Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәбендәге атышка – бер ел. Путин вәгъдәләре сүздә генә калды


Казанның 175нче гимназиясе укучылары атышта һәлак булган укытучылары белән хушлаша, 12 май 2021
Казанның 175нче гимназиясе укучылары атышта һәлак булган укытучылары белән хушлаша, 12 май 2021

Бер ел элек Казанның 175нче гимназиясендә атышта һәлак булган 9 кешенең туганнарына компенасация түләнгән, яраланучылар да үз өлешен алган. Ә менә Путинның мактау кәгазе һәм акчасы сүздә генә калган. Азатлык бер ел эчендә ниләр булганын искә ала.

Бүген Казанның 175нче гимназиясендә бер ел элек булган фаҗигане искә алалар. Яңа ремонт ясалган бинада. Зур түрәләрсез генә, шау-шусыз, үзләренчә, тыныч кына. Татарстан президенты да юк, Казан мэры да килми. Иң зур түрә – Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Туганнарча, бер оя булып кына искә алу - балаларын, якынннарын югалтучыларның да, мәктәп укытучыларның да теләге.

Башта "линейка"да бер минутлык тынлык, аннары узган елны гимназия ишегалдында утыртылган хәтер аллеясе янында матәм җыелышы. Бу кечкенә парк 2021 елда 11 майда һәлак булучы 7 укучы һәм 2 укытучы истәлегенә утыртылды. Бакча шау яшел, чәчәктә утыра. Аны балалар үзләре карый, әти-әниләр дә булыша. Иң зур атыш булган 8А сыйныфы укыган кабинет юк, анда мемориал. Бу хәтер урынында 9 лампочка, 9 һәлак булучыларның истәлеге итеп алар янып тора. Һәр айның унберенче көнендә диярлек мемориал урнашкан җирдә, тәрәзә төбендә чәчәкләр яңарып тора. Аны балаларын югалткан әти-әниләр дә, һәлак булучыларның дуслары да алып килә. Биредә теләгән кешеләр килеп догалар укып китәләр. Бүген дә биредә тәрәз төпләрендә чәчәкләр күп булачак. Өйләдән соң гимназиягә терәлеп торган "Гаилә" мәчетендә һәлак булучыларның рухына Коръән сүрәләре укылачак. Бу өлешен "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин алып бара. Аның ике улы да бу мәхшәр аша узды. Азатлыкка баланың күңелендә ул мәңгегә уелып кала, курку хисен бетерү авыр дип аңлаткан иде.

Бу фаҗигадән соң күпләр айнып бетә алмый, тынычлык таба алмый. Аеруча балаларын югалтучылар. Укытучылар да психологлар белән эшләвен дәвам итә. Узган елгы 8А быел 9ны тәмамлый, алар таралышмады. Бер йодрык булып моңа кадәр укыдылар, фаҗигадән соң да бердәм булып калдылар. Сыйныфташларына ниһаять, озак вакыт Мәскәүдә дәваланган, сул аягына зур зыян килгән Кәрим Хәсәнов та кушылган. Ул мәктәпкә йөреп укый. Арслан Шаһапов исә әлегәчә әнисе белән Мәскәүдә, ул мөмкинлек булганда онлайн укый. Ара-тирә дуслары белән интернет аша аралаша. Элемтәләр өзелми. 8А балалары өчен татар теле һәм әдәбияты кабинетында дәрес алып барган Диләрә Галиуллина эшкә чыкмаган, ул өйдә дәвалану ялында.

Һәлак булучы балаларның ата-аналарына, ике укытучының туганнарына да компенсация түләнгән. Татарстан бюджетыннан 1 миллион сум. Моннан тыш "Кызыл хач" фонды да шул ук күләмдә акча бүлде. Дәүләт аерым кешеләргә кредитларны каплап бетәргә дә ярдәм иткән. Республика быел кабер ташларын куяр өчен һәрбер гаиләгә 200 мең сум бүлеп биргән. Яраланучыларга 400 мең сум бирелгән. Бу да республика бюджетыннан түләнгән. Дәвалану да шактый зур чыгым таләп итә. Соңгы елда булган инфляциядә бу аеруча сизелә.

Мулланур Мостафин — 11 май иртәсендә 175нче гимнзиядә атыш оештырган Илназ Гәләвиев белән беренче очрашып аны туктатырга тырышкан кеше. Иң күп яралар да аңарда. Озак вакыт Мулланур әфәнде Казанда, аннары Мәскәүдә дәваланды, әмма аны сәламәт кеше дип әйтеп булмый. Пуляның алты кыйпылчыгын табиблар эченнән чыгара алмады, башында – титан протез. Шулай булуга карамастан ул 175нче мәктәпкә эшкә, шул ук вазифага кайтты. Бүген дә ул матәм чараларында катнаша. Шул ук мәктәптә укыткан хатыны Әлфия Мостафина да балалар, ата-аналар белән бергә һәлак булучылар рухына дога кыла.

Әлфия һәм Мулланур Мостафиннар
Әлфия һәм Мулланур Мостафиннар

Бер ел элек булган вакыйгалар хакында Мулланур әфәнде сөйләшергә яратмый да, теләми дә. "Бу хәлләрне онытырга ярамый, әмма гел искә төшереп тә торырга кирәкми", дип аңлата халәтен. Шуңа да Азатлык белән аның хатыны, шул ук мәктәптә укытучы булып эшләүче Әлфия Мостафина аралашты. Ул иренең сәламәтлеге турында сөйләде.

Бу вакыт эчендә тән ярасы да, йөрәк ярасы да төзәлми

— Иремнең сәламәтлеге бик нык какшады. Яралары авырта, сызлый. Башы үтереп кысып авырта ди, аңлашыла да, контузия бит ул. Тиз арый, хәле китә, шулай да сер бирмәскә, оптимистларча карарга тырыша. Бер ел бик аз бит ул, бу вакыт эчендә тән ярасы да, йөрәк ярасы да төзәлми. Мулланурның күз алдына һәлак булган балалар да, ул вакыйга да килә дә баса. Тын кысылып китәме, йөрәкме... Ничек тыелып булсын? Булмый. Елый ул да, мин дә елыйм, — дип үз халәтләрен аңлатырга тырыша Әлфия ханым. — Тормыш икегә бүленде. Психологларга ул да йөри, мин дә йөрим. Һәрхәлдә тырышам, дәрес сәгатьләре күп. Андый ярдәм булмаса, тәмам ычкынырга мөмкин. Каникулларда булса да барабыз, барыбер җиңел булып кала. Бушанып китәм димме инде. Укытучылар да зур стресс кичерде.

Дарулар бик кыйммәт. Яздырып бушлай алып була дигәннәр иде, без ничектер туры килмәдек. Коронавирус көчәйде, аларны карадылар, хастаханәгә керерлек тә түгел вакытлар бар иде. Мулланурның гемоглобины бик түбән, аны күтерәр өчен дә һәрдаим препаратлар кирәк. Башка чирләре дә күп. Аена 10 мең сумнан артык дарулар алабыз, бу безнең гаилә бюджетына зур акча инде. Табибларга рәхмәт, теләсә кайсы вакытта шалтыратыгыз, килегез дип кенә торалар.

Әлфия ханым шулай да зарланмый. Хезмәт хаклары кечкенә булса да сер бирмәскә тырыша. "Аллаһ Тәгалә исәнлек биргән икән, шөкер итәбез, ерып чыгарбыз әле" ди ул. Бакчада яшелчәләр утырттык, авыл, җир яшәтер дип ышана. Ул да республика вәгъдә иткән компенсацияләр түләнде ди. Ә менә Русия президенты Владимир Путин вәгъдә иткән мактау кәгазе дә, аның янына тиешле акчаның да язмышы билгесез.

— Мулланур кайда барса да гел сорыйлар – сезгә Мактау кәгазе, медаль бирделәрме, акчасы күпме булды дип. Путин фаҗига булган көнне укытучылар берсе дә үз урынын ташлап качмады, балаларны коткарырга тырышты дип мактады, аларны бүләкләргә кушты. Президентның бу белдерүе матур сүзләр генә булып калды, ни кәгазе юк, ни акчасы дигәндәй... Бер ел узды, берни юк. Кеше сорый кызыксынып, без берни юк дибез, — ди Әлфия Мостафина.

Путин мактавына лаек укытучылар арасында 175нче гимназиянең элекке мөдире Әминә Вәлиева да бар иде. Әмма соңыннан аңа һәм тагын өч кешегә Русия Җинаять кодексының "Ваемсызлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Әминә Вәлиева журналистлар белән инде бер елга якын аралашмый. Теләми. Башта ул сәламәтлеге какшап хастаханәгә эләкте, соңгы вакытта гомерен өйдә уздыра. Ул эшләми. Аның эшен вакытлыча гимназиянең уку-укыту эше буенча урынбасар Гөлгенә Баһавиева алып бара. Әминә Вәлиева журналистларга ябык, матбугат белән элемтәне аның адвокаты Руслан Нагиев алып бара. Узган елны Азатлыкка аның кызы Эльвира Ибраһимова әнисенә карата ачылган җинаять эше гадел түгел дип сөйләде.

Нагиев хәбәр итүенчә, Русиянең Тикшерү комитеты үз эшен төгәлләгән, шушы көннәрдә документлар адвокатка тапшырылырга тиеш, ул андагы нечкәлекләр белән таныша алачак.

Руслан Нагиев
Руслан Нагиев

— Тикшерү тәмамланды. Берничә том эш анда. Ул эшләр прокуратурага да, аннары мәхкәмәгә дә тапшырылачак. Мәхкәмә утырышлары кайчанга билгеләнә – билгесез. Миңа да, башка адвокатларга да тикшерү эше документлары белән танышып та өлгерергә кирәк әле. Вакыт бирелер дип ышынам, чөнки бу четерекле, резонанслы эш, — ди Нагиев. — Әминә Вәлиевадан бер ел буена сорау алынды. Төрлечә булды алар. Мәхкәмәдә ничек булыр, әйтә алмыйм. Шуны аңлатырга кирәк: Әминә Вәлиева 9 кеше үтерүдә һәм берничә кешене яралауда гаепләнгән Илназ Гәләвиев белән бергә хөкем ителми. Бу – аерым эшләр. Әминә ханым башта ук ул "коточкыч адәм" белән бер скәмьядә утырмыйм дип белдерде. Аерым булганда Вәлиева эше нигезендә барган мәхкәмәдә "присяжный"лар була алмый. Без бары тик хөкемдарның гадел булуына ышанып кына эш итәчәкбез. Әминә ханым үзен гаепле дип санамый. Ул гомерен балалар укытуга, шушы мәктәпкә биргән кеше. Мине гаепле дип таныйлар икән, үземә кул салачакмын дип гарьләнеп елый ул.

Илназ Галәвиев җинаять эше нигезендә кайчан мәхкәмә башлануы билгеле түгел. Ул тикшерү изоляторында утыра, тикшерү эшләре тәмамланды дигән рәсми белдерү әле булмады.

Казан мәктәбендә атыш фаҗигасе

2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дип хәбәр ителә.

Галәвиев 175нче гимназияне 2017 елда тәмамлый. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елда аннан куыла.

Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.

Галәвиевкә корал алуга таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән. Русия Тикшерү комитеты исә анда баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерә.

Һөҗүмгә берничә көн кала Галәвиев "Бог" исемле телеграм каналы ача һәм анда үзен Бог дип игълан итә. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куя.

175нче гимназиядә атыш вакыйгасын тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.

Тагын берничә кешегә, шул исәптән 175нче гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG