Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәптәге фаҗига. Укытучы карашы


Әлфия һәм Мулланур Мостафиннар
Әлфия һәм Мулланур Мостафиннар

Казан мәктәбендә булган фаҗига укытучының балаларга белем бирүче, тәрбияләүче генә түгел, аларның иминлеге өчен җаваплы булуын да күрсәтте. Аларга да куркыныч яный. Кәгазь эшенә күмелеп, түбән хезмәт хакы алган, әмма көне-төне мәктәптә уздырган укытучылар эшенә дәүләт үзгәрешләр кертерме?

Әлфия Мостафина – Казанның 175нче гимназиясендә туган тел укытучысы. Аның ире – мәктәпкә бәреп кергән Илназ Галәвиевне туктатырга тырышкан, аннары җәрәхәтләре белән хастаханәгә эләккән Мулланур Мостафин. Әлфия ханым берара һөҗүм оештырган егетнең сыйныф җитәкчесе дә була. Азатлык аның белән уку-укыту системы, укытучыларның абруе, дәүләтнең мөгаллимнәргә карата мөнәсәбәте, мәктәпләрдәге иминлек чаралары һәм Илназ Галәвиев турында сөйләште.

Атыш, шартлау булган вакытта Әлфия Мостафина 1В сыйныфына туган телен укыткан. Мөдирнең кисәтүе булгач та ул кабинетны ябып балаларга дәрес уздыруны дәвам иткән. Шул ук кабинетта шул сыйныф җитәкчесе дә була, ягъни бер кабинетта ике укытучы. Нидер булганын сиздек, әмма беренче һәм өченче катта барган мәхшәрне күз алдына да китермәдек, дип сөйли Әлфия ханым.

"Балаларга шалтырата башладылар, ата-аналары, күрәсең, әмма берсе дә алмады, чөнки без мәктәптә балаларга телефоннарны кулланырга рөхсәт итмибез. Без тыныч кына дәрес укыттык. Тәрәзәгә күз салам, кешеләр йөгерә, ниндидер кеше баскыч та куйды безнең тәрәзәгә, шакыды, әмма ачмадык, чөнки андый рөхсәт килмәде. Аннары гына мәктәп мөдире килеп ишекне ачуны сорагач кына ачтык. Эвакуация башланды. Без хезмәттәшем белән балаларны санап чыгардык, озаттык. Балалар берни белми калды, бер яктан бу бик яхшы булды, балалар курыкмады. Мулланур белән булган хәлне соңыннан гына белдем. Аны хастаханәгә алып киткәннәр иде", дип искә төшерә ул.

Укытучылар фаҗигадән соң укытуын дәвам итә. Алар белән психологлар эшли, Татарстан, Русия мәгариф министрлыклары вәкилләре белән очрашулар да булган. Укытучылар тыйнак, барысын да ничек бар шулай кабул иткәннәр. Мәктәпкә ремонт булачак дип вәгъдә ителгән, хезмәт хаклары, иминлек чаралары турында сүз катучы булмаган.

— Әлфия ханым, ирегез Мулланур әфәнденең хәле ничек?

Әлфия Мостафина
Әлфия Мостафина

— Мәскәүдәге хастаханәнең реанимациясендә ул. Телефоны янында, күрешмәсәк тә язышабыз, сөйләшәбез. Терелеп чыгуын телибез. Мәскәүгә алып китәр алдыннан күрештек, аңында иде. Мәскәү табиблары да Казанның 7нче хастаханәсе табиблары беренче ашыгыч ярдәмне дә, операцияне дә дөрес, төгәл эшләгән дип әйтте. Шулай да Мәскәүгә алып кителсә, хәерлерәк диелде, безнең ризалыкны сорагач, Мәскәүдә тагын да яхшырак булыр дип уйладык. Табиблар да барысын да эшләдек, хәзер барысы да Аллаһы Тәгалә кулында ди. Шуңа дога кылабыз да, дога кылабыз. Ничә тапкыр атылганнан соң да аңын югалтмыйча исән кала алган Мулланур, шифаланып кайтуын күрү – иң зур теләк. Ул башта үзе генә һәм урамдагы кыз җәрәхәтләнгән дип уйлаган иде, без дә берни әйтмәдек. Мәскәүдә ятканда интернет аша белгән, һаман да ышана алмый безнең баштан кичкән хәлләргә. Без дә ничек бу хәл килеп чыкты икән дигән сорау белән бимазаланабыз. Балаларны югалту – коточкыч фаҗига. Бу мәңге сыкрап торган яра булачак.

— Илназ Галәвиев турында сорамыйча булдыра алмыйбыз, берара Сез аның сыйныф җитәкчесе булгансыз, аны ничек тасвирлыйсыз?

Илназ башкалардан аерылып тормады, тыныч, тәртипле, әдәпле малай иде

— Аларның сыйныф укытучылары алмашынды, берсе китте, берсе авырып эшли алмады бугай, мәктәп мөдире миннән сыйныфны алуны үтенде. Илназ Галәвиевне бик яхшы хәтерлим. Бу – 9А сыйныфы, барасы да татар балалары, укучылар да татарча сөйләшә, әти-әниләре дә. Ата-аналар җыелышын уздырганда һәрвакыт татарча сөйләштем, сыйныфта бер генә баланың әнисе рус милләтенән иде, әмма ул да телне аңлый иде. Җыелышларга Илназның әтисе килә иде, гадәттә әтиләр актив түгел, әмма ул кызыксына, сораша, якын итеп сөйләшкәне хәтердә. "А" сыйныфларына гадәттә көчле, тырыш балаларны туплыйлар. Илназ укыган сыйныф та шундый иде, балалар итәгатьле, белемгә омтылучан булды, дустанә мөнәсәбәт. Илназ башкалардан аерылып тормады, тыныч, тәртипле, әдәпле малай иде. Лидер да, иярүче дә түгел, бернинди дә психик тайпылыш күзәтелмәде. Әйбәт укыды, тыныч егет. Барысы да шулай иде. Сыйныф гомумән актив булды, ул сыйныфташлары белән гел бергә булды. Дуслары да бар иде, мин алар белән эшләгән вакытта бернинди низаг күзәтелмәде.

— Һөҗүмне Илназ Галәвиев оештырганын белгәч ниләр уйладыгыз? Ни өчен ул мәктәпкә килгән дип уйлыйсыз?

— Ышанмадым, беренче уем – бу мөмкин түгел. Чынында бу хәл дә, Илназ да башыма сыймый, акыл моны кабул итә алмый әлегәчә. Илназ бу эшне башкардымы? Тыйнак кына елмаеп торган тәртипле егет эшләдеме моны? Менә шушы сораулар һаман баштан чыкмый. Ышанып булмый. Ни өчен мәктәпкә килгәнен дә аңламыйм, үч алырлык ул бала мыскылланмады, әйтәм бит, дустанә атмосфера иде. Бала читләштерелә икән, ул күренә, сизелә. Тәҗрибәле укытучыны аны тиз шәйләп ала. Мин аларны укыткан вакыт озак булмаса да, барысы да уч төбендә иде. Мәктәпкә килү сәбәпләрен тикшерүчеләр дә, психологлар да ачыклар, әлбәттә. Таныш бина, яшәве дә якында гына. Мин – укытучы гына, аның максатларын белә алмыйм.

— Әлфия ханым, бу фаҗига җәмгыятьнең дә, мәгариф системының да авыр хәлдә булуын тагын бер кат исбатлады. Күпләрдә ник ата-анасы балада үзгәрешләрне күрмәгән, ник уку йорты игьтибарсыз калган, ТИСБИ студентының укырга килмәвен сәбәп итеп аны укудан куу белән генә чикләнгән дигән сораулар туды. Укытучыларга да сораулар күп. Сез озак еллар укытучы булып эшләгән кеше, ирегез дә мәгариф системы кешесе. Балалар өчен кем җаваплы: ата-аналармы, укытучылармы? Ата-ана җаваплылыкны укытучыларга аудара, укытучылардан еш кына мәктәп белем генә бирә дигәнне ишетергә туры килә.

Ата-ана да уяу булырга, бала белән һәрвакыт сөйләшергә тиеш

— Кемдер гаепле, кемдер гаепсез кала алмый. Бу фаҗига барыбызга да кагылды, һәр кеше бу балалар, ата-аналар, минем ирем урынында була ала иде. Тәрбия дә катлаулы системлы эш һәм ул ата-аналар һәм мәктәп белән бергә булырга тиеш. Бала бит ул өйдә бер халәттә, ә мәктәптә, җәмгыятьтә аның холкының башка яклары да ачыла ала. Ата-ана да уяу булырга, бала белән һәрвакыт сөйләшергә тиеш. Диалог кору мөһим. Даими аралашырга, баланың кызыксынуын белергә, аны тыңларга, аңларга вакыт та, тырышлык та, түземлек тә кирәк. Моның барысы да укытучыларга да кагыла. Ул белем бирү белән бергә баланың эчке халәтенә, күңеленә сизгер булырга тиеш. Кешене тәрбияләү еллар дәвамында бара. Мәктәп ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булса, ата-аналар да укытучылар белән даими аралашып торса, аларның сүзләре, киңәшләренә колак салса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Бер-береңне гаепләмичә, уртак тел табып эш итәргә кирәк. Безнең мәктәп ата-аналар белән тыгыз элемтәдә дип саныйм. Аралашу да, аңлашу да бар. Аралашу авыррак булган кешеләр дә була, әмма андыйлар гомер-гомергә булды. Безнең мәктәптә дә укучыларның өйләренә бару, бала нинди шартларда яшәве, өйдәге атмосфера белән танышу гадәте сакланды.

— Балалар нык үзгәрде дигән фикерләр дә әйтелә. Бу никадәр дөреслеккә туры килә? Гомумән, бүгенге мәктәп укучысы нинди ул: нәрсә белән кызыксына, ниләр турында хыяллана, нәрсәдән курка, нинди гаиләдә туган балалар ул?

— Без ирем белән гомер буена авыл мәктәбендә эшләдек. Мәктәп кыскартылды, без эшсез калдык. Балалар барысы да Казанда дип без дә Казанда төпләнергә булдык. 175нче мәктәптә эшләвемә 5 ел. Авылда да, шәһәрдә дә шул ук балалар. Әмма яңа буынга хас сыйфат – алар фикерләрен ачык әйтә һәм үзләрен яклый белә. Бу матур булмас, килешмәс дип уйламыйлар, үзләренең мәнфәгатьләрен кайгырталар. Бу – яхшы сыйфат. Сәхнәдә, аудитория алдында үзләрен иркен тоталар. Күпләр үз эшен алып баручы эшмәкәрләр, IT белгеч, журналист, адвокат, блогер, инженер, сәнгать иясе булырга хыяллана. Бу – яңа заман һөнәрләре, ирекле фикер йөртә торган өлкәләр. Бәйсезлеккә омтылу – шулай ук матур сыйфат. Яңа заман күренеше. Куркуларына, җитешсезлекләренә килгәндә, еш кына билге максат итеп куела, билге ата-ана белән сатулашу коралы да була ала. Кайчак "3", "4" куймагыз, мин аны төзәтәчәкмен дип килеп үтенәләр, сораша башлагач, алайса әти-әни фәлән әйбер алмаячак дигәне аңлашыла. Күпчелек балалар тулы гаиләдән, ата-аналары – урта керемле кешеләр, тырышып акча табучылар. Шуңа да балаларның күпчелеге бертигез дәрәҗәдә. Авыр хәлдә яшәүче гаиләләрне белмим безнең мәктәптә.

— Алар 15-20 ел элекке балалардан аерылып торамы?

Бүгенге көндә баланың күңелен яулар өчен күбрәк тырышлык куярга, заман белән бергә атларга кирәк

— Элегрәк әйтәм бит күндәм иде кешеләр дә, балалар да, фикерне ачык әйтү киң таралмаган иде. Бүген балалар кыяфәткә карап комплимент та әйтә ала, фәлән хәлләр булса, "Сезнең фикерегез нинди?" дип сорый ала, дискуссия оештыра. "Фикерегез белән килешмим" дия ала. Авыл җирендә барлык балаларны да беләбез, аннары анда физик хезмәт күп иде, әле дә бар. Менә шунда бергә эшләгәндә баланың уй-фикерләрен ишетеп була. Бүгенге көндә, шәһәрдәге шартларда баланың күңелен яулар өчен күбрәк тырышлык куярга, заман белән бергә атларга кирәк.

— Әлфия ханым, баланың халәтен белер өчен тырышлык кирәк дидегез. Укытучы бүген сыйфатлы белем дә бирергә тиеш, аның иминлеге өчен дә җавап бирә һәм аның күңел халәте сагында да торырга тиеш. Бу мөмкинме? Мәктәптәге психологларның эше ничек куелган? Укытучы, психолог, ата-аналар элемтәсен ничек ныгытырга кирәк?

— Безнең мәктәптә ике эшли. Зур мәктәп өчен бу аз дип саныйм. Алар күбрәк булырга тиеш һәм бу укытучылар, ата-аналарга зур ярдәм күрсәтер иде. Мин моны әйтмичә булдыра алмыйм, әмма укытучылар бит кәгазь эшенә баткан, без хисап документларын тутырабыз да тутырабыз. Шулкадәр бюрократия тамыр җәйде. Иҗатка, балаларга вакыт аз кала. Мин 35 ел эшлим, элек бу кадәр кәгазьгә батып утыру юк иде. Бу эшне сыйфатлы итәргә комачаулый, укытучының балаларга вакыты да калмаска мөмкин. Туганым табиб булып эшли, ул да шуннан зарлана. Авыруны тикшерү, карау, сорашыр урынына язабыз да язабыз, ди. Бу бик китек систем. Кәгазьдә барысы да идеаль, тикшерүчеләр килә, барысы да яхшы. Әмма бу чынбарлыктагы вазгыятькә шулкадәр зыянлы. Бөтен әйбер формаль, күз буяу өчен. Профессиональ, көчле психологлар күбрәк булган саен яхшы, укытучыларны бюрократия тозагыннан чыгарып, без мәктәптәге эшне камилләштерә алабыз. Һәр бала – шәхес, аның формалашкан вакытта төрле сораулары була, һәрберсенә игътибар кирәк, сөйләшү мөһим. Тик моңа вакыт калмый.

— Укытучының эшен камилләштерү, профессиональ, лаеклы тормыш алып бару өчен дәүләт нишләргә тиеш? Хәзмәт хакы нинди булуын телисез, мәсәлән?

— Мин укытучылар династиясеннән, иремнең дә тормышы озак еллар мәктәп белән тыгыз бәйле, бу – безнең яшәеш. Укытучының абруе һәрвакыт югары булды, без шуңа күнеккән идек, соңгы елларда хәлләр үзгәрде, әлбәттә. Бу фаҗига укытучылар никадәр мөһим кешеләр икәнен күрсәтте, алар балаларны саклады, берсе дә үз урынын ташлап качмады, балаларны санап, барлап торды. Бу үземне мактау түгел. Әйе, гаепләү дә бар. Аларны да аңлыйм. Балаларын югалткан кешеләрнең үз җан ярасы. Күрше кабинетта баласы һәлак булганда да Алинә Зарипова үз сыйныфын ташлап чыгып китмәде. Һәр укучы укытучы өчен үз баласы кебек, ул җаваплы аның өчен. Мөдир Әминә Вәлиева да, вахтер Тәскирә Әхмәдуллина да оператив эш итте, аларның бу гамәлләре булмаса, хәлләр ни булып бетәсен бер Аллаһ кына белә. Дәүләтнең дә, җәмгыятьнең дә укытучыга карашы үзгәрмәсме дигән өмет бар минем.

2017 елдагы хәлләр мине нык кимсетте

Хезмәт хакымны әйтмим, ул югары түгел. Мәсәлән, ул акча белән миңа банк кредит та бирми. Шуннан соң безнең хезмәт хакы ниндирәк булганын чамалагыз. 2017 елда татар теле белән булган хәлләрдән соң да безнең дәресләр саны кыскарды. Әмма тулы эш графигы белән эшләүчеләр, сыйныф җитәкчеләре мәктәптән өйләренә кайтып та кермичә эшли, тик алар да өеп акча алмый. Ничек диим, без булганга канәгать, шөкер итәргә өйрәнгән буын, артыгын сорарга күнекмәгәнбез. Елына бер тапкыр булса да шифаханәгә дә җибәрсәләр, начар булмас иде.

— Әмма укытучылар иминлек өчен дә җаваплы булганын исәпкә алганда, биргәнгә шөкер итү урынлымы? Хакимият мөгаллимнәрне төрлечә үз мәнфәгатьләрендә куллана, мәсәлән, сайлауларда бөтен эш сезнең җилкәгә төшә. Мондый мөнәсәбәт гаделме?

— Мин бу очракта безне кулланалар дип әйтмәс идем, кем тели, шул катнаша. Көчләү, басым ясау юк бит. Якшәмбе көнне күзәтүче буларак дәшәләр икән, без гадәттә сәгатьләрне бүлешеп кизүдә торабыз, ул аралашу өчен бер мөмкинлек тә. Әмма иминилек чаралары каралсын иде яңадан, мәктәпләр ныграк сакланырга тиеш.

— 2017 елда Русия прокуратурасы мәктәпләрне астын өскә китереп, татар теле иминлеккә зыянлы дип аны ихтыярига калдыру, укытучыларны, мәктәп мөдирләрен өркетү урынына хакимият мәктәпләрдә белемне яхшырту, балалар, мөгаллимнәрнең иминлеген булдыруны кайгыртырга тиеш иде кебек. Сезнең белән булган бу хәлләр хакимияткә карата сораулар тудырдымы?

— 2017 елдагы хәлләр мине нык кимсетте. Гомер буена балаларга татар теле һәм әдәбиятны укыттым, матурлык, әдәп, мәрхәмәтлек төшенчәләре иде телебездә, әдәбият аша аларның күңелләре чиста булып калсын дип тырыштым. Барлык укытучылар шулай эш итте, бернигә дә карамастан әлегәчә балалар җәмгыятьнең асыл кешеләре булсын дип көч куябыз. Әмма татар теле сәясәткә әверелде, ул куркыныч фән булып чыкты. Телгә, милләтебезгә янап эш иттеләр, татар фамилияле прокурор кулы белән эшләнде бу эш.

Илназ Галәвиев

2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дип хәбәр ителә.

Галәвиев 175нче гимназияне 2017 елда тәмамлый. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елда аннан куыла.

Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.

Галәвиевкә корал алуга таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән. Русия Тикшерү комитеты исә анда баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерә.

Һөҗүмгә берничә көн кала Галәвиев "Бог" исемле телеграм каналы ача һәм анда үзен Бог дип игълан итә. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куя.

175нче гимназиядә атыш вакыйгасын тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.

Тагын берничә кешегә, шул исәптән 175нче гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG