рәвештә, хәтта Башкортстанда яшәмәгән иң билгеле башкирофоб, журналист, Татарстан кешесе Илнар Гарифуллинны эфирларыгызга чакырасыз һәм Башкортстан халкына үзегезнең деструктив программаларыгызны тутырасыз? Миңа Башкортстан кешесенә ул нәрсәгә кирәк?" дип яза Вәлишин.

Ул Илнар Гарифуллинны эфирларга чакыру Казан хакимияте заказы белән эшләнергә мөмкин булуында да шик белдереп сорау куя һәм моны Башкортстан хакимиятен көчсезләндерү өчен эшләнүче эш буларак бәяли.

"Ни өчен сез җанисәп, фальсификацияләр, башкорт администрациясе турында негатив фикер сөйләүче Татарстан кешесен Башкортстан эшләренә катнаштырасыз? Моннан сезгә ни файда? Бу Уфадагы һәм Башкортстандагы хакимиятне көчсезләндерү буенча Казан заказымы?" — дип дәвам итә Урал Вәлишин.

Бу фикергә Гөлчирә Мөдәрисова да теләктәшлек белдерә.

"Руслан Вәлиев, Казан идеологы һәм башкирофоб Илнар Гарифуллинны эфирга чакырып, үзегезнең башкортка каршы башкарылучы эшчәнлегегезне туктатыгыз. Кем сезгә мондый хокук бирде? Мин аңламыйм, Башкортстан республикасы хакимияте кая карый?" дип яза Мөдәрисова.

Чыгышы белән Башкортстанның Бүздәк районыннан булган галим Илнар Гарифуллин фикеренчә, "Эхо Москвы в Уфе" нейтраль карашлы матбугат чарасы. Ул һәркем өчен ачык мәйдан, әмма ни өчендер башкорт җәмәгатьчелеге аның белән дебатларда катнашудан да курка. Әле узган атнада гына Гарифуллин белән дискуссия формасында эшләнәсе эфирга башкорт галимнәре килүдән баш тарткан.

Илнар Гарифуллин

— Мин бер аяк белән Башкорстанда, икенче аягым белән Татарстанда яшим. "Татарстанда яшәүче Илнар" дип әйтүчеләрнең үзләренә караганда, үз туган авылымда, Башкортстанда Бүздәктә ешрак та буламдыр әле. Чынлыкта, аларның бу гауга чыгаруы минем Татарстанда, Башкортстанда яшәүгә бәйле дә түгел. Башкортстанда татарларга каршы барган сәясәт, этноцид фактлары турында сөйлим һәм алар моңа каршы берни дә әйтә алмыйлар. Бу тавыш та шул сәбәпле башланды. Узган атнада "Эхо Москвы в Уфе" радиосында мин дебат формасындагы тапшыруда катнашырга тиеш идем. Анда булырга тиешле ике башкорт галиме Азат Бердин белән Юлдаш Йосыпов башта катнашабыз дип әйттеләр, әмма иң соңгы мизгелдә куркып качтылар, катнашмадылар. Иң соңгы мизгелдә генә эфирга сәясәт белгече Владимир Савичевны җибәрделәр. Ул сүзне икенче якка борып җибәрергә тырышты, әмма булдыра алмады.

"Эхо Москвы в Уфе" элек-электән бөтен мәсьәләгә карата тигез караш алып бара. Анда "Говорим по-татарски", "Говорим по-башкирски" тапшырулары да бергә барды. Милли яки сәяси мәсьәлә килеп чыкканда, алар ике якның да фикерен бирергә тырышалар. Бер яклы түгелләр. Татар-башкорт мәсьәләсе килеп тугач та, алар аны ике яклы итеп бирергә тырыштылар. Әмма башкорт ягына бу ошамый, чөнки алар, Мортаза Рәхимов заманыннан ук, үз фикерләрен генә административ ресурс аша көчләп тыгарга күнеккәннәр. Хәзер аларның элекке сәясәте бу матбугат чарасы аша барып чыкмый, шуңа җенләнәләр, — ди Гарифуллин.

Белешмә: "Эхо Москвы в Уфе"

"Эхо Москвы в Уфе" — Мәскәүдәге "Эхо Москвы" ("Мәскәү кайтавазы") радиосының Уфадагы бүлекчәсе. "Эхо Москвы в Уфе" эфирында һәр көн яңалыклар, интерактив програмнар, шулай ук сәясәт, икътисад, бизнес, сәнгать, тарих темаларына әңгәмәләр тапшырыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!