Сембердә узачак Федераль Сабантуй СССРга мәдхия уку рәвешендә оештырылачак

Иллюстратив фото

Русия түрәләре данлаган советлар режимы темасы сабантуйларына да үтеп керәчәк.

17-18 июньдә Сембердә узачак XXII Федераль Сабантуйда зур игътибар Советлар берлеге темасына биреләчәк. Бәйрәм чаралары турында дәүләт сатып алу порталында әйтелә.

Федераль Сабантуй чыгымнары 6,6 млн сум тәшкил итәчәк. Бәйрәм Cембер шәһәре ипподромында һәм Җиңү паркында узачак. Анда Татарстан һәм Ульян өлкәсе җырчылары чыгыш ясаячак. Китап ярминкәсе, ат чабышы узачак, диелә. Сабантуйда зур игътибар СССР темасына биреләчәк. Аерым алганда, бәйрәмдә "15 республик – 15 сестер" ("15 республика – 15 кыз туган") театральләшкән тамаша күрсәтергә җыеналар. Сүз бүген бәйсез дәүләт булып яшәүче Советлар берлегенең союздаш республикалары турында бара.

Моннан тыш, бәйрәмдә урнаштырылачак өч сәхнәнең берсе "Мы из СССР" ("Без СССРдан") дип аталачак. Сәхнәләрне техник яктан тәэмин итү өчен 2,98 млн сум акча тоту күздә тотыла. 2,4 млн сум сабан туенда катнашачак коллективлар өчен каралган. Бу акчалар аларны ашату һәм кунакханәдә кундыру өчен тотылачак. 645 мең сум тавыш көйләү җиһазларын урнаштыру, 587 мең – баннерлар ясау һәм кую өчен бүленгән.

1-2 июльдә Мордовиядә узачак XII Русия авыл Сабантуе 36 млн сумга төшәчәк диелде.

Казан сабан туе 19 июньдә билгеләп үтеләчәк. Аны үткәрү өчен 38,4 млн сум акча каралган.

Татарстан авыллары һәм шәһәрләрендә быел Сабантуй 11-13 июньдә узачак. Чаллыда бәйрәм 18 июньгә билгеләнгән.

Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русия рәсмиләре халык арасында СССРның куатен күрсәтер һәм традицияләрен кайтару өчен төрле юллар эзли башлады. Путин Советлар берелегенең санкцияләр шартларында да уңышка ирешүен искә төшерде.

Түрәләр Русиядә пионерияне торгызу эше башлады. Хөкүмәт балаларда һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисен арттыру өчен мәктәпләрдә милитаризм көчәйде. Быелның апрель аеннан мәктәпләрдә һәр дүшәмбе Русия гимнын башкаруга керештеләр.

Сабантуйны Совет берлеге үз файдасына ничек кулланган булса, бүгенге хакимият тә аны идеологик һәм сәяси корал буларак файдалана, дип сөйләгән иде узган ел фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова Азатлыкка.