Казанның атыш булган 175нче гимназиясендә хәтер паркы ясаячаклар

Казанның 175нче гимназиясе

Аны ясауга җиде миллион сум тотачаклар.

Казанның узган ел атыш булган 175нче гимназиясе җирләрендә хәтер паркы ясаячаклар, бу фаҗигадә тугыз кеше һәлак булган иде. Әлеге тендер дәүләт сатып алулары сайтында чыккан.

Татарстан бюджетыннан җиде миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Заказ бирүче – Татарстанның баш инвестиция-төзелеш идарәсе.

Узган ел гимназия ишегалдында хәтер аллеясе утыртылган иде. Бу кечкенә парк 2021 елның 11 маенда һәлак булган 7 укучы һәм 2 укытучы хөрмәтенә утыртылды. Бакча шау яшел, чәчәктә утыра. Аны балалар үзләре карый, әти-әниләр дә булыша. Иң зур атыш булган 8А сыйныфы укыган бүлмәдә дәресләр узмый, анда мемориал.

Һәр айның диярлек унберенче көнендә мемориал урнашкан җирдә, тәрәзә төбендә чәчәкләр яңарып тора. Аны балаларын югалткан әти-әниләр дә, һәлак булганнарның дуслары да алып килә.

2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде, атышта 23 кеше яраланды.

Атышны тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.

Тагын берничә кешегә, шул исәптән гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

Быел 11 майда гимназиядә бу фаҗигане искә алдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!