2022 ел Татарстанда дигитальләштерү елы дип игълан ителде

Бу хакта карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, 2022 ел Татарстанда дигитальләштерү елы дип игълан ителде. Бу уңайдан оештыру комитеты төзеләчәк.

15 декабрьгә кадәр Татарстан мәгълүматлаштыру министрлыгы чаралар планын әзерләячәк. Чаралар планын үтәүне Татарстан дигитальләштерү проектлары эшче төркеме тәэмин итәчәк диелә.

2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде.

БУ ТЕМАГА:

Видеокамералар: бар яклап күзәтү

Татарстанда инде берничә ел кеше йөзен тану видеосистемын кертү эше алып барыла. "Акыллы" камераларны куллану кирәклеге турында элегрәк Татарстан мәгълүматлаштыру министрлыгы да әйткән иде.

"Idel.Реалии" язуынча, соңгы елларда Татарстанда 2020 елда видеокүзәтүгә бәйле кимендә 17 дәүләт сатып алуы башкарылган. Бу андый төр сатып алулар арасында рекорд булып тора.

Рәсми хакимият видеокүзәтүне террорга каршы көрәш, халык иминлеге, җинаятьләрне булдырмау кебек сәбәпләр белән аңлатса да, гамәлдә бу җиһазлар халыкны күбрәк контрольдә тотуга кулланылуы күренә. Мисал өчен, "үзизоляция" режимы вакытында Татарстан халкын "Безопасный город" системы ярдәмендә күзәттеләр.

Моннан тыш Татарстан һәм Русиянең кайбер башка төбәкләре актив рәвештә видеокүзәтү юнәлешендә Кытай тәҗрибәсен куллана. Моның өчен хезмәттәштеккә Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгыр һәм башка мөселман халыкларны эзләрлекләү өчен кулланылган җиһазларны булдыручы ширкәтләр тартылган булган.

Берничә ел элек Азатлык Татарстан хакимиятенең мәчетләрдә күзәтү камералары урнаштырырга теләгәне турындаязган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!