Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Киров өлкәсендәге идарәсе тоткын Марсель Әмировны 6нчы төзәтү колониясендә һәм 12нче дәвалау-төзәтү оешмасында газаплаулары турындагы хәбәрләрне кире кага. Оешманың бу карашы белдерелгән хатны "Idel.Реалии" 31 декабрьдә алган.
"Мәгълүмат чарасында чыккан, Русия ФСИНының Киров өлкәсендәге идарәсенең 6нчы төзәтү колониясендә һәм 12нче дәвалау-төзәтү оешмасында тоткын Әмировның хокуклары бозылу турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Киров өлкәсенең төзәтү оешмаларында җәза үтәү дәверендә хөкем ителүчегә карата физик көч һәм махсус чаралар кулланылмады, нинди дә булса рухи яки физик басым күрсәтелмәде, хакимият тарафыннан Әмировка мыскыллаулар, янаулар, шулай ук кеше абруен төшерүче мөгаләмәгә юл куелмады", диелгән хатта.
Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Әмиров көн тәртибендә каралган вакытта ашый.
"Хөкем ителүченең җәза үтәү шартлары гамәлдәге канун нормаларына туры килә. Медицина ярдәмен тулы күләмдә ала. Шул ук вакытта хөкем ителүче демонстратив-шантажлап хакимият хезмәткәрләренең канунлы таләпләрен үтәүдән баш тарта, эчке тәртип кагыйдәләрен боза, шуның аркасында берничә мәртәбә штраф изоляторына куылды", дип белдерәләр оешмада.
Алданрак Марсель Әмировның 12нче дәвалау-төзәтү оешмасыннан туганнарына мөрәҗәгать итүе турында хәбәр булды.
Ул газаплаулар турындагы күрсәтмәләреннән соң үз гомере өчен куркуын белдерде.
29 декабрьдә адвокаты Татьяна Шабанова аша төганнарына мөрәҗәгать тапшырды. Ул дәфтәрдән ертып алынган кечкенә кәгазьгә язылган.
"Туганнарым, яратканнарым. Сезгә рәсми белдерү: әгәр КАЙГЫ булса, һәм сезгә асылынып үлгән дигән диагноз белән яки йөрәк чире белән вафат булган яки кан тамырларын кискән дигән экспертиза белән мәетемне китерсәләр... ҮТЕНЕП СОРЫЙМ СЕЗДӘН – ЫШАНМАГЫЗ!!!" диелгән хатта.
Марсель Әмиров, үлгән очракта Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәргә һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәрләренә каршы "Үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачуны таләп итәргә кушкан. Тоткын Киров өлкәсе Омутнински районындагы 6нчы төзәтү колониясендә даими рәвештә кыйнаулар һәм газаплаулар булуы турындагы үзенең күрсәтмәләрен кабатлаган.
Адвокат Татьяна Шабанова Марсель Әмировка Җинаять кодексының 306нчы маддәсе нигезендә ("Белә торып ялган әләк") җинаять эше ачылуын хәбәр итте.
Хокук яклаучылардан алынган рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, ялган әләк турындагы җинаять эше 6нчы төзәтү колониясе тоткыннары Николай Медведчиков, Какаджан Ахунов, Нуратдин Аббасов, Валериан Гогнадзе һәм тоткын Хмарскийга (исеме билгеле түгел) каршы да ачылган.
29 декабрьдә электрон почта аша "Idel.Реалии" редакциясенә ФСИНның Киров өлкәсе идарәсеннән 6нчы колониядәге газаплаулар турындагы өч язманы кире кагуны таләп иткән хат килгән иде. Бу – "Гыйбадәтле газаплаулар. 6нчы төзәтү колониясе тоткыннары киңкүләм көч кулланулары турында хәбәр итте", "Форма ботинкасы киелгән уң аяк табанының йомшартучы тибүе", "Кировның 6нчы колониясе тоткыны Кеше хокуклары көнендә үзенә кул салган" язмалары.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!