Change.org сайтында Казандагы Җәмигъ мәчете төзелешенә каршы петиция чыкты

Иллюстратив фото

Петиция Русиянең табигать ресурслары һәм экология министрлыгына атап язылган.

Казансу елгасы ярында Җәмигъ мәчетен төзүгә каршы петиция 15 гыйнварда чыккан һәм 1000ләп имза җыйган.

Петиция авторы фикеренчә, рекреацион зонадагы төзелеш һәм елганың кишәрлеген күмеп кую аның экологиясенә тискәре йогынты ясаячак.

"Бу урын Казан халкы өчен дә, туристлар өчен дә саф һавада йөреп кайту зонасы, ял зонасы булып тора. Мондый масштабтагы мәчет торак массивында урнашырга тиеш түгел, моның өчен торак йортлардан еракта булу, шулай ук моңа ярашлы җәяүлеләр һәм транспорт логистикасы булуы шарт" диелгән петициядә.

Алданрак Татарстан хакимиятләре Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең урынын билгеләгән иде. Ул Казансу буенда, Кирмән каршында урнашачак диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Мәчет ун мең кешене сыйдыра алачак, ә манаралары Русиядә иң биеге булачак дип фаразлана.

Аның төзелеше 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга арнала.

Алданрак Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган төп чаралар планы расланды. Планга төрле китапханәләр фондларында һәм фәнни оешмалардагы ислам кулъязма чыганакларын саклау, өйрәнү популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү өчен Казанда фәнни үзәк булдыру кертелгән.

Быел барлыгы 71 чара узачак. Аларның төп өлешен Татарстанда оештыру каралган. Шулай ук Мәскәү, Ульян, Түбән Новгород өлкәләрендә һәм башка төбәкләрдә чаралар үткәреләчәк.

Моннан тыш, 2022 елда фәнни форумнар, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, бәйгеләр үткәрү, басма һәм видео язмалар эшләү каралган. Казанда халыкара чаралар да узар дип көтелә. "Русия – Ислам дөньясы" төркеме утырышы, "KazanSummit" икътисад саммиты, Татарстанда узачак ЮНЕСКО дөнья мирасы комитетының 45 сессиясендә Русия мөселманнарының илаһият мирасы белән таныштыруга багышланган чара үткәрү каралган.

Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган чараларны оештыру комитетын Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!