Җәфалаулар турында сөйләгән тоткын Марсель Әмировны тикшерү эшләре уздыру өчен 6нчы төзәтү колониясенә күчергәннәр

Марсель Әмиров

“Якланучымның иң курыккан әйберсе килеп чыкты. Марсель Марсович миңа, 6нчы төзәтү колониясенә кире кайтарсалар, яңадан ачлык тота башларга ниятләвен җиткерде” , дип хәбәр итте адвокат Татьяна Шабанова.

Тоткын Марсель Әмировны тикшерү эшләре уздыру өчен Киров өлкәсенең Омутнински районындагы аерым тәртипле 6нчы төзәтү колониясенә күчергәннәр. Бу хакта Idel.Реалиига адвокаты Татьяна Шабанова хәбәр иткән, ул шушы көннәрдә генә Кирово-Чепецкиның 12нче дәвалау-төзәтү оешмасында, тоткын янында булган.

Адвокат сүзләренчә, 23 гыйнварда Әмиров 13 көн дәвам иткән ачлык тотудан туктаган.

Тоткын үзен башка төбәкнең төзәтү оешмасына күчерүләрен, үзе уйлавынча, канунсыз булган дисциплинар җәзаларны гамәлдән чыгаруны һәм медицина тикшерүе үткәрүләрен таләп иткән иде. Бу таләпләренең бер өлеше канәгатьләндерелгән.

"Якланучымны табиб караган, аңа УЗИ һәм ашказаны гастроскопиясе ясаганнар. Аңа ятак режимы билгеләнгән. Шулай да, соңрак Омутнинскиның тикшерү комитеты тикшерүчесе миңа, тикшерү эшләре уздыру һәм җәза үтәвен дәвам иттерү өчен, Марсель Әмировны кабат 6нчы төзәтү колониясенә күчерү турында карар кабул ителүен хәбәр итте. Ягъни, якланучымның иң курыккан әйберсе килеп чыкты. Марсель Марсович миңа, 6нчы төзәтү колониясенә кире кайтарсалар, яңадан ачлык тота башларга ниятләвен җиткерде" , дип сөйләгән адвокат Татьяна Шабанова.

2021 елның 18 ноябрендә Киров өлкәсенең 6нчы төзәтү колониясенә Русия президентының Кеше хокуклары шурасы әгъзалары килгән чакта, Марсель Әмиров хокук яклаучы Андрей Бабушкинга төзәтү оешмасында газаплаулары турында хәбәр иткән иде. Ул 6нчы төзәтү колониясендә үзен бәдрәф шакшылары салынган тазга йөзе белән чумдыруларын һәм швабра сабы белән көчләүләрен хәбәр итте. Соңрак Әмиров үз күрсәтмәләрен адвокат Татьяна Шабановага кабатлады һәм аларны мәгълүмат чараларында бастырырга рөхсәт бирде.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Киров өлкәсендәге идарәсе Әмировны җәфалауларын кире какты.

"Киров өлкәсенең төзәтү оешмаларында җәза үтәү дәверендә хөкем ителүчегә карата физик көч һәм махсус чаралар кулланылмады, нинди дә булса рухи яки физик басым күрсәтелмәде, хакимият тарафыннан Әмировка мыскыллаулар, янаулар, шулай ук кеше абруен төшерүче мөгаләмәгә юл куелмады", дип хәбәр итте оешманың матбугат хезмәте.

Омутнински районара тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Олеся Махнева Марсель Әмировның гаризасы нигезендә тикшерү уздырды.

"Тикшерү барышында күрсәтелгән дәлилләр расланмады һәм, тупланган материаллар җыелмасы белән, дөрес түгеллеге исбат ителде", дип нәтиҗә ясаган иде тикшерүче Махнева.

Тикшерү уздырылганнан соң Әмировка Җинаять кодексының 306нчы маддәсе нигезендә ("Белә торып ялган әләк") җинаять эше ачылды.

Президент кушуы белән Русиянең Баш прокуратурасы 1 июньгә кадәр илнең барлык тикшерү изоляторларын тоткыннарның хокуклары саклануга тикшерәк, дип хәбәр итте Русиянең мәгълүмат чаралары.

Шулай ук, Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Андрей Бабушкин, Киров колонияләренә кабат килергә ниятләве турында белдерде, әмма моның кайчан булачагы турында әлегә хәбәр ителми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!