"Ят агент" дип тану эшен мәхкәмәгә тапшыру турында канун өлгесе думага кертелгән

Хәзерге вакытта бу карарны башка дәүләт оешмалары, әйтик прокуратура гаризасы нигезендә Юстиция министрлыгы кабул итә.

Русия думасы Русия ватандашларын ят агентлар дип тану турындагы карарларны мәхкәмә вәкаләтенә тапшыру турындагы канун өлгесен караячак. Документ 9 декабрьдә кертелгән һәм парламентның түбән пулаты базасында теркәлгән.

Канун өлгесенең авторлары – "Яңа кешеләр" ("Новые люди") фракциясенең биш депутаты. Канун өлгесе кешенең яки оешманың ят агент эшчәнлеге алып бару-бармавын, шул исәптән башка дәүләт мәнфәгатьләренә яраклы эш итү-итмәвен билгеләү хокукын мәхкәмәгә тапшырырга тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта бу карарны башка дәүләт оешмалары, әйтик прокуратура гаризасы нигезендә Юстиция министрлыгы кабул итә.

Мәсьәләне мәхкәмәгә тапшыру – затларның, оешмаларның хокукларын һәм башкарма хакимиятнең федераль оешмаларының хокукларын тигезләячәк һәм хокук куллану тәҗрибәсендә гаепсезлек презумпциясе принцибын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк диелә документта.

Дәүләттән ят агентлар канунын бозу турында кисәтү алганнан соң, нигезле җавап әзерли алсыннар өчен, юридик затларга өч ай вакыт бирергә тәкъдим ителә.

Канун өлгесе, шулай ук, ят агентлар реестрына керүгә сәбәпче булырдай сәяси эшчәнлекләр исемлеген тәгаенләштерергә тәкъдим итә.

БУ ТЕМАГА:

Русия думасына медианы мәхкәмәсез "ят агент" дип атауны тыйган канун өлгесе кертелгән

Русиядә ят агентлар турындагы канун 2012 елда барлыкка килде. Канун Юстиция министрлыгына чит илдән финанслау алган һәм сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнгән сәүдәгә корылмаган оешмаларны ят агентлар дип тану мөмкинлеген бирде.

Әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнүне билгеләрдәй критерияләр ачыкланмаган, шуңа бу хакимиятләргә мәгариф, мәдәният, сәламәтлекне саклау, экология, кеше хокукларын яклау өлкәсендә эшләүче оешмаларны эзәрлекләргә мөмкинлек бирә.

Шул ук вакытта, тугыз ел гамәлдә булуы дәвамында канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар, аның көче оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да кагыла.

Хәзерге вакытта "ят агент" сәүдәгә корылмаган оешмалар дип Русиядә 200дән артык оешма танылган. "Ят агент мәгълүмат чаралары" реестрына йөздән артык кеше һәм оешма кертелгән.

2021 елда "ят агент мәгълүмат чаралары" исемлеге өч тапкырга озынайган.

Әлеге канун аркасында Азатлык радиосы Европаның кеше хокукларын яклау мәхкәмәсенә Русиягә каршы дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Медиакорпорация фикеренчә, бу канунны куллану кеше хокукларын боза.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!