15 апрельдә Казанның танк училищесында, Русиянең Украинага каршы башлаган сугышында үлгән ефрейтор - Дамир Гыйлемханов белән хушлаштылар. Хушлашу чарасына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Дамир Гыйлемханов 1999 елда Казанда туган. 42нче мәктәптә тугыз сыйныф бетергән.
2015 елда Гыйлемханов көллияткә укырга кергән, "сантехник җайланмаларны монтажлау һәм куллану, һаваны нормага китерү һәм җилләтү" белгечлегенә укыган.
2019 елда гаскәргә алынган, соңрак килешү нигезендә хезмәт итә башлаган.
Дамир Гыйлемхановка 22 яшь. Һәлак булганнан соң аңа Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Русия каһарманы исеме бирелгән.
Татарстанда Украинага каршы сугышта һәлак булганнарның гаиләләренә ике миллион сум түләячәкләр. Бу хактагы фәрманны апрель башында республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган иде.
24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сугышны хуплап чыкты.
Сугыш башыннан бирле Русия үзенең югалтулары турында ике мәртәбә генә сөйләде. 2 мартта Русия саклану министрлыгы 498 хәрби һәлак булды, 1597 кеше яраланды, дип хисап бирде. 25 мартта министрлык Украинадагы сугышта 1351 хәрби үлде, 3825 хәрби яраланды дип хәбәр итте.
Азатлык Украинада һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлеген туплап бара.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!