Bloomberg: Русиягә каршы чикләүләрне “Зур егермелек” илләренең яртысы хупламаган

Иллюстратив рәсем

Русиягә икътисади басымны хупламаучы илләр арасында Кытай, Һиндстан, Бразилия, Көньяк Африка һәм Төркия бар. Бу мәсьәләдә бердәм фикер булмау Русиягә каршы глобаль чаралар кертүне катлауландыра, дип искәртелә.

Украинага һөҗүм итүе өчен Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне "Зур егермелек" (G20) илләренең яртысы хупламаган, үзе дә чикләүләр кертмәгән. "Көнбатыш илләренең югары дәрәҗәле түрәләре Русияне икътисади кырыс блокадага дучар итү яклы чыгыш ясады һәм "егермелек"нең күпчелек илләре риза булмауны күреп аптырады", дип яза Bloomberg.

Русиягә икътисади басымны хупламаучы илләр арасында Кытай, Һиндстан, Бразилия, Көньяк Африка һәм Төркия бар. Бу мәсьәләдә бердәм фикер булмау Русиягә каршы глобаль чаралар кертүне катлауландыра, дип искәртелә, әйтик алар арасында Көнбатыш илләренең Русия нефтенә бәяне чикләү кебек тәкъдимнәре бар.

Бүген, 5 августта украин күзләве мәгълүматларына сылтама белән The Washington Post газеты Русия чикләүләрне Төркия ярдәме белән урап узуга өметләнә дип хәбәр итте.

Бүген Владимир Путин Сочида Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашты. Язмада әйтелгәнчә, очрашу алдыннан Украина күзләве Мәскәүнең тәкъдимен тотып алган. Русия Төркиядән төрек нефть эшкәртү заводларындагы, нефть терминалларындагы һәм резервуарларындагы өлешләрне сатып алырга рөхсәт итүен сораган диелә. Бу нефтьнең кайдан булуын яшерергә һәм Европа берлеге керткән өлешчә нефть эмбаргосын урап узарга булышачак диелә.

Сугышны туктату максатында Русиягә каршы чикләүләрнең алтынчы җыелмасында мөһим өлеш - Русиядән нефть алуны чикләү дә бар. Европа илләре диңгез аша танкерлар белән китерелүче нефтьне алудан тулысынча баш тарта. Русия читкә сата торган нефтьнең дүрттән өче диңгез аша озатыла.

Bloomberg язуынча, эмбарго нәтиҗәсендә Русиянең еллык югалтулары 22 млрд долларга җитәргә мөмкин. Шуның 10 миллиарды диңгез аша импортны тыюдан булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!